Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт

news_top_970_100
Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт
Гөлүзә Василова

Бакчада помидорлар өлгерә башлады. Димәк, тозлы-әчкелтем ризыклар яратучылар өчен «урак өсте» җитте, дигән сүз. Помидор маринадлау буенча җиңел генә ике рецепт тәкъдим итәм.

Кишер яфрагы белән маринадланган помидор

Вак сортлы помидорларны юарга, кайнар су салгач помидорлар ярылып китмәсен өчен, башларына 2-3 тишек ясарга кирәк. Аннары стерильләштерелгән 1 литрлы банкаларга 3-4 тармак кишер яфрагы салырга һәм помидорларны тыгызлап тутырырга да кайнар су агызырга, капкачларын каплап, су суынганчы тотарга.

Шул арада маринад кайната торабыз. 1 литр суга 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз салырга, ә кайнап чыгар алдыннан – 1 аш кашыгы аш серкәсе. 1 литр маринад ике бер литрлы банкага җитә.

Банкалардагы суны түгеп, маринад салырга һәм капкачларны ябарга, банкаларның астын өскә әйләндерергә, өстенә җылы япма каплап куярга. Татлы маринад һәм кишер яфраклары помидорларга без күнеккән укроп һәм сарымсак тәменнән үзгә тәм бирәчәк.​

Уртага ярылып маринадланган помидорлар

Бу рецепт буенча помидорларны маринадлау өчен, 650-700 граммлы банкалар уңайлы булачак. Банкаларны яхшылап юарга, ваклап, 1 аш кашыгы укроп, 1-2 хуш исле борыч (душистый перец), 1 дәфнә (лавр) яфрагы, 1 тырнак сарымсак, 1 бал калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы салырга һәм помидорларны уртага ярып тутырырга, кайберләрен бөтен килеш тишкәләп тә салырга була. Аннары өсләренә салкын су коярга.

Киң кәстрүль төбенә тастымал җәяргә, банкаларны тезәргә, капкачларын өстенә куеп, банкалар буе диярлек суда 20 минут стерильләштерергә һәм, 1 аш кашыгы аш серкәсе салып, банкаларны тимер капкач белән ябып куярга. Шулай ук банкаларның астын өскә әйләндерергә, өстенә җылы япма капларга. Банкалар суынгач, салкын урында сакларга.

Аз тозлы помидорлар һәм маринад суы һәркем күңеленә хуш киләчәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100