Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Польша хәрбиләре аларның һава киңлегенә Россия ракетасы керүен белдерде

news_top_970_100
Польша хәрбиләре аларның һава киңлегенә Россия ракетасы керүен белдерде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Польша Кораллы көчләренең оператив командованиесе белдерүендә әйтелгәнчә, «4.23 (6.23) сәгатьтә Польша һава киңлеген Россия Федерациясенең Ерак авиациясе бүген төнлә җибәргән канатлы ракеталарның берсе бозган». Бу хакта РИА Новости яза.

Польша хәрбиләре белдерүенчә, «объект Польшаның һава киңлегендә 39 секунд дәвамында булган», шуннан соң ракета республика территориясеннән киткән.

Хәбәрдә ракетаның Польшаның һава киңлегенә Люблин воеводалыгының Осердув торак пункты районында керүе әйтелә. «Бөтен очыш дәвамында объектны хәрби радиолокация системалары күзәткән», – диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта текстта бу белдерүләргә бернинди дә дәлилләр юк.

Польша Кораллы көчләренең оператив командованиесе матбугат сәркатибе Яцек Горышевский, (аның сүзләрен RMF FM радиостанциясе китерә), очу траекториясе буенча хәрбиләр ракетаның «илнең эчке өлешенә» юнәлмәячәген аңлаганнарын белдерә.

«Иртәдән үк безнең барлык радиолокация системалары югары әзерлек хәлендә иде. Илнең бу өлешен күзәтүче истребительләрнең дежур парлары күтәрелде», – дигән ул.

Узган ел ахырында Польша хәрбиләре шундый ук хәл турында белдергән иде. 2024 елның февралендә Варшавада Россия Илчесе Сергей Андреев РИА Новостига биргән интервьюсында Польшаның Россия ракетасының аның һава киңлеген бозуына дәлилләр бирмәвен хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100