Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полицейскийдан — чигүле мендәрләр: «Минем хобби хезмәттәшләрем өчен шок булды»

Сабада яшәүче Вафиннарның милли бизәкле мендәрләрен белмәүчеләр сирәктер. Аларның эшләренә бер күрүдә гашыйк буласың. Гаилә башлыгы Фәрит әфәнде белән әлеге гаилә эшенең сере турында сөйләштеп алдык.

news_top_970_100
Полицейскийдан — чигүле мендәрләр: «Минем хобби хезмәттәшләрем өчен шок булды»

— Мендәрләрне милли орнаментлар белән чигү эше ничек башланды? Нинди юллар аша килдегез?

— Татар орнаментлары һәм бизәкләре бик тә ошый. Берсендә ниндидер бер бәйрәмгә бүләк эзләдек. Әмма авыл кибетләреннән гадәттә Кытайда ясалган гадәти әйберләр генә алып була. Казанда да йә Кытай товары яисә бик тә кыйбатлы әйбер генә. Кыйбат булмаган, матур һәм шул ук вакытта яхшы бүләк булырлыклары күзгә аз чалынды. Интернетта утырганда чигү машиналарын карадык, өйдә чигеп булуын ишеттек. Үзең теләгәнчә чигеп булуын аңладык.

Тормыш иптәшем Лилия декрет ялында булганда тотынып карарга булды. Беренче эш итеп тегү-чигү машинасын алдык, Лилия эшләп карады — шуннан китте инде.

Без генә түгел, танышлар арасында да татар язулары белән бүләк бирергә теләүчеләр булган икән. Лилия чигә башлады, мин уй-теләкләребезне чигү машинасының программасына керттем. Әлеге эш белән бергә үземнең рәсемнәремне дә ясый башладым. Татар бизәкләре һәм сүзләре белән рәсемнәр ясап карарга булдык. Танышлар кемгә кирәк инде сезнең мендәрләребегез дип көлде, әмма беренче вакытта без акча турында уйламадык, безгә процесс үзе ошый иде. Лилия районда чигүле сувенирлар җитештергән беренче кеше булды, ИП да ачып җибәрдек. Бүген исә безнең мендәрләребез районның брендына әйләнделәр.

— Ни өчен нәкъ менә әлеге юнәлеш сезне кызыксындырды? Белгечлегегез буенча дизайнер да түгелсез югыйсә…

— Күпләрне бу сорау кызыксындыра. Лилия — балалар бакчасында өлкән тәрбияче, мин — полиция хезмәткәре югыйсә. Беренчедән, пычрак эш түгел, икенчедән, зәвыклы, матур, күңелне сөендерә торган нәтиҗәсе бар. Аннары районда моның белән беркем дә шөгыльләнми иде. Ни өчен татар бизәкләре дисезме? Татарлар булгач, иң беренче үзебезнекен эшлисе килде. Башка халык-милләтләрнең орнаментларын да чигәбез. Татар орнаменты бик ошый, чигәбез, ошамаган чаклар да була, яңадан сүтеп, яңадан чигәбез, күңелгә ятышлысын эзлибез.

— Нинди дә булса өлгеләргә, китапларга таянып эшлисездер бит?

— Фуат Вәлиевның «Татар халык бизәкләре» — безнең өстәл китабы, еш кына аңа таянабыз, чагыштырабыз, карыйбыз, эзләнәбез.

— Полициядә бергә хезмәт итүчеләр ничек карады сезнең эшкә? Сезгә кызыгып башкалар да күңел өчен берәр эш ачмадылармы?

— Кайсыдыр бер танылган шәхеснең «Иң яхшы эш — акча китерә торган хобби» дигән сүзләре истә. Полициядә эшләгән вакытта эштән баш чыкмады, отпуск ялы да күп дигәндә 2 атна гына тәти иде. Бәйрәмнәрдә — эштә, ял көннәрендә — өйдәге хуҗалык эшләре. 20 елдан артык вакыт эчендә беркая да бармаганбыз, чөнки вакыт җитмәгән. Зарлануым түгел, полициядә яхшы хезмәткәр идем. Һөнәремнең остасы булыр, дөрес, профессиональ һәм намус белән эшләр өчен үзлегемнән белем алдым. Тормыш иптәшемнең хоббие әзрәк үсеш ала башлагач, күргәзмәләргә чыгарга ярдәм итә башладым һәм кинәт тормышның башка төсмерләре дә булын күреп шаккаттым.

Шул вакытта сайлау алдында калдым: йә тотрыклылыкны сайлыйсың һәм яхшы башкара торган һөнәреңдә каласың, йә кызыклы яңа юнәлешкә кереп китәсең, яңа танышуларга-эшләргә ачыласың. Кайсысын сайлаганны аңлагансыздыр. Пенсиягә китәр алдыннан мин җитәкче вазыйфасында идем, эштә намуслы, таләпчән хезмәткәр булдым, минем китүем һәм шушы юнәлештә эшли башлавым да күпләргә шок булды.

— Интернет киңлекләрендә «Мин 7 кат үлчәгәнче, башкалар кисеп алып китә» дигән бер шаяру укыган идем. Тормышта да безне икеләнү, озак уйланулар, үз-үзебезгә ышанмау еш кына туктата бит. Сезне нәрсә илһамландырды, ничек туктап калмыйча, эшегезне дәвам итә алдыгыз?

— Иң мөһиме: үз көчеңә ышанырга кирәк. Яныңда канат биреп торучылар табылса, тагы да яхшы. Безнең эшне дә телевидениедә күрсәтә башладылар, гәҗитләрдә берничә мәкалә чыкты, хезмәтебезне лаеклы иҗат эше буларак күрсәттеләр. Болар барысы да илһамландырды. Әйтергә кирәк, беренче ияләшү этабы авыррак булды, әмма тормыш иптәшем белән моны да лаеклы үттек.

— Пенсиягә киткән һәр полиция хезмәткәре шулай милләт өчен берәр файдалы эш эшли башласа, ничек яхшы булыр иде бит?

— Кызганыч, бу ниндидер эчке куркудыр инде, пенсиягә киткән полиция хезмәткәрләренең күбесе сак структураларына китә. Үзеңне җиңү бик авыр бит, кем өчендер бу оят эш, кемдер эшли белми һәм өйрәнергә дә теләми. Полициядә эшләгән чорда үземә, ниндидер яраткан эшләремә вакыт җитми иде.

Соңгы 2-3 ел эшләгән вакытта тормыш иптәшемә ярдәм итәргә кирәк булгач, балыкка бару, телевизор карауны ташладым, үз алдыма компьютерда өйрәнү максаты куйдым. Лилиянең хоббие минем авыр эшемнән әзрәк онытылып тору өчен яхшы булды.

Полиция хезмәткәрләренә күңелегезне, рухыгызны күтәрә торган эш белән шөгыльләнегез, дим. Гомер бер генә килә бит. Әлеге хобби пенсия вакытында да коткару парашюты булырга мөмкин. Инде кемнәрнеңдер лазер белән кисү станогын алуын да, кичләрен автомашиналарын төзекләндерүләрен дә, умарталык белән шөгыльләнә башлавын да ишеткәли башладым. Вакытны ашый торган начар гадәтләрдән арынып, шулай үз эшләрен табучылар өчен сөенәм генә.

—  Күпме мендәр чиккәнлегегезне санап барасызмы? Таралу географиясе ниндиерәк?

— Мендәрләр санын белмибез дә инде. Күп тә түгел, аз да түгел. Без әле һаман да хобби дәрәҗәсендә генә эшлибез. Күпләгән илләрдә бар инде. Интернет киңлекләрендә безне «Саба сувенирлары» һәм «Ихлас Татарстан» исеме аша табып була. Соңгы чиккән ике мендәребез Мәскәүдәге бер туйда бүләк ителәчәк, аннары кияүнең әниләре ягына Кавказга китәчәк. 2019 елда мендәрләрне Таллиндагы (Эстония) һәм Анталиядәге (Төркия) сабантуйларга алып бардык. Мендәрләребез Бельгия, Германия, Франция, Финляндия, Япония, Австралиядә бар, һәм әлбәттә инде Россия буенча һәм БДБ илләре буенча таралган.

— Заказ бирүчеләр белән кызыклы хәлләр булганы юкмы?

— Һәр заказның үзенең кызыклы яклары бар инде. Беренче вакытларда шалтыратып ярты сәгатьтән үзләренә мендәр кирәк булы турында әйтәләр иде, мендәрне чигеп әзерләү өчен ким дигәндә 3 сәгать кирәк бит. Хәзер мондый заказчылар азрак инде. Казанда яшәүчеләр беренче тапкыр заказ биргәндә мендәрләрнең район җирлегендә эшләнүенә шакката һәм куркып кына заказ бирәләр, соңыннан даими клиентларга әйләнәләр һәм бу сөендерә дә.

— 6 ел эчендә даими клинетларыгыз да барлыкка килгәндер инде?

— Әйе, шөкер. Башта кемнеңдер туган көненә заказ бирәләр, аннары үзләренә тектерәләр, аннары туганнарына, җитәкчеләренә, таныш-белешләренә. Шул рәвешле туктый алмыйлар. Бер табибта бер үк бизәкләр белән ясалган 4 мендәр бар, әмма дүртесе дүрт төрле төстә чигелгән. Яңа төстәгесен күрде дә, тагы заказ бирде.

Франциядән килгән турист белән булган хәл истә калды. Казанга килгән дә безнең мендәрләрне эзли башлаган, танышлары аша безнең мендәрне Казанда эзләткән, көчкә табып биргәннәр үзенә. Андый очраклар сөендерә генә. Казаннан 800 км ераклыкта оештырылган бер чарада ябылыш алдыннан берәү 6 мендәр алды. Кайдан сез дип кызынсынган идек, Казаннан булып чыкты, мондый мендәрләрне Казанда табып булмый дип туганнарына җыеп китте.

— Балалар рәсемнәре буенча бәйге дә үткәрәсез бит әле сез. Шуның турында да сөйләп үтсәгез иде, кемнәр катнаша ала, шартлары ничек?

— Әйе, балалар рәсемнәренә бәйге дә уздырабыз, вконтакте социаль челтәрендә «Прикоснись к орнаменту» дигән махсус төркемебез дә бар. Бәйгенең төп максаты — балаларга милли бизәкләр белән рәсем ясату, татар орнаментларына карата мәхәббәт тәрбияләү һәм җиңүчеләрне билгеләп, үзләренең рәсемнәре төшерелгән мендәр бүләк итү. Шул рәвешле яшь рәссамнарны барларга, аларны үсендерергә телибез. Башка осталар да безгә кушылыр дип көткән идек, инде 3 ел үзебез генә алып барабыз әлеге проектны.

Күпләр идеянең яхшы булуын, кирәкле булуын ассызыклый, әмма ярдәм, хәтта мәгълүмати яктан да күрмибез. Әлеге бәйгедә бала бит диплом һәм кибеттән алынган бүләк кенә алмый, ә үз кулы белән ясалган рәсем төшерелгән мендәрләр ала, балалар моны күргәч сөенеп туя алмыйлар. Мендәрләрне әзерләр өчен чималы кирәк, рәсемнәрне компьютер программасына кертеп ясар өчен дә күп вакыт сарыф ителә, вакытны күп ала. Грантка та ала алмыйбыз, чөнки бүләк кибеттән түгел, мастердан алына. Шулай да акрын адымнар белән булса да әлеге проектыбызны дәвам итәбез.

— Һәр эштә дә шәкертләр, дәвамчылар әзерләү кирәк. Сез үзегезгә алмаш әзерлисезме?

— Ике улыбызга әлеге эшне өйрәтәсебез килә. Өлкәне компьютерлар ярата, компьютер программалары һәм чигү программаларын өйрәнә. Кечкенәсе әле бәләкәй, үсә төшкәч карарбыз…

—  Мендәрдән кала тагы ниләр чигәсез?

— Хәзергесе вакытта намазлыклар да чигәбез. Базарда алынган намазлыклар еш кына артык каты, уңайсыз, ябыша торган була. Яхшы, калын тукымадан эшләнгән, шул ук вакытта йомшак һәм сыйфатлы, нык, матурны таба алмадык. Шуннан үзебез чигеп карадык, күпләргә ошады, үзләренә дә алалар, бүләккә дә. Бәясе бик арзан булмаса да, гади кешеләр ала.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100