Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидор сабагы гаймориттан һәм гөмбәчектән ничек ярдәм итә ала?

news_top_970_100
Помидор сабагы гаймориттан һәм гөмбәчектән ничек ярдәм итә ала?
Гөлүзә Василова

Помидор сабагы гайморитны һәм тәндәге гөмбәчекне дәвалый ала. Гайморит булса – ингаляция, ә аяк тырнагы һәм үкчәдә гөмбәчектән төнәтмә ясау булыша, ди халык медицинасы. Бу хакта киңәшләр сайтында язылган.

Ингаляцияны ничек ясарга? 

Сабакны кискәләп, эмаль савытка салырга һәм өстенә су өстәргә кирәк. Су 0,5 см га сабакларны капларга тиеш. 10 минут сүрән утка куярга. Уттан алырга һәм, сөлге белән каплап, ингаляция ясарга була. Парны авыз белән сулап, борыннан чыгарырга, аннан шуны ук киресенчә эшләргә кирәк. Ингаляцияне 10 минут ясау киңәш ителә. Аннан ятып тору мөһим.

Помидор сабагы ярдәмендә гөмбәчектән ничек котылырга була?

Моның өчен помидор сабагын вакларга, тазга салырга, өстенә кайнар су өстәргә кирәк. Төнәтмә җылынгач, анда 10 – 15 минутка аякларны тыгып торырга кирәк. Моны атнага 4 – 5 тапкыр кабатлау мөһим.

Бу төнәтмә үкчәләр ярылудан да ярдәм итә. Аякларны бу суга тыгып утырганнан соң, аларга майлы крем сөртеп куярга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100