«Навальныйга ышаныч юк, ул татарга каршы» | intertat.tatar

«Навальныйга ышаныч юк, ул татарга каршы»

23 гыйнварда шәһәр үзәгендә федераль протест акциясе узды. Рөхсәт ителмәгән бу чарада мәйданга чыгучылар Казанда да булды. Дөрес, башка шәһәрләргә караганда протест акциясенә чыгучылар күпкә азрак иде. Моны нәрсә белән аңлатып була? Ни өчен Навальныйның тарафдарлары азрак? Бу хакта «Интертат» сораштыру уздырды.

Казанда узган чаралар тыныч характерда булды. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә акциядә катнашучылар шәһәр үзәгенә җыелды, аннары Бауман, Кремль урамнары һәм Черек күл яныннан узды. Сәгать өчләр тирәсендә акциядә катнашучыларның бер өлеше Ирек мәйданына килде.

Берничә катнашучы провокация оештырырга омтылганда тоткарланды, дип хәбәр итте көч саклау структуралары. Башка шәһәрләрдәге кебек бәрелешләр булмады. Сәгать дүрткә таба кешеләр таралыша башлады. Төп масса китте, зур булмаган төркемнәр әле күпмедер вакыт үзәктә йөрде. Акция Россиянең күп кенә шәһәрләрендә узды.

Алексей Навальный элегрәк «Русский марш» кебек чаралар уздырган кеше, аның шовинистик карашлы булуы мәгълүм. Башка милләт вәкилләре турында кимсетүче сүзләр әйтүе дә билгеле. Татарстан турында фильм-ролик төшергәндә ул суверенитетны тәнкыйть утына тотты, бу фильм кире тәэсир бирде дип бәяләүчеләр дә булды — татарлар арасында аның үзенә каршы чыгучылар да булды.

Навальныйны Россиянең президенты итеп күрергә теләүчеләр дә бар. Ә менә Татарстан аңа нинди карашта? Без шул хакта сораштыру уздырдык.

«Мин аның фикердәше түгел»

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла:

Хәзерге сәяси вәзгыятьне күзаллаганда Президент булырлык кеше түгел ул, ил башына менүен күз алдыма китерә алмыйм. Хөкүмәт даирәләренә ялагайлану булмасын, ләкин мин аның фикердәше түгел. Аның яшь чагында рус милләтчелеге белән мавыккан чакларын хәтерлим, әйткән сүзләре дә истә: «Рус халкы — бөек халык», — дигән иде ул. Аның милләтчелеге еш кына шовинистлыкка әверелә. Шуңа күрә ул бик куркыныч тенденция.

Ришвәтчелеккә каршы көрәшүләре — башка мәсьәлә. Фаш ителүчеләр аны безгә нахак яга дип судка бирергә тиеш.

Алексей Навальныйның милли мәсьәләләргә кагылган, халыкларның язмышы өчен борчылган сүзләрен ишеткәнем дә, күргәнем дә юк.

«Ул шовинистик милләт вәкиле»

«Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, язучы, тарихчы Вахит Имамов:

Навальныйның Президент булуына ышанмыйм. Бу илдә ялгыз кеше президент була алмый. Аның партиясе булырга тиеш. Навальный партия төзегән очракта да, аның партиясенә хәзерге хакимияттә утырган бер генә партия дә ирек бирмәячәк. Мондый хәлнең кайсы илдә булганы бар?

Бүгенге партияләргә каршы тора торган оппозицияле партияне оештыргач, халыкның күзе бөтенләй ачылып беткәч кенә хыялланып була. Бер кеше дә хакимияткә ялгыз килеп, патша тәхетенә менеп утыра алмый. Шуңа күрә безнең халык, аерым алганда татар халкы ныклап уйларга тиеш.

Навальныйга килгәндә, ул шовинистик милләт вәкиле. Ул татар телен якламый. Бервакытта да яклаганы булмады. Әгәр дә Максим Шевченко (сәясәтче, журналист — ИТ) партия оештырып, аның җитәкчелегенә эләгә икән, мин аңа ышаначакмын.

Навальныйга ышанмыйм, чөнки ул татарга каршы.

«Уен гына бу»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни җитәкчесе, сәясәтче Рафаил Хәкимов:

Навальныйны Президент буларак күрмим. Уен гына бу. Ул фәкать үзен генә күрсәтә.

Аны татар халкына файда китерә торган кеше дип тә әйтеп булмый, файданы без үзебездән генә күрәбез. Ул аның турында уйламый да. Аларга Татарстан да, татар халкы да кирәкми. Миңа калса, аңа халыкны котыртып йөрсен дип, акча бирәләрдер.

«Аны татар халкының, туган телләрнең язмышы борчымый»

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев:

Дөресен әйткәндә, Алексей Навальный турында мин бернәрсә дә уйламыйм. Минемчә, ул бер проект. Җитди кабул итмим, күңелемә якын алмыйм. Ул халыкара масштабтагы зур сәяси уен. Ул узып китәр, онытылыр.

Навальный бүгенге тормышны, кайбер шәхесләрне өйрәнүе, аларның байлыкларын күрсәтүе, тәнкыйтьләве — бер нәрсә. Аның киләчәккә программасын күрмим. Безнең күпмилләтле халыкларның язмышларын, илне, җәмгыятьне ничек итеп күз алдына китергәне аңлашылмый.

Аннан соң, ул кайчандыр Казанга да килеп киткән иде. Тел мәсьәләсендә сорау биргәч, милләтләргә исе китмичә генә җавап бирде. Аны татар халкының, туган телләрнең язмышы борчымый, кызыксындырмый.

«Мин аны сәясәтче дип санамыйм»

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәли:

Нинди Президент булсын инде ул? Президентлыкка аның бернинди дәгъвасы юк. Мин аны сәясәтче дип санамыйм. Соңгы вакытта булган күтәрелешне дә хәзерге заман өчен «йомшак» дип бәялим, чөнки анда матди, икътисад өлкәләреннән канәгать булмаган кешеләр катнашмады. Милли яктан да канәгать булмаучылар чыкмады анда. Ул бары тик мәгълүмати реакция генә иде. Бала-чага катнашты. Сәясәт түгел инде ул.

Мәсәлән, Альберт Разин Удмуртиядә үзен яндырган иде. Менә бу факт. Ул — герой. Бер кеше дә урамга чыкмады — татарлар да, башка халык та. Белгән кеше белә аны. Бу җитди мәсьәлә, аны аңлаган кеше нәтиҗә ясар иде.

Алексей Навальный милли республикаларга, милләтләргә начар карый — шовинист. Андый сәясәтче буламыни? Ул татар халкына каршы. Милли республикаларны бетерү ягында. Кемнедер фаш итеп, үзен пиарлый икән — мин каршы түгел, ул аның эше. Исем китми.

«Аны кулга алырга кирәк түгел иде»

Татарстан Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров:

Мин Навальныйга уңай карашта түгел. Әмма аны кулга алырга кирәк түгел иде. Әгәр дә ул җитәкче булып килә икән, аның бернинди файдасы да юк, чөнки ул шовинист. Татарга аның бер файдасы да булмаячак, бәлки, киресенчә…