Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Поллиноз – юеш борын: Татарстанда аллергия сезоны башланды

Татарстанда аллергияләре булучылар интегә торган чәчәк ату сезоны башланды. Күпләр, сезонлы аллергия яки поллиноз – җитди булмаган авыру, дип саный. Ләкин, табиблар, борындагы томау һәм күз яшьләре агу кебек симптомнарны санга сукмау җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип кисәтә.

news_top_970_100
Поллиноз – юеш борын: Татарстанда аллергия сезоны башланды
Фото: rt-online.ru

Каен һәм зирек чәчәк ата

Поллиноз – үсемлекләр серкәләнгәндә барлыкка килә торган сезонлы аллергик авыру. РКБның Республика клиник иммунология үзәге мөдире, аллерголог-иммунолог Алексей Лунцов сөйләвенчә, Татарстанда аллергиклар интегә торган 3 чәчәк ату чоры бар. Һәм беренчесе инде башланды.

– Иң башта зирек һәм чикләвек агачы серкәләре барлыкка килә – бу апрель башыннан күзәтелә торган төп аллерген. Хәзер каен чәчәк ата башлады – аларның чәчәк ату чоры апрельнең икенче яртысында башлана, май бәйрәмнәрендә яки май уртасында тәмамлана. Аллергикларда авыру билгеләре иң арткан вакыт каен чәчәк атканда була, – ди табиб.

– Икенче чор – болын үләннәренең чәчәк ату чоры, ул май уртасыннан башлана, июнь һәм июль башында бигрәк тә кискенләшергә мөмкин. Әгәр симптомнар җәйнең икенче яртысында көчәя икән, моңа чүп үләннәре сәбәпче. Безнең полосада бу – әрем, – дип өстәде Лунцов.

Поллинозны ОРВИдан ничек аерырга?

Агач серкәсе – һава аллергены, ул томау төшү кебек аллергик ринит симптомнарын китереп чыгара. Шулай ук конъюнктивит билгеләре –- күзләр кызару, кычыту, күз яшьләре агу булырга мөмкин. Әгәр кеше элек аллергиядән интекмәгән булса, аны гадәти ОРВИ белән бутарга мөмкин.

– Әмма аерма бар: аллергия вакытында температура күтәрелми, ләкин авыру озаграк бара. ОРВИ симптомнары гадәттә 7-10 көн эчендә сизелерлек кими. Димәк, 1 атнадан соң да авыру билгеләре кимемәгән икән, аллергия булу ихтималын карарга кирәк, – дип аңлата Лунцов.

– Табибларга вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Еш кына күпләр, чәчәк ату сезоны узачак та, проблема бетәчәк, дип уйлый. Ләкин бернәрсә дә эшләмәсәң, еллар узу белән аллергия спектры киңәя башларга мөмкин: әгәр башта ул агач серкәләренә генә булса, аннары болын үләннәренә, хайван йоннарына, өйдәге тузанга да барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук еллар узу белән аллергия фонында бронхиаль астма барлыкка килү куркынычы арта.

Еш кына кешеләр поллиноз симптомнары булганда табибка түгел, ә якындагы даруханәгә барып, антигистамин препаратлар сатып ала. Бу дөрес түгелме?

– Әлбәттә, дөрес түгел. Антигистамин препаратлар гистамин бүленеп чыгуны тоткарлый, ә ул аллергиядә генә түгел, ә шул ук ОРВИ кебек башка төр ялкынсынулар вакытында да бүленеп чыга. Бу – симптомнарны җиңеләйтү генә, ә дәвалау түгел.

Сезонлы аллергияне дәвалап буламы, әллә бу хроник авырумы?

– Кешедә поллиноз барлыгы билгеле булганда, дәвалауны без серкә сезонына кадәр 3-4 ай алдан башлыйбыз. Пациент аллерген-специфик иммунотерапия үтә, нәтиҗәдә чәчәк ату сезонын җиңелрәк яки бөтенләй симптомнарсыз һәм даруларга ихтыяҗсыз уздыра. Сезон алдыннан мондый дәвалануны 3-5 ел дәвам итәргә кирәк, шуннан соң алдагы елларда авыру билгеләре юкка чыгарга мөмкин. Ягъни, без кешенең бу авыуны җиңә алуы турында әйтә алабыз, – ди аллерголог-иммунолог.

Алга киткән илләр авыруы

Сезонлы аллергия белән кешеләр беренче тапкыр еш кына балачакта һәм яшүсмер чагында очраша. Ил буенча, шул исәптән Татарстанда, халыкның 10-15 процентының үсемлек серкәләренә аллергиясе бар. Бу, Алексей Лунцов сүзләренчә, шактый зур сан, һәм ул елдан-ел арта гына бара.

– Аллергиянең, шул исәптән сезонлы аллергиянең, ешрак күзәтелә башлавына бәйле гигиена гипотезасы бар. Бу – хәзерге заман кешесенең яшәү шартлары 20нче гасырдагыга караганда үзгәрүе белән бәйле. Бездә тумыштан ук санитариягә зур игътибар бирелә, без табигый микроблар белән азрак очрашабыз, балалар стериль шартларда үсә, хатын-кызлар еш кына имезүдән баш тарта яки аны иртә тәмамлый, – ди табиб.

– Болар барысы да организмның зарарсыз матдәләргә шундый иммун реакциясен барлыкка китерә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, хайваннар, җир, микроблар белән кечкенәдән күбрәк очрашкан фермерларның балалары аллергиядән сирәгрәк, ә шәһәр халкы ешрак интегә. Авыл җирлегендә агач серкәләре күбрәк булса да. Аллергия ешрак алга киткән илләрдә очрый, Африкада бу проблема алай ук актуаль түгел, – дип сөйли Лунцов.

Алексей Лунцов сүзләренчә, КФУ базасында поллиноздан интегүче кешеләр өчен «Полинлаб» проекты эшләнгән һәм ул уңышлы эшләп килә. Ул көн саен теге яки бу үсемлек серкәләренең һавадагы концентрациясен күзәтә, сайтта мәгълүмат урнаштыра һәм аллергикларга әйләнә-тирә мохиттә ориентлашырга һәм планнар корырга ярдәм итә.

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Дарья Субботина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100