Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дума депутаты Илдар Гыйльметдинов милләтләр эшләре комитеты рәисе вазифасыннан туктый

Ул бик күпне эшләде, әмма илдә һәм дөньяда вазгыять үзгәрә, милли мөнәсәбәтләр белән бәйле ниндидер яңа алымнар, проблемаларга яңа караш кирәк, дип саный эксперт.

news_top_970_100
Дума депутаты Илдар Гыйльметдинов милләтләр эшләре комитеты рәисе вазифасыннан туктый
Фото: Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов милләтләр эшләре буенча комитет рәисе вазифаларын башкаручы булудан туктаячак. «Бердәм Россия» фракциясе президиумы бу вазифага Владимир Ивановны билгеләргә тәкъдим итте.

Бу уңайдан «Татар-информ» политолог Юрий Светов фикерен белеште. Светов, комитетта җитәкчелек алмашыну, үзгәреп тора торган геосәяси вазгыятькә бәйле рәвештә, яңа алымнар кирәк булуы белән аңлатыла, дип уйлавын белдерде. Аның фикеренчә, элекке җитәкченең нәтиҗәсез эше турында әйтеп булмый, әмма милли сәясәт проблемаларына яңа караш таләп ителә.

«Гыйльметдиновны бу вазифадан «алдылар» дию – гадел булмас, дип уйлыйм. Ул бик күпне эшләде, әмма илдә һәм дөньяда вазгыять үзгәрә, милли мөнәсәбәтләр белән бәйле ниндидер яңа алымнар, проблемаларга яңа караш кирәк», – дип сөйләгән Светов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, бүген миграция сәясәте, мигрантларны Россия җәмгыятенә интеграцияләү кискен тора. Хәтта Милләтләр эшләре буенча министрлыкны кире торгызу турында да сүзләр бара.

«Хәзер безгә милли сәясәтнең төгәл төзелүе турында уйларга кирәк, ул илдәге төрле милләтләрне канәгатьләндерергә тиеш. Үз территориясендә йөзәр еллар яшәүче, илебезнең төп халыкларының мәнфәгатьләрен хөрмәт итәргә кирәк», – диде белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100