news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Помидор һәм кыяр үсентеләрен теплицага күчерер вакыт җиттеме?

news_top
Помидор һәм кыяр үсентеләрен теплицага күчерер вакыт җиттеме?
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Теплицага үсентеләрне әле күчерергә ашыкмыйм. Әле тагын киләчәк кырауларның узуын, туфракның җылынуын көтәм. Июньнең беренче яртысында утырта башлармын, – ди Чаллы янындагы «Бережок» СНТ бакчачысы Татьяна Блохина. – Туклыклы катнашма әзерләү мөһим, мин аны үсенте күчергән вакытта чокырларга салам. Кышы буе җыелган йомырка кабыгын блендерда ваклыйм. Аннары шуны вермикулит һәм агроперлит, торф һәм биогумус белән болгатам. Боларның барысы да бакчачылар кибетләрендә бар. Бу катнашмага көл дә салам».

Мондый катнашма помидор, борыч, баклажан, кыяр һәм башка культуралар утырту өчен килешә.

«Сезон дәвамында үсентеләрне сыек ат тизәге белән тукландырам. Пакетында язылган күрсәтмә буенча эш итәргә кирәк. Шулай ук бик яхшы ашлама – кычыткан: су тутырылган бочкага вакланган кычыткан салырга, аны 1 атна тотарга, тамырларга 10 литр суга 1 литр катнашма исәбеннән ясалган эремә итеп сибәргә», – дип уртаклашкан «Челнинские известия»га тәҗрибәле бакчачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар