«Тыңлый белгән кешене киләчәккә чакыру бу»: Президент мәкаләсе уңаеннан фикерләр

Узган атнада Татарстан Президенты татар милләтенең киләчәге турында программ мәкаләсен халыкка тәкъдим итте. Әлеге чыгышны татар дөньясы ничек кабул иткән? Бу турыда Васил Шәйхразиев, Ринат Закиров һәм Рафаил Хәкимов фикерләрен тәкъдим итәбез.

Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милләт киләчәге турында программ мәкаләсенең татар дөньясында көтеп алынган булуын һәм хуплап каршы алынуын хәбәр итте.

«Бу кирәкле мәкалә. Без аны төбәкләрдәге, чит илләрдәге татар активларына тараттык. Татар дөньясында гына түгел, башка милләтләр арасында да ул өметләр белән, хуплап каршы алынды», — диде Шәйхразиев.

Премьер-министр урынбасары Рөстәм Миңнехановның Татарстан өчен генә түгел, бөтен дөнья татарлары өчен дә президент булып торуын искәртте. «Президент Бөтендөнья татар конгрессына да бурычлар куйды. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү буенча юнәлеш бирде», — диде ул.

Васил Шәйхразиев татар халкының төп бурычларының берсе булып бердәмлекне саклау торганын әйтте һәм бу фикернең Президент мәкаләсендә дә урын алуын билгеләде. «Казан татарымы без, себер, әстерхан, керәшен татарымы — без барыбыз да зур, бердәм гаилә. Димәк, традицияләргә тугрылыкны сакларга тиешбез. Президент мәкаләсендә бердәм гаилә булган милләтне алга алып бару юллары күрсәтелгән», — диде ул.

Вице-премьер шулай ук «азатлык» төшенчәсенә дә тукталды. «Конституциябез, законнарыбыз безгә милләт булып яшәргә, үсәргә мөмкинлек бирә. Азатлык дигәндә, моны күздә тоту кирәк. Азатлыкны нәрсәнедер даулап йөрү дип аңларга кирәкми. Президент мәкаләсендә бу вакыйгалар буенча да кисәтү бар», — диде ул.

«Безгә Татарстан җирендә туып, милләтебезгә хезмәт итү мөмкинлеге бирелгән. Татарстан ул лидер төбәк, ә бу безнең өчен горурлык кына түгел, бурыч та, миссия дә. Президентыбыз сүзләрен хуплыйбыз. Бу мәкаләдә татарларның нинди юл алачагы аңлаешлы итеп язылган, ул башка милләт кешеләренә дә аңлашыладыр дип уйлыйбыз», — диде Васил Шәйхразиев. 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасын Президент әйткән сүз хакимият өчен дә күрсәтмә дип аңлатты.

«Әлбәттә, чыгышның нәтиҗәсе булыр дип саныйм. Халыкка бер сигнал формасында кабул иттем. „Әйдәгез, татарлар, берләшик, татар теле дә, мәдәнияты да үзебездән тора, башка беркемгә дә кирәкми“ дигән фикер ярылып ята. Тыңлый белгән кешеләр өчен бу киләчәккә бара торган бик зур чакыру», — дип әйтте Ринат Закиров.

«Рөстәм Нургалиевичның татарның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулары көтелмәгән әйбер түгел, чөнки бик күп төбәкләрдә, илләрдә милләттәшләр белән очрашканда ул фикерләрен әйтә килде. Бөтен фикерләрен туплап, ул аны халыкка чыгарды. Мин моны трактат дип атар идем. Президент моны халыкка чыгарырга уйлаган икән, димәк, бу эшкә бөтен җәмгыятебез, татар дөньясы белән алынабыз», — дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.

«Халкыбызның тарихын да Президентыбыз горурлык белән күрсәткән. Сизелеп тора, аңарда да шушы горурлык хисе өстенлек итә. Чыннан да, горурланырлык. Безнең бөек тарихыбыз бар, бөек дәүләтчелегебез булган. Дәүләтчелегебезне югалткан, кире кайтарган вакытлар да истә. Дәүләтчелек идеясе татарның үзаңында. Безнең иң көчле ягыбыз берләшкән халык булуда. Берләшүнең нигезендә дәүләтчелек идеясе ята», — ди ул.

«Рөстәм Миңнеханов татарның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлануларында Бөтендөнья татар конгрессының урынын матур гына билгеләп куйган. Оешманың эшчәнлегенә ул ике җөмләле, шул ук вакытта, бик тирән фикерле бәя биргән. Әлбәттә, бу безнең өчен мәртәбә. Чыннан да, Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының үзаңын булдыру һәм татар дөньясын туплау өстендә чирек гасырдан артык вакыт саллы эш алып бара», — дип хәбәр итте Ринат Закиров.

«Дөнья буенча конгресс тирәсендә 500гә якын оешма үзеннән-үзе барлыкка килмәгән. Бу — эш нәтиҗәсе. 36 илдә татар оешмалары эшли. Алар номиналь генә әйбер түгел. Тулы канлы эш алып баручы оешмалар. Ике яклы нык элемтә урнаштырылган. Үзебезнең үтенечне, фикерләрне һәрдаим җиткереп торабыз, шулай ук читтә яшәүче милләттәшләрнең фикерләрен дә ишетәбез. Шуңа күрә Казанда уза торган чараларга халыкны җыюның да бернинди кыенлыгы юк», — дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.

«Бөтен илебез Казанның, Татарстанның уңышлары турында сөйли. Без бүгенгесе көндә дә үзебезне күрсәтеп, урыныбызны билгеләп яши алабыз. Дәүләтнең һәрвакыт үзенең сәясәте була. Шушы сәясәттә дә без үзебезнең мәнфәгатьләрне кайгырта белергә тиешбез. Президент шул турыда әйтә», — дип тәмамлады фикерен Ринат Закиров.

Танылган татар галиме һәм сәясәтчесе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасын сөенеп кабул иткән.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасы шатландыра. Аның таләпчән җитәкче икәнен беләбез. Ул бу эшне башлагач, ахырга хәтле җиткерәчәк. Шуңа күрә татар теленең дәрәҗәсе күтәрелер дигән өмет бар. Телгә игътибар көчәер», — дип әйтте Рафаил Хәкимов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

«Минтимер Шәймиев Президент булган вакытта да андый теләкләр, программалар булды, милләт өчен бик күп эш эшләнде. Әмма бүген илдә сәясәт башка төрле. Югары трибунадан илдә рус теле генә калырга тиеш дип әйтелде, Безгә хәзер куркып торырга сәбәп юк. Үзебезнең юлны дәвам итәргә, нык торырга кирәк. Безнең яхшы эшләгәнне бөтен Россия күрә. Бу ил файдасына. Әлбәттә, кайбер кешеләргә татарның, Татарстанның көчәюе ошап бетми. Без яхшы эшләгәч нишләтәсең? Татарстан ныгый һәм үрнәк тә күрсәтә», — дип уртаклашты татар зыялысы.