news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Полиция участогында өч ир-ат бер хатынны көчләгән

Көчләүчеләрнең берсе участковый булган.

news_top
Полиция участогында өч ир-ат бер хатынны көчләгән

Иркутск шәһәре суды өч ир-атны кулга алу турында карар чыгарган. Аларның берсе — участковый. Әлеге ир-атларны полиция пунктында бер хатын-кызны көчләүдә гаеплиләр. Бу турыда шәһәрнең Октябрьский районы судына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

16 декабрьгә каршы төндә әлеге ир-атлар Иркутск шәһәренең 8нче номерлы полиция участогы бинасында утыра. Ир-атлар һәм зыян күргән хатын кыз — барысы да исерек була.

Тикшерү версиясе буенча, ир-атлар исерек хатынны вәхшиләрчә кыйный, шуннан соң көчлиләр.

«Хәзерге вакытта Иркутск шәһәренең Октябрьский районы суды карары белән әлеге кешеләр ике айга сак астына алынды», — диелгән суд хәбәрендә.

Әлеге җинаятьтә катнашучыларның берсе моңарчы да хөкем ителгән булуы билгеле.

Җинаять эшен тикшерү төркем белән көчләү факты буенча башкарыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар