Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Польша Президенты: «Украинага ярдәм итү тукталса, ул җиңеләчәк»

news_top_970_100

Көнбатыш тарафыннан ярдәмне туктату Украинаның җиңелүен аңлатачак. Бу хакта Польша Президенты Анджей Дуда әйтте һәм Россияне көчлерәк дип атады, дип яза РИА Новости.

«Украинага ярдәм итүне туктатырга өнди торган сүзләр зур борчылу тудыра. Мин – Украина күршесе, Польша президенты, Европа берлеге әгъзасы булган ил президенты буларак, Украинага ярдәм итүне туктатырга өндәгән һәр кеше Мәскәү, Россия мәнфәгатьләрен кайгырта һәм, нәтиҗәдә, Россия Украинаны җиңсен өчен тырыша, дип белдергән идем. Чөнки Россия кебек державаның өстенрәк булуы билгеле, әлбәттә. Әгәр Украина ярдәм алмаса, Россия бу сугышта җиңәчәк», – дигән Дуда Италия президенты Серджо Маттарелло белән очрашуда.

Польша президенты Украинага ярдәм итүне хуплаган һәм башка илләрне дә шуңа өндәгән.

«Без аларга ярдәм иттек һәм ярдәм итәчәкбез дә. Бөтен дөньяны Украинага ярдәм итәргә өндибез... Россия җиңә алмый...» – дигән Дуда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100