Илшат Әминов: «Үз халкының тарихына ничек кереп калачагын һәркем үзе хәл итә»

«Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалы генераль директоры Илшат Әминов «Семь дней» тапшыруында Россия Хөкүмәтендәге үзгәрешләргә , Илдар Гыйльметдиновның милләтләр эшләре буенча комитет рәисе вазифасыннан алынуына карата үз фикерен белдерде.

Россия Хөкүмәтендәге кардиналь үзгәрешләр артында ничектер сизелмичә генә Дәүләт Думасында кадрлар алмашты. Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә танылган белгеч Илдар Гыйльметдинов милләтләр эшләре буенча комитетны җитәкләүдән туктады һәм комитет рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнде. Дәүләт Думасында моны «Бердәм Россия» фракциясе мәгълүмати сәясәт буенча комитетны үзенә алды, ә «Гадел Россия» фракциясенә милләтләр эшләре буенча комитеты тапшырды дип аңлаттылар. Бернинди шәхси әйбер дә юк.

Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитетның рәисе кем булуын белгәч, барысы аңлашылды. «Гадел Россия» партиясе фракциясе әгъзасы, Чувашиядән депутат — Олег Николаев. Аның нәрсә белән танылганын хәтерлисезме? Чувашиядән тагын бер депутат, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Ольга Николаева һәм башка авторлар белән бергә ул милли телләрне өйрәнү турындагы законның авторы булды.

Хөрмәтле коллегаларының, депутатларның бу адымын аларның ватанында — Чувашиядә ничек бәяләделәр соң? «Коммерсантъ» газетасы язганча, Чувашия җәмәгатьчелеге үз төбәкләрен тәкъдим иткән депутатлар — Алена Аршинова һәм Олег Николаевны депутатлыктан алуны сорап петиция белән чыкты.

«Төбәктән тәкъдим ителгән депутатларның бу адымын алар Чувашиянең һәм Россия Федерациясендәге башка халыкларның милли мәнфәгатьләренә хыянәт итү дип бәяләделәр», — дип яза «Коммерсантъ».

Димәк, кече Ватанында Олег Николаевны аз да түгел, күп тә түгел, үз халкының мәнфәгатьләренә хыянәт итүдә гаеплиләр.

Бәлки алар хаклы түгелдер, бәлки ул чыннан да күптәннән һәм бик уңышлы итеп милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе белән шөгыльләнәдер… Тик юк, интернетта Олег Алексеевич Николаевның Чурбай авылында, чуваш гаиләсендә дөньяга килүе турында мәгълүмат бар. Университетта икътисади белгечлеккә укыган. Чувашия Республикасы хөкүмәтендә икътисади үсеш министры урынбасары, эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерү департаменты башлыгы булып эшләгән. Коммерцияле оешмаларга хезмәт куйган, банкларда эшләгән, Чувашия Парламенты депутаты булган, хәтта Чувашия Президенты вазифасына да дәгъва иткән.

Аның социаль челтәрләрдәге аккаунтларына караганда, яшәү дәверендә аның бөтен эшчәнлеге, Дәүләт Думасындагы барлык чыгышлары да икътисади проблемаларга бәйле булган.

Ләкин ни өчен соң ул көтмәгәндә туган телләрне өйрәнү проблемасы белән шөгыльләнергә булган? Бу турыда ул үзе менә нәрсә ди: «Мин өчен мин бу законның бер авторы булып торам? Чынлыкта исә минем җавап гади. Бу процесслар турында фикер алышуның үзәгендә булыр өчен бу законның авторларының берсе булырга ризалаштым. Чөнки ап-ачык күренеп тора: бүген бу проблема бар. Проблема шактый кискен. Миңа шәхсән, гамәлдәге депутат буларак, беренчедән нинди чишелеш булачагы турында белеп тору бик мөһим иде. Икенчедән, теге яки бу карарга йогынты ясау мөмкинлеге. Берничә утырыш булды. Эшче төркемдә депутатлардан башка, Рособрнадзор, Мәгариф министрлыгы, Президент Администрациясе һәм башка кызыксынган оешмалар катнашты».

Депутат Олег Николаев, шушы каршылыклы законның авторларының берсе генә булса да, гадел кеше. Ул һич икеләнмичә, «миңа авторларның берсе булырга тәкъдим иттеләр, мин ризалаштым» диде. Әлбәттә, нәкъ менә милли республикалар вәкилләре бу закон инициаторлары, ә бу кемнеңдер бик тирән уйланылган карары.

Чувашия Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты, чуваш телен искиткеч белүче, бөек чуваш халкының асыл улы үз юлын сайлады.

Ул баш тарта алмаган яки баш тартырга теләмәгән әлеге тәкъдимне аңа кем ясаганын фаразларга гына кала.

Бу закон Россия халыкларына нәрсә бирде? Россия Федерациясе Конституциясендә теркәлгән, республика халыкларының дәүләт телләрен өйрәнү хокукы моңа кадәр күрелмәгән югарылыкка мендеме? Җавапны үзегез дә бик яхшы беләсез!

Йомгаклап нәрсә әйтергә телим: һәр кеше алдында язмыш хәлиткеч мизгелләрдә катлаулы рухи сайлау куя. Һәм үз халкының тарихына ничек һәм кем булып кереп калуын һәркем үзе хәл итә. Мин шикләнмим, әле һәрберебезгә бу сайлауны узасы бар.

Күрәсең, бу хәлләрне объектив бәяләп, Татарстан мөселманнары Дини нәзарәте 2020 елны республикада Татар теле елы дип игълан итте. Мөфтият татар һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерү, милли үзаң һәм милли тәңгәллек тәрбияләү белән ныклап шөгыльләнергә ниятли.

Сүз уңаеннан, шул ук Казанның үз тәңгәллеге, милли республика башкаласы буларак тәңгәллеге бармы?

Бу бит дөньядагы имидж гына түгел, ә беренче чиратта үзебез өчен кирәк. Чөнки без — үзебезне әйләндереп алган чынбарлыкның чагылышы. Бу — кешеләр, китаплар, эмоцияләр һәи әлбәттә мохит. Бүген Казанны Россиядәге башка йөзләгән шәһәрләрдән аерып буламы? «Әлбәттә!» дип җавап бирерсез һәм һичшиксез хаклы булачаксыз. Истәлекле урыннар, тарихи һәйкәлләр, урыннар меңъеллык шәһәрнең искиткеч бай тарихын ача һәм күрсәтә.

Әмма без «айдентикларны», ягъни башкаланың милли тәңгәллеген билгели торган стиль элементларын күпләп күрә алабызмы? Кызганыч, әлегә юк.

Мәсәлән, шәхсән мине Казанда ике дәүләт телендә мәгълүмати, реклама баннерлары, элмә такталар, ресторан-кафе исемнәре булмау борчый. Моны күпләр актуаль түгел, имеш, нәрсә иде, моннан эссе дә, салкын да түгел дип уйласа да, бу Татарстанда телләр сәясәтенең ничек тормышка ашырылганны тагын бер тапкыр күрсәтә.

Әле 1992 елда ук Татарстан Республикасында ике дәүләт телен тигез куллану турында закон кабул ителде. Ә 2017 елдан муниципалитетлар татарча текст булмаган өчен штраф салу хокукын да алды. Әмма монда сүз дәүләт һәм муниципаль оешмалар турында гына бара. Бу закон шәхси компанияләргә кагылмады.