Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Польша генералы тынычлык сөйләшүенең тиз генә булмаячагын фаразлый

news_top_970_100
Польша генералы тынычлык сөйләшүенең тиз генә булмаячагын фаразлый
kremlin.ru

Польшаның Илкүләм иминлек бюросының элекке башлыгы, отставкадагы бригада генералы Станислав Козей Украина Президенты Владимир Зеленскийның Россия белән сөйләшүләргә (Россияне Владимир Путин яки башка берәрсе тәкъдим итүенә карамастан) әзерлеге турында сүзләрен «дипломатик уен» дип атады. Польша генералы фикеренчә, сөйләшүләр тиз генә башланмаячак. Бу хакта «Московский комсомолец» сайты яза.

Зеленский бу сүзләре белән Украинаның тыныч юл белән хәл итү юлында киртә булмавын Көнбатышка күрсәтергә тели, дип ышана Козей. Украина лидеры икенче «тынычлык саммитына» әзерләнә, анда дөньякүләм җәмгыять ничек тә булса Киев өчен отышлы шартларда Мәскәүне тынычлык турында сөйләшергә күндерер дип өметләнә.

«Россия тискәре җавап бирер, күрәсең. Шуңа күрә сөйләшүләр тиз генә башланмас дип уйлыйм», – дигән генерал.

Ул Зеленскийны мондый белдерү ясарга этәргән икенче сәбәпне дә әйтте. Ул Дональд Трампның кабаттан АКШ Президенты булуыннан курка.

Козей бу хәлләрне «табигый дипломатик уен» дип атады һәм аны, фронтта ниндидер алгарышка ирешә алмау аркасында, Украина алып бара, диде.

Шулай ук Зеленский Көнбатышны Украинага ярдәм итүне дәвам иттерү кирәк булуына инандырырга тели, диде генерал.

«Әлегә мин Россиянең аның якынча шартларын исәпкә алынмаган сөйләшүләргә риза булу шансларын күрмим», – ди Козей. Реаль вазгыять Дональд Трампка да Украина конфликтына тиз арада нокта куярга мөмкинлек бирмәячәк, диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100