news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Помидор үсентеләре нык булсын өчен нәрсә сибәргә?

Үсентеләр утыртыр вакыт җитте.

news_top
Помидор үсентеләре нык булсын өчен нәрсә сибәргә?
Рамил Гали

Помидор үсентеләре нык булсын өчен, тәҗрибәле бакчачылар йод һәм водород перекисе куллана. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Эремә ясау өчен ике литр суга ике-өч аш кашыгы водород перекисе салырга кирәк. Катнашманы яхшылап болгатыгыз. Әлеге эремәне помидор үсентеләре төбенә генә сибәргә кирәк. Водород перекисе үсентеләргә ашламаны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, иммунитетын ныгыта һәм үсүен яхшырта.

Йод белән эремә ясау өчен, өч литр суга унбиш тамчы чамасы йод салырга кирәк. Йодлы эремәне бераз үскән үсентеләргә, туфракка чыгарып утыртыр алдыннан бер тапкыр сибәргә кирәк. Мондый ашлама авырулар булдырмаска ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар