news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Полиция хезмәткәре төшерелгән видео тараткан өчен, блогерга штраф салганнар

Россия Гражданнар кодексының 152.1 маддәсе нигезендә, кеше үзе рөхсәт бирмәгән килеш, аның сурәтен кулланган өчен блогерга дәгъва белдерәләр.

news_top
Полиция хезмәткәре төшерелгән видео тараткан өчен, блогерга штраф салганнар
https://pixabay.com

Уфада юл-патруль хезмәте инспекторы блогерга карата дәгъва белдереп, судка мөрәҗәгать иткән. Ул үзе катнашкан видеоны интернетта таратырга рөхсәт бирмәвен белдерә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, былтыр октябрьдә инспектор хезмәт постында була. Ул бер машинаны туктата. Документларны тикшергән вакытта машина йөртүче полиция хезмәткәрен видеога төшереп тора. Аннары блогер бу видеоны интернетта тарата.

Беренче инстанция суды ачыклаганча, 2019 елның ноябреннән 2020 елның мартына кадәр видеохостингта полиция хезмәткәре катнашындагы видеолар чыга. Полиция хезмәткәре үзе моңа рөхсәт бирмәгән. Ул Россия Гражданнар кодексының 152.1 маддәсе нигезендә, кеше үзе законлы рөхсәт бирмәгән килеш, аның сурәтен кулланган өчен, блогерга дәгъва белдерә.

Башкортстан Югары суды Калинин районы судының ролик авторына 20 мең сум штраф салу турында карарын үзгәрешсез калдырган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар