Полиция хезмәткәренең башына пычак белән суккан мизгел видеога эләккән
Саратов өлкәсендә ЮХИДИ хезмәткәре 63 яшьлек машина йөртүчене документлар тикшерү өчен туктаткан.
Бу ир карап торышка исерек кебек күренгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре машинаны эвакуаторга төйи башлаган. Хуҗаның бик ачуы чыккан, ул пычак алган да инспекторның башына суккан, дип хәбәр итте "Татар-информ".
Бәхеткә, инспекторны хезмәттәшләре коткарып калган.
Россия Тикшерү комитеты Телеграмда урнаштырган видео: