Полицейскийлар күмәкләп биеп видео төшергән
Кулланучылар хокук саклау органнарында эшләүче якут кызларының матурлыгына соклана.
Якутиядә полиция хезмәткәрләре күмәкләп биеп, видео төшергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Саха (Якутия) Республикасының Ф.Потапов исемендәге Амгинский мәдәният йортында полицейскийлар һөнәри бәйрәм уздырган. Бәйрәм тамашасы алдыннан алар анонс ролик төшергән.
Шуннан соң «Йолдызлар биюе» дип аталган бәйрәмгә чакыру видеосын Россия Эчке эшләр министрлыгы Твиттерда урнаштыра.
Хорошего всем дня!
— Сайт МВД России (@mvd_official) 12 ноября 2018 г.
Шуточный ролик, с помощью которого полицейские из Амгинского района Республики Саха (Якутия) пригласили всех желающих на праздничную программу 10 ноября.#полиция #видео #Якутия pic.twitter.com/zhVQeW0yfD