Башкортстанда 21 яшьлек юл патруле инспекторы әтисенә һәм әнисенә күп тапкыр пычак белән кадаган. Талаш вакытында ул пычакка ябышкан булган. Туганнарын яралагач, егет үзен дә үтергән.
Мәрхүмнең 43 әр яшьлек әти-әнисен хастаханәгә салганнар. Хәзерге вакытта аларның гомере өчен табиблар көрәшә.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе хәбәр итте.