Польшаның БПЛА белән инцидент турында хәбәренә Россия Оборона министрлыгы аңлатма бирде
Россия гаскәрләре Польша территориясендәге объектларны юк итәргә планлаштырмаган. Бу турыда Россия Оборона министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Ведомство хәбәр иткәнчә, Россия Кораллы көчләре Украинаның Ивано-Франковский, Хмельницкий, Житомир өлкәләрендә, шулай ук Винница һәм Львов шәһәрләрендә Хәрби-сәнәгать комплексы предприятеләренә һөҗүм итте.
«Юк итү объектлары Польша территориясендә планлаштырылмады. Имеш, Польша белән чикне узып чыккан, дигән, һөҗүм вакытында кулланыла торган Россия БПЛА очу ераклыгы 700 км дан артмый. Шулай да, без бу тема буенча Польша оборона министрлыгы белән консультацияләр уздырырга әзер», – диелә хәрби ведомство белдерүендә.