Полициядән качып баручы карак суда батып үлгән
Дүртөйледә бер гараждан әйберләр урлаган карак полициядән качып котылмакчы булган.
ЮХИДИ хезмәткәрләре ике каракны күреп алган һәм куа чыккан. Берсен тотканнар, икенчесе качуын дәвам иткән. Эзли торгач, аның мәетен елга буенда тапканнар.
23 яшьлек егет елгада батып үлгән, дип хәбәр итте "Башинформ".
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты бу вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.
23 яшьлек егет елгада батып үлгән, дип хәбәр итте "Башинформ".
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты бу вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый.