Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аңа альтернатива юк»: экспертлар Рөстәм Миңнехановны яңа срокка тәкъдим итү турында

Россия Президенты, төбәк лидерлары арасында беренчеләрдән булып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика җитәкчесе вазифасына кандидат сыйфатында күрсәтелүен хуплады. Субъект башлыкларын сайлау көзен 20 төбәктә узачак.

news_top_970_100
«Аңа альтернатива юк»: экспертлар Рөстәм Миңнехановны яңа срокка тәкъдим итү турында

«Ул — иң компетентлы төбәк лидерларыннан берсе»

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң компетентлы төбәк лидерларыннан берсе буларак, үз репутациясен раслады». «Минченко консалтинг» коммуникация холдингы башлыгы Евгений Минченко «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундый фикерен белдерде.

«Өстәвенә, Татарстан үз-үзен тәэмин итә торган республика гына түгел, ә федераль хакимият һәм башка төбәкләр өчен кадрлар резервуары да. Минем уйлавымча, бу Россия Президенты тарафыннан Татарстан җитәкчесенә карата теләктәшлекнең югары дәрәҗәсен күрсәтә», — дип искәртте сәясәт белгече.

Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин, 2020 елның көзендә узачак бердәм тавыш бирү көнендә, республика җитәкчесен сайлауда Татарстанның гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итүне хуплады.

«Мин вәкаләтләрнең тәмамлануын беләм. Татарстан төп күрсәткечләр буенча Федерациянең барлык субъектлары арасында, дөрестән дә, лидер санала, бу чыннан да шулай, һәм боларның барысына да республиканы җитәкләгән вакыттагы эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешелгән. Шунлыктан мин, һичшиксез, киләсе срокка республика җитәкчесе вазифасына кандидат сыйфатында күрсәтелүегезне хуплыйм», — диде Путин.

«Путин аңа таянырга мөмкин дип саный»

«Россия Президентының хуплавы — Татарстанның Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тотрыклы үсеш кичерүен тану ул», — дип искәртте «Сәяси эксперт төркеме» башлыгы Константин Калачев.

«Миңнехановка, Путин кебек үк, альтернатива юк, — диде ул. — Федераль үзәкнең Миңнехановка карата дәгъвалары юк, ә Путин аңа таянырга мөмкин дип саный».

Республика җитәкчесе үз территориясен үстерү һәм аның мәнфәгатьләрен яклауда нәтиҗәле эшли. Башка субъектлар арасында ул үзенең җәлеп итүчәнлеге белән аерылып тора, дип искәртте эксперт.

«РФ Президенты Миңнехановка карата лояльлеген күрсәтте»

«Рөстәм Миңнеханов күп кенә мәсьәләләрдә тирән йөзә һәм аларны хәл итүдә нәтиҗәле эшли», — дип белдерде Россиянең Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов.

«Татарстан Президентының Илбашы тарафыннан хуплануының сере шунда ки, Рөстәм Миңнеханов күп кенә мәсьәләләрне хәл итү өчен Россия Президентына турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала. Владимир Путин мондый элемтәнең чыннан да булуын тагын бер мәртәбә искәртте. Татарстан кебек зур һәм катлаулы төбәк лидеры өчен моның әһәмияте бик зур. РФ Президенты барысына да Рөстәм Миңнехановка карата үзенең лояльлеген һәм уңай мөнәсәбәтен күрсәтте», — диде ул.

«Бу басым ясау да, фикерне көчләп тагу да түгел»

«Путинның хуплавын басым ясау яки фикерне көчләп тагу буларак карарга ярамый», — дип искәртте «Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге» президенты Алексей Махлай «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә.

«Бездә демократия хөкем сөрә — участокка бар да, теләгән кандидатка тавышыңны бир», — диде ул.

«Путин Татарстанның хәзерге Президентын хуплады, чөнки аңа алга таба бу кеше белән эшлисе бар. Бездә яхшы кешеләр күп, әмма яхшы кеше ул вазифа түгел. Миңнехановның эш тәҗрибәсенә күз салсак, аның күп кенә баскычларны үтүен күрербез. Ул элеккеге Президент Минтимер Шәймиев белән дә иңгә-иң торып эшли. Бу республика өчен зур әһәмияткә ия», — диде эксперт.

«Көчле, ышанычлы, безнеке! Бары тик алга!»

Ил башлыгы катнашындагы киңәшмәдән соң (анда Путин Миңнехановның республика җитәкчесе вазифасына кандидат сыйфатында күрсәтелүен хуплады) Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов Инстаграм һәм Фейсбук социаль челтәрләрендәге үз сәхифәсендә пост урнаштырды.

«Көчле, ышанычлы, безнеке! Бары тик алга!» — дип язган ул Рөстәм Миңнехановны хуплап.

Фәррахов шулай ук республикада коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә күрелгән чараларның нәтиҗәлелеген искәртте.

«Оештыру чаралары күзлегеннән, Татарстанда билгеләнгән өстенлекләрдән чыгып караганда, алар, әлбәттә инде, күпкә нәтиҗәлерәк эшли. Шунлыктан, минем инануымча, Татарстанда кулланылган барлык чаралар иң беренчеләрдән булып кертелде һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Тулаем алганда, алар халык тарафыннан яхшы кабул ителде (монысы да бик мөһим) һәм үз нәтиҗәсен бирде», — диде ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

«Ул — чын лидер»

«Рөстәм Миңнеханов — үз кул астында эшләүчеләрдән куелган барлык бурычларны хәл иттерергә сәләтле булган зирәк, тәҗрибәле җитәкче, чын лидер һәм үз эшенең остасы», — Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Борис Менделевич «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә шундый фикерен белдерде.

«Яңа коронавирус пандемиясе чорындагы эшчәнлек турында сөйләгәндә, шуны билгеләп үтәсем килә: Татарстан төбәкләр арасында беренчеләрдән булып башка илләрдән кайткан россиялеләрне кабул итте, нәкъ менә республикада илдә беренчеләрдән булып СМС-пропусклар кертелде, Татарстанда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Хөкүмәт беренчеләрдән булып чикләү чараларын йомшарту турында карар кабул итте», — диде ул.

Хәзер күпмедер вакыт узгач күрелгән барлык чаралар да нәтиҗәле булды дип әйтергә мөмкин. «Өстәвенә, шунысын да искәртү мөһим: сәламәтлек саклау өлкәсе инфраструктурасы да мондый йөкләнешкә әзер булып чыкты, монда да республика Президентының өлеше бар», — диде парламентарий.

Зиннуров: «Владимир Путин әлеге команда рулендә яхшы җитәкчене күрә»

«Хәзерге вакытта Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эшли торган команда шактый уңышларга иреште. Шуның нәтиҗәсендә, республиканың барлык өлкәләрдә дә күрсәткечләре яхшы», — Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ирек Зиннуров «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Владимир Путин әлеге команда рулендә яхшы җитәкчене күрә. Без барыбыз да республиканың алга китүе өчен тырышабыз. Шунлыктан Владимир Путинның хуплавы ирешелгән нәтиҗәләргә бәя буларак та, киләчәккә ышаныч буларак та әһәмияткә ия дип саныйм», — диде ул.

«Республика алга хәрәкәт итә»

«Алда торган сайлаулар алдыннан Россия Президентының хуплавы бик зур әһәмияткә ия», - ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

«Республика гамәлдәге Президент белән алга таба хәрәкәт итә. Путинның белдерүе бик җитди яңгырый», — диде ул.

Парламентарий шулай ук коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә республика Хөкүмәте гамәлләренең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Татарстанда саклану чараларын эшләп чыгару бик тиз җайга салынды. «Без бүген аена 80 миллион битлек тегә, саклану чаралары белән ярты Россияне тәэмин итә алабыз. Бу — җитди казаныш», — дип искәртте Галиев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100