news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Полковник, хәрбине ялга кайтарам дип алдалап, бер миллион алган

news_top

Мәскәүдә Эчке эшләр министрлыгы полковнигы мобилизацияләнгән хәрбине 1 миллион сумга өенә кайтарырга вәгъдә иткән. Тик вәгъдәсен үтәми, ә алган акчаны туздырып бетерә. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

Полковник Сергей Кущев 1996 елдан бирле Эчке эшләр органнарында эшли. Узган ел ахырында аңа бер танышы махсус хәрби операциядәге улы турында сөйли. Шул вакытта Сергей үзенә Яңа ел бүләге уйлап таба: Оборона министрлыгында элемтәләре барлыгын, егеткә тагын бер медосмотр оештырып, аңа тиешле диагноз куеп, өенә кайтарып булуы турында сөйли. Моның өчен нибары 1 миллион сум гына кирәк була.

Ханым моңа ризалаша һәм Сергейга акча бирә. Чынлыкта исә, полковникның бернинди элемтәсе дә булмый, шуңа күрә ул бөтен акчаны рәхәтләнеп туздыра, тик кулга алына. «База» мәгълүматлары буенча, 26 октябрьдә аңа карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар