Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидор белән бәрәңге һәм яман шеш арасында нинди бәйлелек бар?

news_top_970_100
Помидор белән бәрәңге һәм яман шеш арасында нинди бәйлелек бар?
Фото: © «Татар-информ»

Табиб помидор һәм бәрәңге ашауның яман шеш китереп чыгарырга мөмкин булуы турында аңлаткан. Бу турыда Лайф хәбәр итә.

Пасленча яшелчәләр – помидор, баклажан, бәрәңге, баллы борыч ашказаны-эчәклек авырулары, артык газ җыелу, эч күперү, дискомфорт китереп чыгарырга мөмкин, дип сөйләгән табиб-токсиколог Михаил Кутушов. Бу әлеге яшелчәләрдә сульфур кушылмалар булу белән бәйле икән.

Табиб сүзләренчә, пасленча яшелчәләр ашказаны-эчәклек трактына яхшы йогынты да ясый – аларда клетчатка күп була. Клетчатка эчәклек эшчәнлеген яхшырта, төрле авыруларга, шул исәптән яман шешкә дә каршы көрәшә. Ләкин шул ук вакытта мондый яшелчәләрне күп ашау кайсыбер кешеләрнең ашказаны-эчәклек трактында авырулар да китереп чыгара.

«Әгәр пасленча яшелчәләр организмда тиешенчә эшкәртелмәсә, алар эчәклектә тупланып, эч кату китереп чыгара. Бу лайлалы тышчаларны ялкынсындыра, ашказаны-эчәклек тракты авырулары, шул исәптән яман шеш барлыкка килә», – ди табиб.

Өстәвенә, бәрәңге, помидор, баклажанда соланин матдәсе була. Ул – токсин, күп ашасаң, яки дөрес эшкәртмәсәң, агуланасың.

Соланин ашказаны-эчәклек трактын ялкынсындыра, эч, баш авыртуга сәбәп була ала. Аның аркасында көзән җыерырга, бавыр һәм бөерләр эшчәнлеге бозылырга мөмкин.

Бу токсин өлгереп җитмәгән помидорда, иске бәрәңгедә, чи баклажанда була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100