Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төбәкләрне берләштерү: сүз боткасымы әллә якын киләчәкме?

Вице-премьер Марат Хөснуллинның регионнарны берләштерергә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. «Интертат» бу сүз артында нинди сәясәт ята икәнен ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Төбәкләрне берләштерү: сүз боткасымы әллә якын киләчәкме?
Салават Камалетдинов

Вице-премьер Марат Хөснуллин Россиядә регионнар санын артык күп дип һәм аларны берләштерергә кирәк дип саный. «Россиянең хәзерге административ-территориаль бүленеше „дөрес түгел“. Илебезгә моның хәтле регионнар кирәк түгел», — ди ул. 

Мисал итеп ул Татарстанны китерә: «Мин туып-үскән Чистайда нефть юк иде, ә 30 км ераклыкта урнашкан күрше бистәдә бар. Шулай итеп аларның асфальт юллар, мәктәпләр салырга да акчалары булды… Бер регионның нефтьтән керемнәре бар, башкаларның юк, алар башка ил кешеләреме? „…“ Башкалардан ким яшәргә тиеш түгелләр», — ди Марат Хөснуллин.

Марат Хөснуллин Марий республикасының Волжск шәһәре халкының Казанга килеп эшләвен искәртә, бу күренешне дөрес түгел дип атый. Еврей автономияле өлкәсенең кечкенә генә төбәк булуын искәртә, шуңа карамастан, ул җитәкчеләр белән дә очрашырга кирәк ди, ә моны эшләү үзе кебек эшлекле түрә өчен вак мәсьәлә икәнен искәртә. Хөснуллин фикеренчә, андый «вак-төяк» төбәк җитәкчеләре белән очрашып, вакытын әрәм итмәс өчен, төбәкне Хабаровск крае белән берләштерергә кирәк.

Вице-премьер төбәкләрне берләштерү идеясенең бары үзенеңң фикере генә булуын, хакимият белән килештерелгән позиция булмавын әйткән.

2020 елның февралендә Марат Хөснуллин үзе үк Россиядәге регионнарны берләштерү мәсьәләсен «провакацион» дип атаган. «Бернәрсәне дә берләштерергә кирәкми. Эшлисе килгәннәрнең барлык мөмкинлекләре дә бар: илкүләм проектларны да, идарә структурасы да. Үзара хезмәттәшлек юлларын табарга кирәк», — дигән Марат Хөснуллин вице-премьер итеп билгеләнгәннән соң биргән беренче интервьюсында», — дип яза «РБК».

Бүген телеграм каналлар Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе итеп Марат Хөснуллин билгеләнүе хакында язып чыктылар.

«Кырмыска оясына таяк тыгу белән бер»

Марат Хөснуллин ни дәрәҗәдә хаклы һәм регионнарны берләштерү мәсьәләсенә татар җәмәгатьчелеге ничек карый? Бу сорауны башта күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевка бирдек.

Хаксыз инде. Һәр төбәктә формалашкан идарә системасы бар. Ул бик авыр, четерекле әйбер. Минемчә, ул төзелеш өчен җаваплы вице-премьер буларак, икътисад турында гына уйлап әйткән. Федерализмга кагылган мәгънә турында уйламагандыр да.

Үзе дә теләмәстән үзенә пиар ясады, шул гына. Тискәре пиар да, кайберәүләр арасында уңай пиар да булгандыр. Унитаризмга илтә торган һәр хәрәкәт шунда ук тавыш чыгара. Мондый тәкъдимнәргә төбәкләр каршы икәнен хәзердән үк белеп торырга кирәк. Кечкенә генә милләтләрнең дә кушыласы килми, шуңа күрә бу кырмыска оясына таяк тыгу белән бер.

Төбәкләрне берләштерергә теләүчеләр һәм хыялланучылар бардыр дип уйлыйм. Ләкин мин бер генә төбәккә дәТатарстанны кушарга теләмим.

Милли республикаларны бетерү максатыннан андый реформа булырга мөмкин.

Татарстан салым түләүче — донор республика. Ттагын берәр фәкыйрь республиканы тагып, Татарстанны да фәкыйрьгә әйләндерүләре ихтимал. Бу турыда сөйләү, минемчә, ул провакация һәм зондаж, ягъни нинди реакция икәнен тикшереп карау. Төбәкләрнең, халыкның, сәясәтчеләрнең фикере нинди икәнен беләсең килсә, шундый әйбер эшлә инде.

Марат Хөснуллин да берәрсе кушуы буенча махсус да эшләргә мөмкин. Татарстанга һәм аның кебек республикаларга кул күтәрү хәзерге заманда башка сыймый, — ди Римзил Вәлиев.

«Әкренләп милләтләрне бетерәләр»

Марат Хөснуллин чыгышында Волжск шәһәрен атады. Берничә дистә ел элек Волжск шәһәре мэры да шәһәрне Татарстанга кушу идеясе турында әйткән иде. Шул сәбәпле, Марий Элда яшәүче җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашевнең фикерен сораштым.

Дөрес түгел бу. Мин каршы моңа. Инде алтыдан артык регионны бетерделәр. Бер дә әле кушылган төбәкләр үсеп киттеләр дип әйтмәс идем. Кызганыч, Русия сәясәтендә рус өлкәләре белән милли республикаларны кушу бара. Әкренләп милләтләрне бетерәләр. Унитаризация, үзәкләштерү бара инде.

Россия федерация булып кына яши ала, болай унитар дәүләт булып озак яши алмаячак. Милли республикалар хисабына исән калырга тырышалар. Икътисад дип әйткән булалар.

Африка һәм башка илләрнең бурычларын кичерәләр, ә төбәкләрнең бурычларын киметмиләр бит. Шуны эшләсәләр, регионнар социаль-икътисади яктан да җиңелрәк яшәп китәрләр иде. Марий-Элны Татарстанга кушсалар да, тормышлары яхшырырмы икән соң? Милли-мәдәни һәм төбәк үзенчәлекләре югала, йотыла гына барачак, Татарстанны да аскарак кына тартачак.

Регионнар көчле — Россия дә көчле дип әйтәселәре килә инде аларның. Салымнарны тулысынча диярлек җыеп алып, беразын гына калдырып, нинди үсешкә бармакчы булалардыр?

«Милли республикалар өчен бик куркыныч әйбер»

Илнар Гарифуллин, политолог, тарих фәннәре кандидаты:

Бу идеягә мин каршы, чөнки ул Марат Хөснуллин куйган максатларны тулысынча тормышка ашыра алмаячак. Икътисади яктан көчсез регионнарга ярдәм итү өчен көчлеләренә кушарга кирәк, ди. Ул очракта көчсез регионнарны икътисади яктан күтәрер өчен махсус проектларга акча бүлеп биреп, завод төзергә яисә ниндидер зур инфраструктур проектны тормышка ашырырга була. Без көчсез төбәкне көчлегә кушып, аны да хәерче хәленә генә калдырачакбыз, чөнки ресурслар күп түгел. Алар барысына да җитмәячәк. Бусы беренчесе.

Икенчедән, көчсез регионнардан халыкның китүен, юкка чыгуын көчәйтәчәк. Әлеге төбәкнең башкаласы да башка җиргә күчәчәк. Гадәттә, өлкәләрнең башкалаларына яшьләр укырга килә, предприятиеләр үз офисларын булдыра. Ә инде башкала булмагач, университетларның да дәрәҗәсе төшәчәк, баш офислар да бетәчәк.

Өченчедән, алдыбызда алай кушылган мисаллар бар. Аларның берсе дә ал да, гөл булып үсеп китмәделәр. Кирәкле эш түгел икәнен күрәбез.

Милли республикаларга да куркыныч бу. Мәсәлән, башка бер регион Татарстанга кушылса, бу бер зур төбәк эчендә татарларның саны әзрәк калачак. Бу очракта без үзебезнең милли мәнфәгатьләребезне дә тулысынча яклый алмаячакбыз.

Башкортстанда башкортларның саны бик аз. Алар үзләренең милләтләрен үстерәбез дигәндә, бүтәннәрнең мәнфәгатьләренә каршы чыгалар. Конфликт килеп чыга. Татарстанга Киров яки Ульяновск кебек регионнарны кушсалар, без дә шундый хәлдә калырга мөмкинбез.

Татарстанга Марий-Эл һәм Башкортстанны кушу идеаль формат булыр иде, чөнки алар икътисади яктан республикабызда булган зур предприятиеләр белән бәйле. Мәсәлән, шул ук Камаз, кайбер авиация заводлары. Аннары милли-мәдәни яктан да без бер-беребезгә бик якын.

Мәскәү бу юл белән бармаячак. Кушу булса, Ульяновск яки Киров өлкәсен кушарга мөмкиннәр. Анысы инде Татарстан өчен бик куркыныч әйбер, — ди Илнар Гарифуллин.

 «Бу сүз боткасы гына»

Айрат Фәйзрахманов, тарих фәннәре кандидаты.

Бу сүзләр бик еш кабатлана. Үз вакытында аны Кудрин да әйтте. 90нчы еллар ахырында да күтәрелде ул сорау. Узган ел кечкенә дип саналган Ненец автоном өлкәсен Архангельск өлкәсе белән берләштермәкче иделәр, ләкин халык моңа каршы булды.

Төбәкләрне берләштерү референдум нигезендә генә була ала. 2006-2008 еллардагы төбәкләрне берләштерү дулкынын карасак, кушылган регионнарның берсенең дә тормышы уңай якка үзгәрде дип әйтеп булмый. Аларга хәзер күп сорауларны яңа төбәк башкаласына барып хәл итәргә кирәк, кайвакыт бу йөзәр километр юл дигән сүз. Социаль-инфраструктура ягыннан да бу төбәкләр үсеш алмаганнар, киресенчә, халык аннан качып бара. Референдум уздырганда, үзләренә берләштерүнең файдасы турында күп әйтелде, әмма вәгъдәләр тормышка ашмады.

Әлбәттә, монда республикаларны һәм өлкәләрне карасак, алар үзләренең формалары белән аерылып торалар. Республика нигезендә милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы ята. Өлкәләрдә мондый нәрсә юк.

Мәскәүдәге кешеләргә идарә итү ягыннан регионнар берләшсә, бәлки, җиңелрәк булыр, әмма моны халыкка ниндидер файда китерер дип уйламыйм мин.

Татарстанны бернинди регион белән дә берләштерү мөмкин түгел. Бу сүз боткасы гына. Реаль эшкә китерер дип санамыйм, — ди тарихчы.

«Бу турыда сүзләр алып баралар икән дип, кушып куюлары да бар»

Шамил Идиатуллин, язучы, журналист:

Әлеге сорау федератив характерда түгел һәм ул Россиянең барлыкка килгән формасындагы үсешенә юнәлдерелмәгән. Ныгыту, үзәкләштерү — бу империя логикасы. Заманында бу хакта Владимир Жириновский да сөйләде.

Өстән килгән реформалар гражданлык җәмгыятенә каршы килә. Губернаторлар билгеләп куела икән, халыкны тыңлау турында әйтәсе дә юк. Бу очракта Марат Хөснуллинның сүзләре шушы логика белән аңлатыла.

Регионнарны берләштерү мәсьәләсендә нинди максатларны күздә тотып эшлиләр бит. Әгәр дә тугандаш халыклар һәм җирле элита арасындагы каршылыкны арттырасылары килсә, Татарстан белән Башкортстанны кушарга мөмкиннәр. Бу соңгы ел ярым эчендә генә дә бик ачык күренә. Нинди генә өлкәдә булмасын, бер кечкенә генә сүз дә чын «һөҗүм»гә әйләнергә мөмкин.

Икенче юл: донор регионга хәлсезрәкләрен кушу. Бу вакытта Татарстан, мәсәлән, Марий-Эл кебек республикалар өчен локомотив булып тора ала.

Татарда бит шундый әйтем бар: кычытмаган җирне кашыма, диләр. Шуңа күрә хәзер бу турыда сүз куертмау яхшырак булачак. Бу турыда сүзләр алып баралар икән дип, кушып куюлары да бар.

«Шуның белән Рәсәй бетә аннары, Татарстан гына кала»

Рафаэль Хәкимов, философ, тарихчы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты:

Бүгенге көндә бер дә кирәк нәрсә түгел. Без тыныч кына яшибез. Һәр регионның үз губернаторы бар, ничек берләштерәсең аны? Булмый аны эшләп. Петербург шәһәре белән Ленинград өлкәсен кушып карадылар, булмады.

Регионнарны киметү турындагы сүзләр күп булды инде. Хәзер бу сорауны нигә күтәрергә. Ул күрсәтсен нинди схема буенча ул аларны кушарга тели, губернаторлар белән сөйләшкәнме?

Татарстан белән Башкортстанны кушарга Мәскәү каршы булачак. Болай да Татарстан көчле, ә инде күрше Башкортстан белән дә кушылса, иң көчле регион була. Әле Россиянең уртасында ук. Сәяси күзлектән чыгып караганда бу Россия өчен куркыныч. Шунда ук Ульяновск өлкәсе кушылачак, аннары калган фәкыйрь регионнар да тартылачак. Татарстан чикләре тирәсендә каядыр ярты млн татар яши. Аларның да берләшәсе киләчәк. Аннан Рәсәй бетә шуның белән, Татарстан гына кала, — диде Рафаэль Хәкимов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100