news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Помидор кабыгын җиңел генә чистарту ысулы — кайнар су кирәкми

Микродулкынлы мич яки яшелчә угыч ярдәмендә помидор кабыгын чистартып була.

news_top
Помидор кабыгын җиңел генә чистарту ысулы — кайнар су кирәкми
Рамил Гали

Ашарга пешергәндә, еш кына помидорның кабыгын чистартырга кирәк була. Моның җиңел ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Гадәттә, помидор кабыгын кайнар су ярдәмендә чистарталар. Помидор кабыгында берничә кисем ясап, кайнар суга тыгып аласың да кабыкны куптарасың. Тик бу вакытта су кайный, пешеп китүең дә бар.

Моның җиңелрәк ысулы да билгеле. Микродулкынлы мич яки яшелчә угыч ярдәм итәр. Помидор кабыгын кисеп җибәрегез дә, микродулкынлы мичкә 700 Вт булганда 30 секундка куеп алыгыз. Кабык үзе кубып төшәр. 

Томат согы ясаганда гадәти угыч файдаланыгыз. Помидорны ике кисәккә бүлегез дә, угыч аша уыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар