news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Полицейскийны мәсхәрәләгән Сарман хатыны хөкемгә тартылды

Сарман районы судында 49 яшьлек хатын-кызның эше каралды. Ул полиция хезмәткәренә карата көч куллануда һәм аны мәсхәрәләүдә гаепләнә (РФ Җинаять кодексының 318.1, 319 маддәләре).

news_top
Полицейскийны мәсхәрәләгән Сарман хатыны хөкемгә тартылды

Судта ачыкланганча, 25 апрель көнне бу ханым Сарман районының Җәлил бистәсендәге Җиңүнең 30 еллыгы исемендәге урамдагы кибеттә була. Сәүдә нокталарының санитар-экологик таләпләргә җавап бирү-бирмәвен тикшереп йөргән административ комиссия составында полиция хезмәткәре дә була. Бу хезмәткәрләр ханымда агрессия уята, ул полиция хезмәткәрен оятсыз сүзләр белән кимсетә. Моның белән генә чикләнеп калмый, тибә дә.

Судта ханым үз гаебен таный. Моны исәпкә алып, суд аны 2 ел сынау шарты белән 1 елга ирегеннән мәхрүм итте. Әлегә карар үз көченә кермәде.

ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар