Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы
Бүген, 24 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Президент Юлламасын тулысынча тәкъдим итәбез.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышка чакырылган кунаклар!
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!
2020 ел мөһим даталарга һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды.
Республика стабиль рәвештә үсүен дәвам итә. Татарстан яшәү өчен иң яхшы урыннарның берсе санала. Бу – безнең горурлыгыбыз һәм киләчәккә ышанычыбыз.
Республиканың тотрыклы үсеше куәтле икътисадыбызга, узган елларда туплаган тәҗрибә һәм белемнәребезгә, шулай ук ил җитәкчелегенең һәм шәхсән Владимир Владимирович Путинның ярдәменә нигезләнә.
Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу – Ватаныбыз тарихының каһарманлык сәхифәсе.
Илебезнең һәр гаиләсендә үз батырлары турында хатирәләр кадерләп саклана. Сугыш дәһшәте чынлап та һәр гаиләгә кагылды. Татарстаннан фронтка 700 мең кеше алынды һәм шуларның яртысы туган нигезенә әйләнеп кайта алмады.
Дөньяны фашизм афәтеннән коткарган җиңүчеләр буынына чын күңелдән олы ихтирамыбызны һәм рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.
Бүгенге көндә исән-сау ветераннар турында кайгырту, сугыш еллары вакыйгалары, яу кырларында гомерләрен корбан иткән сугышчылар, җиңү хакына тылда армый-талмый хезмәт куйган һәркем турында хатирәләрне мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз.
Юбилей елында башкалабызның Җиңү Паркында ветераннар белән бергәләп Совет солдатына һәйкәл ачтык. Анда гәүдәләндерелгән җыелма образ татар халкының кыю улы, 1945 елның 30 апрелендә рейхстаг өстендә Кызыл Байрак күтәргән Гази Заһитовның батырлыгына нигезләнеп тудырылды.
Әлки, Югары Ослан, Мөслим, Менделеевск, Минзәлә, Чүпрәле һәм башка районнарда Нәби Дәүли, Михаил Фомин, Вилен Бурмистров, Никита Фролов кебек каһарманнар һәм хәбәрсез югалган билгесез солдатларга бюстлар, истәлек билгеләре, стелалар куелды.
Сарман районындагы мәктәпкә Зиннәт Хәсәнов исеме бирелде, ә Актаныш районындагы үзәк стадион хәзер Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемен йөртә.
Республикабыз башкаласы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелү Хәтер һәм дан елының күренекле вакыйгасы, татарстанлыларның Бөек Җиңүгә һәм илебезнең куәтен ныгытуга зур өлеш кертүен тану буларак бәяләнергә хаклы.
Казанның оптика-механика, электр техникасы, дары, вертолет, авиация, «Элекон», «Вакууммаш» заводлары, Химия сәнәгате өлкәсе дәүләт фәнни-тикшеренү институты, «Казанның моторлар төзү җитештерү берләшмәсе», Авиация сәнәгате дәүләт проект фәнни-тикшеренү институты кебек оешмалар «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән истәлек билгесе белән бүләкләнде.
Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, Бөек Ватан сугышында катнашкан Александр Михайлович Малов, тыл хезмәтчәне Камил Хөсәен улы Тукаев һәм Социалистик Хезмәт Герое Николай Васильевич Фролов бүген бу залда утыра.
Ветераннарыбызга – алкышларыбыз!
Кадерле ветераннар!
Сез – батырлык һәм кыюлык үрнәге. Сезгә һәм барлык ветераннарга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да сәламәтлек, яхшы кәеф, җан җылысы һәм озын гомер телим!
Хөрмәтле депутатлар!
Быел ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Республиканың төзелүе дәүләтчелегебез тарихында гаять зур әһәмияткә ия булуы турында әйтеп китәргә кирәк. Татарстан өчен бу – күренекле вакыйгалардан торган үсеш юлы. Әлбәттә, анда кыенлыклар да, югалтулар да, шулай ук уңышлар һәм күтәрелешләр дә күп булды. Зур җиңүләребез безнең хәтеребездә һәрчак саклана.
Юбилей елында тарихи һәм рухи мирасны саклауга юнәлтелгән чаралардан торган бай программа, фәнни, белем бирү һәм нәшрият проектлары гамәлгә ашырылды. Социаль-мәдәни һәм транспорт өлкәләрендә яңа объектлар төзү һәм гамәлдәгеләрен үзгәртеп кору буенча күп эш башкарылды.
Бүгенге көндә Татарстан күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр ягыннан илдә алдынгы урынны били. Уңышларга бай тарихи-мәдәни һәм рухи мирасыбызга, татарстанлыларның күп буыннары куйган тырыш хезмәткә нигезләнеп ирешелде.
Без бу залга гомерен яраткан һөнәренә багышлаган, газиз республикабызның үсешенә өлеш кертүче кешеләрне чакырдык. Менә алар: Әтнә районы сыер савучысы Резидә Габделнур кызы Әкбәрова, очу аппаратлары җыючы-слесарь Ринат Галимулла улы Вәлиуллин, төзүче-монтажчы Назыйф Вазыйх улы Баһаутдинов, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Дмитриевна Грезина, балалар интернат-йорты тәрбиячесе Миләүшә Рашат кызы Сабирова, ветеринария табибы Альберт Мансур улы Баймәтов, Арча районыннан полиция өлкән участок уполномоченные Ленар Әлфәт улы Хисамиев, янгын сүндерү хезмәте ветераны Петр Михайлович Иванов.
Кадерле дуслар! Күңел биреп, тырышып эшләвегез өчен Сезгә һәм сезнең аша барлык татарстанлыларга ихлас йөрәктән хөрмәтемне белдерәм, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Бик зур рәхмәт сезгә! Туган илебезне яратырга, хезмәтне сөяргә без сездән өйрәнәбез. Хезмәт батырлары – илебезнең горурлыгы ул!
Хөрмәтле депутатлар!
Коронавирус дигән йогышлы чир тормышыбызны байтак үзгәртте. Без бу авыр чорны бергәләп узабыз. Икътисад, социаль өлкә, шулай ук кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгы сынау аша узды.
Иң зур авырлык медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Бөтен көчне туплап, авыруның зур тизлектә таралуын булдырмау өчен көрәштек. Хастаханәләрдә ятак урыннар фондын хәстәрләү тиешле вакытында башкарылды. Медицина учреждениеләре ихтыяҗ туган барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителде. Булган ятак урыннар фондына өстәп, 100 көн эчендә Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы төзелде һәм җиһазландырылды, Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсе корпусы файдалануга тапшырылды.
«Татнефть», «КАМАЗ», «Полиматиз», «Эластик», «Аромат» компанияләре, 80 тегү фабрикасы, шулай ук «ПОЗиС» һәм «ТЕМПО» предприятиеләре ярдәме белән шәхси саклык, йогышсызландыру чаралары һәм бактерияләргә каршы нурланыш җиһазларын җитештерүне тиз арада башлап җибәрдек.
Медицина өлкәсе, Россия Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте, шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләренең бергәләп эшләве нәтиҗәле булды. Без чирнең таралуын туктатуга һәм вакыйгаларның тискәре юнәлеш алуын булдырмый калуга ирештек.
Бүген без бу залга хәвефкә каршы көрәшнең иң алгы сызыгында торучы кешеләрне чакырдык. Болар: медицина хезмәткәрләре Зөлфия Галиәхмәтова, Светлана Железнова, Миләүшә Фәйрушина, Евгений Долгов, Светлана Лопатина; Россия Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте хезмәткәрләре: Лилия Йөзлебаева, Луиза Борисова; хокук саклау органнары хезмәткәрләре: Владислав Волков, Руслан Хаҗиев, Фәргать Мөхәммәтҗанов, Рөстәм Ибраһимов.
Кадерле дуслар! Бөтен республика исеменнән сезгә һәм хезмәттәшләрегезгә игелекле һәм бәяләп бетергесез фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Сезгә сәламәтлек, имин тормыш һәм уңышлар телим!
Икътисадта һәм социаль өлкәдә тискәре нәтиҗәләрне киметү максатларында Россия Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе нигезендә ил Хөкүмәте тарафыннан ашыгыч төстә ярдәм чараларының тулы бер комплексы гамәлгә ашырылды.
Шундый ук чаралар тиз арада республиканың Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. Әйдәүче предприятиеләрнең эше тукталмасын өчен шартлар тудырылды. Авыл хуҗалыгы, төзелеш тармаклары, социаль өлкә, ашыгыч хезмәт күрсәтү һәм тәэмин итү хезмәтләре бер генә көнгә дә эшен туктатмады. Күрелгән чаралар предприятие коллективларын саклап калырга мөмкинлек бирде.
Кыенлыклар булуга да карамастан, йогышлы чиргә каршы көрәшү җәмгыятебезне берләштерде. Бу катлаулы чорда йөзләгән волонтер һәм бизнес-берлекләр мохтаҗларга ярдәм кулын сузды. «Ярдәм янәшә» хәрәкәте кысаларында зур һәм бик кирәкле эшләр башкарылды.
Авыр чорда медицина хезмәткәрләренә һәм халыкка ярдәм иткән, игелек кылган хәйриячеләргә – эре һәм кече компанияләребезгә, оешмаларыбызга, шулай ук гражданнарыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Алар арасында «Татнефть», «КАМАЗ», «ТАИФ» компанияләр төркеме, «Нәфис Косметикс», Зеленодольскиның А.М. Горький исемендәге заводы, «Бәхетле», мөселманнарның Диния нәзарәте, Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм башка бик күп оешмалар бар.
Хөрмәтле депутатлар!
2020 елның 1 июлендә Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсенә кагылышлы бөтен Россия күләмендә узган тавыш бирү ил тормышында тарихи әһәмияткә ия мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга булды.
Дәүләтебез куәтен арттыруга, социаль гарантияләрне ныгытуга хезмәт итүче бөтен ил өчен уртак рухи хәзинәләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән төзәтмәләрне татарстанлыларның күпчелеге хуплады. Тавыш бирү йомгаклары илкүләм лидерыбыз – Владимир Владимирович Путин курсын хуплау дәрәҗәсе республикада югары булуын күрсәтте.
11–13 сентябрьдә булып узган Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау йомгакларын мин тулаем командабызның эшен югары бәяләү дип кабул итәм. Бу ышанычны без эшебез белән акларга бурычлы. Форсаттан файдаланып, сайлауда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм.
Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары төрле сәяси көчләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның өстенлек өчен көрәшүе шартларында төзелде. Депутатлар корпусы шактый яңарды.
Сайлау кампаниясе барышында күп тәкъдимнәр кертелде. Алар барысы да муниципаль дәрәҗәдәге программаларны һәм республика программаларын гамәлгә ашырганда исәпкә алынырга тиеш.
Хакимият органнарыннан кешеләр бүгенге көндә аларның ачык һәм аңлаешлы булуын, үзләрен борчыган мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтүен көтә. Фикерләрнең үзебезгә ошаганнарына гына түгел, бәлки һәрберсенә игътибар бирергә, аларны эш барышында исәпкә алырга һәм гражданнарга үз карашларыбызны дәлилләп җиткерә белергә тиешбез.
Хакимият органнарына халык белән эшләүнең заманча барлык ысулларын үзләштерү шарт. Бу безгә урыннардагы хәлләрнең чынбарлыктагы торышын белергә, тиз арада карарлар кабул итәргә, эшне җиренә җиткереп башкарырга ярдәм итәчәк.
Монда «Халык контроле» мәгълүмат системасын мисалга китерү урынлы булыр. 2012 елдан алып исәпләгәндә, кешеләрне борчый торган конкрет мәсьәләләргә кагылышлы 300 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелде, шуларның 87 проценты хәл ителде.
Дәүләт идарәсен цифрлы нигезгә күчерү җәмгыять белән дәүләт хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ача.
«Цифрлы Татарстан» проектын үстерүне дәвам итәргә кирәк.
Халык белән кара-каршы элемтә системасын үстерүдә һәм социаль башлангычларны хуплауда гражданлык җәмгыяте институтлары һәм иҗтимагый оешмалар мөһим роль уйный. Без аларның социаль әһәмияткә ия булган проектларына ярдәм итүне киләчәктә дә һичшиксез дәвам итәчәкбез.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының бу эшчәнлектә тоткан роле көннән-көн үсә. Бу гамәлләрне башкарганда министрлыклар һәм ведомстволарның гражданнар тарафыннан хупланган гавами максатлары һәм бурычлары үтәлешенең сыйфатына иҗтимагый контрольне көчәйтергә кирәк.
Хөрмәтле депутатлар!
Республикада яшәүче һәр халыкның мәдәниятен, үзенчәлеген саклау һәм үстерү, милләтара һәм динара татулык тотрыклы тормышыбызның нигезен тәшкил итә һәм безгә ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирә.
Социаль эшне оештыруга һәм әхлакый хәзинәләрнең яшәешебездә ныгып урнашуына аерым игътибар бирүче, зур җаваплылык тоючы дини берләшмәләр, милли-мәдәни оешмалар, Татарстан халыклары ассамблеясе эшчәнлегенең күренекле ролен билгеләп үтәсем килә.
Казан Мәрьям Ана иконасы соборын төзүне тәмамлап киләбез, шулай ук 2022 елда Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан бәйрәм тантаналары узачак. Әлеге чараларны югары әзерлек белән, тиешле дәрәҗәдә уздыру күпмилләтле Татарстанның рухи, мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклау юнәлешендә зур хезмәт куелуына ачык дәлил булачак.
Балаларны һәм яшьләрне үзара ихтирам һәм милли-мәдәни үсеш рухында тәрбияләүгә аерым игътибар бирергә, аларның туган телне һәм мәдәниятне өйрәнүгә кызыксыну белдерүен хупларга кирәк.
Шундый проектларның берсен «Яңарыш» республика фонды гамәлгә ашыра. Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең зирәк җитәкчелегендә татар, рус һәм инглиз телләрендә белем бирелә торган «Адымнар» полилингваль мәгариф комплекслары төзелә.
Минтимер Шәрипович, Сез тарихи-мәдәни мирасны саклау эшенә бөтен күңелегезне бирәсез. Хезмәтегез бик мөһим һәм кирәкле. Зур рәхмәт Сезгә, саулык-сәламәтлек телим!
Телебез – халкыбызның уртак байлыгы һәм мирасы, рухи яктан берләштерүче зур көч.
Бөтендөнья татар конгрессының бурычы – «Милләт Җыены»нда кабул ителгән Стратегияне тормышка ашыру.
Без Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкли торган Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Шул ук вакытта һәркемнең шәхси үрнәге мөһим.
Туган тел ул – иң әүвәл үз халкың белән күңелнең иң нечкә кыллары аша бәйләнеш. Мин һәрчак әйтә киләм: без туган телне саклау өчен барысын да эшләячәкбез. Бу – киләчәк буыннар алдында безнең әхлакый бурычыбыз.
Республикада яшәүче барлык милләт вәкилләренең – татарларның, русларның, чувашларның, удмуртларның, мордваларның, мариларның һәм башка халыкларның телен һәм мәдәниятен саклау өчен барлык шартларны булдырырга тиешбез.
Әлеге мәсьәләгә һәм республиканың күпмилләтле халкының берләшүенә зур әһәмият биреп, киләсе елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә дигән тәкъдим кертәм.
Бөтен Россия күләмендә халык санын алу киләсе елда мөһим вакыйгаларының берсе булачак.
Республика Хөкүмәтенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына тиешле аңлату эшләре алып барып, бу эштә җәмәгатьчелекнең актив катнашуын тәэмин итеп, аны иң югары дәрәҗәдә оештыруны йөклим.
Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре икътисад, демография, социаль өлкәдә стратегик планлаштыру өчен генә түгел, һәр милләт өчен дә бик мөһим.
Хөрмәтләр депутатлар!
Татарстан тышкы элемтәләр өлкәсендә зур тәҗрибә туплады. Чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек илебез алып барган бердәм дәүләт тышкы сәясәте кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында багланышларны киңәйтү, ЮНЕСКО конференцияләре, БРИКС илләре юнәлешендә алып барылган чаралар, «КазанСаммит» һәм башка халыкара һәм гомумроссия форумнарының Татарстанда уздырылуы республиканың халыкара мәйданда зур абруйлы булуын ачык дәлилли.
БДБ илләре уеннары Россиянең тышкы сәясәте бурычларын үтәүдә катнашуыбызга күркәм мисал булырга тиеш.
Яңа шартларда безгә чит илләр белән урнаштырылган барлык элемтәләрне саклап калырга, аларны республика мәнфәгатьләрен кайгыртуда яңа мөмкинлекләр ачу өчен кулланырга кирәк. Моннан тыш, Россия төбәкләре белән төрле юнәлешләрдәге, шул исәптән эчке туризмны үстерү буенча да, хезмәттәшлекне киңәйтү шарт.
Хөрмәтле депутатлар!
Эшебездә без кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртуга, яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга зур өстенлек бирәбез. Республика программалары һәм илкүләм проектлар нәкъ менә шушы максатларны күздә тотып гамәлгә ашырыла.
Илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның илкүләм максатлар турындагы Указын гамәлгә ашыру кысаларында безгә үзебезнең үсеш программаларына төзәтмәләр кертергә кирәк булачак. Шул ук вакытта республиканың 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе нигезендә безнең төп бурычларыбыз үзгәрешсез кала. Бу – кеше капиталын үстерү һәм тормышны яхшырту. Хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре эшчәнлеге нәкъ менә шуларны хәл итүгә юнәлтелергә тиеш. Безнең эшебез халыкның үз тормышыннан ни дәрәҗәдә канәгать булуыннан чыгып бәяләнә.
Төзекләндергән һәм яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм поликлиникалар, парклар һәм скверлар, спорт объектлары ачу, юлларны файдалануга тапшыру гадәти күренешкә әйләнде. 10 ел эчендә социаль-мәдәни объектларның 7,5 меңнән артыгы тәртипкә салынды һәм 3200 дән артык яңа объект төзелде, 400 дән артык җәмәгать урыннары булдырылды, 12 меңнән артык йортта капиталь төзекләндерү уздырылды.
Елдан-ел безнең шәһәрләр һәм авыллар матурлана бара. Без бу масштаблы эшне республика программалары һәм милли проектлар кысаларында дәвам итәчәкбез.
Быел гына да 49 мәктәп, 117 балалар бакчасы, 96 сәламәтлек саклау учреждениесе, 68 мәдәният йорты, 131 спорт корылмасы һәм башка бик күп яңартылган объектлар ачылды.
Шунысын да әйтергә кирәк, объектны төзү әле ул эшнең башы гына. Аны алдан ук кадрлар белән тәэмин итәргә, яшәешен оештырырга кирәк. Монда тормыш кайнап торырга тиеш. Андый учреждениеләрне бары халыкка чынлап та кирәк булган урыннарда һәм икътисадый максатлардан чыгып төзергә кирәк. Аларның буш торуына яки нәтиҗәсез кулланылуына юл куярга ярамый. Министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә, район башлыкларына капитал салу программаларын булдыру һәм үтәү өчен шәхсән җаваплылык йөкләнә.
Проектларны гамәлгә ашырганда, халыкның фикерен исәпкә алу, аның белән хезмәттәшлек итү һәм киңәшләшеп эшләү бик мөһим. Тәҗрибә күрсәткәнчә, нәкъ менә шундый проектлар уңышлы була. Татарстанлылар паркларны һәм яр буйларын, мәйданнарны һәм бульварларны төзекләндерү концепциясенә кагылышлы фикер алышуда актив катнаштылар. Бүген без бу объектларның кешеләргә хезмәт итүен, республика халкы һәм кунаклар аларга бик теләп йөрүен күреп торабыз. Болар – Татарстаныбызга күркәмлек өстәүче, аның үз йөзен булдыручы урыннар. Мондый эшне без дәвам иттерәчәкбез.
Күптән түгел Казансу елгасын төзекләндерү стратегиясен расладык. Анда 30 километрга сузылган яр буе һәм 3 мең гектардан артык мәйданда урнашачак 12 парк төзү каралган.
Моннан тыш, якындагы елларда без күпфатирлы йортларның 6,5 меңнән артык ишегалдын төзекләндерәчәкбез. Быел планда – 1000 объект.
Туплаган тәҗрибәбез, һөнәр һәм күнекмәләребез төзекләндерү эшләре белән комплекслы шөгыльләнергә – яңартылган мәдәният йортлары, яр буйлары, парклар, ишегаллары үзара бәйләнгән һәм юллар белән тоташтырылган булуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Без кешеләрнең поликлиникага, мәктәпкә, балалар бакчасына, китапханәгә, тукталышка ничек һәм нинди тротуарлар буенча баруы, балаларның ишегалдында имин уйнавы, әти-әниләрнең вакытны уңайлы үткәрә алуы турында уйлыйбыз.
Торак төзелеше өлкәсендә илкүләм проектны кабул итү нәтиҗәсендә безнең алга җитди бурычлар куелды. Бу эшне торакны файдалануга тапшыруны арттыру максатыннан чыгып кына түгел, бәлки социаль тирәлек, транспорт, инженерлык тирәлеге объектларын төзүне, шулай ук эш урыннары булдыруны да күздә тотып, комплекслы итеп башкарырга кирәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә Муниципаль берәмлекләр башлыклары советы белән берлектә агломерацияләр өчен территорияләрне планлаштыруның бердәм документларын әзерләүне тәэмин итәргә, шулай ук әлеге территорияләрне комплекслы үстерүгә идарәнең нәтиҗәле алымнарын эшләргә кирәк.
Бу безгә, «яшәгән урынымда эшлим» дигән принципка нигезләнеп, шул исәптән сәнәгать мәйданчыкларын оештыру аша да, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кече шәһәрләрне һәм авылларны комплекслы үстерү бурычлары шулай ук хәл ителергә тиеш.
Биредә эш урыннары булдыру бик мөһим.
Уңышлы мисаллар арасында – Биектау районында «Казансельмаш» һәм Кукмара районында металл савыт-саба заводы. Аларның продукциясенә Россиядә дә, чит илләрдә дә ихтыяҗ зур.
Хөрмәтле депутатлар!
Соңгы елларда республикада сәламәтлек саклау тармагының эшен яңартып кору буенча зур эш башкарылды: 8 ел эчендә сәламәтлек саклау өлкәсенең башлангыч баскычында барлык поликлиникалар тәртипкә салынды, 500 дән артык фельдшерлык-акушерлык пункты төзелде, 1400ендә төзекләндерү эшләре уздырылды, ашыгыч медицина ярдәме машиналары паркы тулысынча яңартылды, югары технологияләр кулланыла торган медицинаны үстерүгә бик күп акча тотылды.
Башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтү өлкәсендә матди-техник базаны яхшыртуны дәвам итәргә, онкология белән чирләүче балаларны дәвалау өчен яңа ысуллар кулланыла торган үзәк, Чаллыда һәм Әлмәттә Республика клиник онкология диспансеры филиалларын, Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусын, шулай ук Казанда күз авыруларын дәвалау хастаханәсе һәм башка шундый заманча медицина объектлары төзергә ниятебез бар.
Башлангыч баскыч медицина учреждениеләрен хезмәткәрләр белән тәэмин итү элеккечә үк көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Киләсе елда гына да Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенә 400 гә якын табиб, тулаем исәпләгәндә исә 2 меңнән артык белгеч кирәк булачак.
Медицина тармагын цифрлы технологияләр нигезенә кору шулай ук мөһим бурыч булып тора. Бу эш иң беренче нәүбәттә төрле белешмәләрне һәм тикшеренү узган авыруларга табиб бәяләмәләрен тиз арада тапшыру мөмкинлеге кебек мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән булырга тиеш.
Дәүләт һәм хосусый медицина учреждениеләренең электрон медицина карталары булдырылган бердәм цифрлы контурын төзү шарт.
Моннан тыш, хәзерге шартларда югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүнең кичектерелгән процедураларын, авыруларны планлы төстә хастаханәләргә салу юнәлешендә үтәләсе эшләрне тәмамларга кирәк.
Халыкның диспансерларда тикшеренү узуына аерым игътибар бирелергә тиеш. Төрле яклап тикшерү, диагноз кую авыруларны башлангыч чорда ук ачыкларга мөмкинлек бирә.
Авыл халкына уңайлы булсын өчен бу эшне республиканың әйдәүче медицина үзәкләренә беркетелгән 4 күчмә поликлиника башкара. Аз гына вакыт эчендә алар үзләренең нәтиҗәле эшләвен раслады: 35 меңнән артык кеше тикшеренү узган, шулардан ике меңнән артыгының авырулары ачыкланган. Гражданнарга тиз арада тиешле ярдәм күрсәтелгән.
Һичшиксез, авыруны дәвалауга караганда, аның килеп чыгуын алдан ук кисәтү күпкә яхшырак. Ә сәламәтлекне саклау өчен аны ныгытудан, дөрес яшәү рәвеше алып барудан, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүдән дә нәтиҗәлерәк башка берни дә була алмый.
Без саулыкны саклауга хезмәт итә торган төрле спорт корылмалары урнашкан тирәлекне эзлекле төстә үстерәбез. Соңгы елларда мең универсаль спорт мәйданчыгы төзелде. Һәр муниципаль районда заманча йөзү бассейны һәм спорт залы бар. Алар барысы да халыкта зур популярлык казанды.
Быел без өстәмә рәвештә зур 8 спорт объекты төзедек, соңгы айда түбәле 4 футбол манежы файдалануга тапшырылды. Хәзер яшь футболчылар һәм регбичыларга үзләре яраткан спорт төре белән ел әйләнәсендә шөгыльләнү мөмкинлеге бар.
Безгә киләчәктә дә халыкның төрле катлау вәкилләре шөгыльләнсен өчен спорт корылмалары төзү эшен дәвам иттерергә кирәк.
Балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру да аларның сәламәтлеген ныгыту эшенә күркәм этәргеч бирә. Икенче ел рәттән без лагерьларны үзгәртеп кору буенча комплекслы программаны гамәлгә ашырабыз. Түбән Камада үзебезнең «Артек», Бөгелмәдә – А.Д. Губин исемендәге лагерь, Кама Тамагында XXI гасырда төзелгән беренче балалар лагере «Аргамак» барлыкка килде. Ә Казанның «Восток» лагере техник һәм технологик юнәлешле сменалар өчен база булачак.
Быел әлеге заманча лагерьларда 50 меңнән артык бала ял итте. Барлыгы 94 лагерьны яңартырга ниятлибез. Аларның һәркайсы яшь буынның сәламәтлеген кайгыртуга юнәлдерелгән эш алып бару өчен универсаль мәйданчык хезмәтен башкарачак.
Әлеге эшләр белән беррәттән без яшьләр өчен төрле үзәкләр һәм клублар ачуны арттырабыз, төрле өлкәләрдә иҗади программалар гамәлгә ашырабыз, яшьләр оешмаларына һәм аларның башлангычларына ярдәм күрсәтәбез.
Казанда күптән түгел эшли башлаган «Урам» экстрим-паркына яшүсмерләр кызыксынып һәм теләп йөри.
Шунысын да әйтеп үтәсем килә: яшьләрнең барлык төркемнәре белән эшләү, аларның һәрберсенә идеяләрен тормышка ашыру һәм уңышка ирешү өчен үзенең иң күркәм сыйфатларын, сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирү бик зур әһәмияткә ия.
Шунысы куанычлы: яшьләр әлеге эшкә тартыла, республика тормышында актив катнаша. Тормышка ашырыла торган «Яшьләр вакыты» проекты бик күп яңа идеяләр җыйды. Аларга, һичшиксез, ярдәм кирәк.
Тарихыбыз һәм мәдәниятебез белән ихластан горурланучы, ата-бабаларыбыздан югары әхлак һәм батырлыкны мирас итеп алган, республикабызның һәм күпмилләтле Россиянең чын ватанпәрвәрләрен тәрбияләү мөһим бурыч булып тора.
Бүген залда утыручы яшьләр белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Болар – Лениногорск районыннан Яшь армиячеләр хәрәкәте әгъзасы, бәлага тарыган кешене ут эченнән алып чыккан 15 яшьлек Фларид Садриев һәм 7 яшьлек кызны коткарган өчен «Фидакарьлек һәм батырлык» медале белән бүләкләнгән Чистай егете Галимов Радмир, ә бит шушы каһарманның үзенә дә нибары 7 яшь кенә! Алкышлыйк аларны!
Яшьләргә үз мөмкинлекләреннән файдалану өчен шартлар тудыру эшен һичшиксез дәвам иттерергә кирәк. Нәкъ менә яшьлек чорында кеше шәхес буларак формалаша һәм, ахыр чиктә, яшәү һәм үсеш өчен тормышта үз урынын билгели. Яшьләр үз язмышларын республика белән бәйләсен өчен без барысын да эшләргә тиешбез.
Күптән түгел генә әлеге мөнбәрдән «Иннополис» университеты студенты чыгыш ясады, ул: «Кайда тууың мөһим түгел, иң мөһиме – син Татарстанга кирәк!» – дип белдерде. Мин аның сүзләре белән тулысынча килешәм! Алга таба да шулай булсын өчен без барлык шартларны да тудырырга тиеш!
Татарларда: «Гаилә – ил терәге», – диләр. Хәзерге заманда ул дәүләт һәм җәмгыять иминлеге нигезе булып кала. Нык гаилә – ул һәрвакыт мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңне кайгырту, җылы учак һәм бәхетле балачак.
Республикабызда күпбалалы 40 меңнән артык гаилә исәпләнә. Чаллыдан Толпеевлар гаиләсенең 13 баласы бар, Ютазы районыннан Королевлар дүрт баланы тәрбиягә алган, ә Балтач районыннан Гыйльметдиновларның яшь гаиләсендә инде 4 бала үсә. Аларны без бүген монда чакырдык. Сезнең алда – ата-ана булуга җаваплы караучы гаиләләрнең күркәм үрнәге.
Гаилә хәзинәләрен барыннан да өстен куюны пропагандалау максатларында нәкъ менә шундый парлар турында массакүләм мәгълүмат чараларында күбрәк язарга һәм сөйләргә кирәк. Без, һичшиксез, балалы гаиләләргә булышлык итү эшен дәвам иттерәчәкбез.
Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле, социаль яктан якланмаган һәм ярдәмгә мохтаҗ гражданнар, төрле сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган кешеләр һәрвакытта да даими игътибар үзәгендә булырга тиеш. Безнең тарафтан тормышка ашырыла торган барлык проектларда да иң беренче чиратта аларның мәнфәгатьләрен күз алдында тоту зарур.
Хөрмәтле депутатлар!
Татарстанда мәдәниятне үстерүгә, аның инфраструктурасын камилләштерүгә зур игътибар бирелә. Соңгы елларда яңартылган объектлар арасында Ленин исемендәге мәдәният сараен, Сәетгалиев исемендәге һәм Тимерюлчылар мәдәният сарайларын, «Сәйдәш», «Мәскәү» мәдәни үзәкләрен, шулай ук «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте урнашкан Алафузов театрын аерып атап китәсем килә.
Аяз Гыйлаҗев исемендәге Чаллы драма театры бинасында киң колачлы төзекләндерү эшләре уздырылды.
Шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында да реконструкция уздыру ихтыяҗы туды. Безгә шундый тәкъдим керттеләр.
Әлеге эшне башкарганда безгә, архитектурабызны һәм гореф-гадәтләребезне саклаган хәлдә, заманча алымнарны активрак файдаланырга кирәк булачак. Иң мөһиме – безнең мәдәни объектларыбыз һәркем өчен уңайлы, теләп йөри торган урын булырга тиеш.
Яңартылган милли китапханә моңа ачык мисал. Анда китап саклау һәм заманча җәмәгать урыны функцияләре берләшә. Бүгенге көндә ул – төрле буын вәкилләрен һәм күптөрле иҗат берләшмәләрен үзенә тартып торучы яңа үзәк.
Матди-техник базаны үстерү һәм ныгыту белән беррәттән, тарихи-мәдәни мирасны саклау, иҗат коллективларына һәм мәдәният әһелләренә ярдәм итү, тармак өчен кадрлар әзерләү юнәлешендә зур эш алып барыла.
Мәдәният буенча советның күптән түгел уздырылган беренче утырышында әлеге һәм башка өстенлекле мәсьәләләр карап тикшерелде. Алар Татарстан мәдәниятенең киләсе 10 елда үсеш стратегиясе проектына кертелергә тиеш.
Хөрмәтле депутатлар!
Мәгариф һәм фән – республика үсешенең мөһим юнәлешләре.
Агымдагы ел педагоглар өчен бик катлаулы булды. Балалар онлайн укыдылар, ә студентлар имтиханнарны да онлайн тапшырды. Укытучылар яңа шартларда да гадәти белем бирү ритмын саклап калдылар.
Укытучыларыбызга ярдәм йөзеннән илебез Президенты йөкләмәсе нигезендә яңа уку елыннан башлап мәктәпләребездәге 23 меңнән артык сыйныф җитәкчесенә бишәр мең сум акча түләү каралган. Шул ук вакытта без төбәк дәрәҗәсендәге кызыксындыру чараларын да саклап калдык.
Моннан тыш, 1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучыларының барысы да түләүсез, сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бу – 209 мең мәктәп укучысы дигән сүз.
Республикабызда сәләтле балалар бик күп. Без мәктәп укучыларының уңышлары белән ихлас горурланабыз. Быел Казан шәһәренең 131 номерлы лицеенда укучы Ралина Йосыпова һәм Розалина Миргалимова кызлар арасында математика буенча Европа олимпиадасында Россия җыелма командасы составында катнашып җиңү яулады, алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде. Лобачевский исемендәге лицей укучысы Илдар Гайнуллин информатика буенча халыкара олимпиаданың иң югары бүләгенә лаек булды. Кукмара районыннан Инсаф Фәйзрахманов, Чаллыдан Никита Олигер, Казаннан Ләйлә Надирова Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда берьюлы берничә фән буенча бик яхшы күрсәткечләргә иреште. Әлеге яшьләрнең өчесе бүгенге чарада катнаша. Әйдәгез, аларны алкышлыйк! Уңышлар сезгә!
Икътисадның реаль секторы таләпләренә җавап бирердәй мәгариф даирәсе булдыру максатында Татарстанда 41 ресурс үзәге төзелде. Монда белем алу өчен барлык шартлар булдырылды, яңа җиһазлар, шул исәптән Worldskills чемпионатыннан мирас булып калган җиһазлар да урнаштырылды.
Ресурс үзәкләре эшче кадрлар әзерләү белән генә чикләнмичә, һөнәри белем бирүне үстерүдә гаять зур роль уйнаучы учреждениеләргә әверелде.
Республиканың югары мәктәбе һәм фәнни оешмалары алдында икътисадның реаль секторы белән перспективалы үсеш юнәлешләре буенча тыгыз хезмәттәшлек алып баруны тәэмин итү кебек җитди бурыч тора. «Фән» илкүләм проекты кысаларында Казан федераль университетында ачылган «Планетадагы сыек углеводород чималын нәтиҗәле куллану» дөньякүләм фәнни үзәген мисалга китерү уңышлы булыр.
Хөрмәтле депутатлар!
Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту һәм аның иминлеген тәэмин итү нәтиҗәле икътисадка нигезләнә.
Бүгенге көндә нефть-газ-химия комплексында республика өчен стратегик әһәмияткә ия бик күп инвестиция проектлары тормышка ашырыла.
Быел «Татнефть» компаниясенең ТАНЕКО проектын гамәлгә ашыра башлавына 10 ел тула. Инвестицияләрнең гомуми күләме 424 млрд сумнан артып китте. Нәтиҗәдә, республикада чыгарыла торган нефтьнең яртысыннан артыгы үзебездә эшкәртелә. Әлеге проект буенча эш дәвам итә. Быел яңа производстволарга 55 млрд сум күләмендә инвестицияләр кертү планлаштырыла.
Республиканың нефть эшкәртү сәнәгатендә үз инжиниринг компетенциясе булдырылу – «ТАНЕКО» проектының әһәмиятле нәтиҗәсе.
Шуны да билгеләп үтәсем килә, икътисадның башка секторларына да үз компетенцияләрен үстерү зарур. Дөньяның һәм Россиянең полимерлар җитештерү базарларында конкурентлык көчәйгән шартларда «ТАИФ» компанияләр төркеменең яңа производстволарын ачуны һәм гамәлдәгеләрен яңартып коруны аз вакыт эчендә тәмамларга кирәк. Бу – «Түбән Кама нефтехим»да яңа ЭП-600 олефин комплексы, «Казан органик синтез»да полимерлар җитештерүне үстерү, шулай ук яңа генерация көчәнешләрен төзү проектлары.
Моннан тыш, «ТАИФ-НК»ның Калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрүне, көйләүне тәмамларга кирәк. Бу эш республикада нефть чималын эшкәртүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Икътисадны үстерү өчен республиканың машина төзү комплексында зур мөмкинлекләр бар. Бүгенге көндә биредә киң колачлы проектлар тормышка ашырыла. «КАМАЗ» автомобильләрнең К5 буынын базарга чыгарды, яңа Р6 двигателе серияле төстә җитештерә башлауга әзер, Казан авиация заводында Ту-160М эшләп чыгарыла башлады, Зеленодольскиның А.М. Горький исемендәге заводында «Чайка-СПГ» – Россиядә беренче буларак Зеленодольск проект-конструкторлык бюросында проектланган, сыекландырылган табигый газда эшләүче пассажир судносы файдалануга тапшырылды. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасы кысаларында Серго исемендәге, вертолет һәм оптика-механика заводлары яңартып корылачак.
Тулаем алганда, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында оборона-сәнәгать предприятиеләренә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, гражданнар өчен чыгарыла торган продукциянең перспективалы базарларын исәпкә алып, үз техник-технологик мөмкинлекләрен анализларга кирәк.
Дөнья күләмендә көнкүреш техникасы җитештерү буенча иң зур компания – югары технологияле «Хайер» компаниясе республикага инвестицияләр кертүен дәвам итә.
Икътисад үсеше нәтиҗәле өстәмә электр энергиясе чыганаклары булдыруны таләп итә.
Гомуми куәте 1,4 гигаваттлык 5 станцияне яңартып кору федераль программага кертелде. Алар арасында 850 мегаваттка исәпләнгән Зәй ГРЭСын яңартып кору буенча зур проект бар.
Чаллы җылылык-электр үзәгенә кагылышлы мәсьәлә һаман да әһәмиятен җуймый. Хөкүмәткә, «Татэнерго» белән берлектә, әлеге объектны федераль программага кертү мәсьәләсен карап тикшерүне йөклим.
«Челтәр компаниясе» электр челтәрләре хуҗалыгын яңартып кору максатында финанслау күләме 50 млрд сум тәшкил иткән киң колачлы инвестиция программасын тормышка ашыра башлады, ул 5 ел дәвам итәчәк.
Бизнеска ярдәм күрсәтү инфраструктурасы, шул исәптән 5 махсус социаль-икътисадый үсеш территориясе эшлеклелекне һәм инвестицияләр кертү өлкәсендәге активлыкны арттыруга көчле этәргеч бирә (аларның резидентлары тарафыннан бюджетка кертелгән акча ташламалар бәясеннән ике тапкырга артып китте инде). Алабуга махсус икътисадый зонасы илдәге шундый зоналар арасында хосусый инвестицияләр күләме, эш урыннары саны буенча беренче урында тора. Иннополис актив үсештә. Күптән түгел генә монда Росатом белән берлектә мәгълүматлар эшкәртү буенча Идел буендагы иң зур үзәкне төзү буенча 8 млрд сумлык проект тормышка ашырыла башлады. 2004 елда «КАМАЗ»ның буш торучы мәйданнарын файдалану проекты буларак үз эшчәнлеген башлап җибәргән «Мастер» Кама индустриаль паркы бүгенге көндә 1,4 млн кв. метр мәйданда урнашып, Европаның иң зур индустриаль паркларының берсенә әйләнде. Элеккеге сәнәгать зоналарын яңартуның уңышлы мисалы буларак «Химград» технопаркын күрсәтергә була, узган 5 елда аның резидентлары тарафыннан җитештерелгән продукция күләме ике тапкыр артты. Бу исә аңа 3 ел рәттән Россия индустриаль паркларының илкүләм рейтингында алдынгылыкны саклап калу мөмкинлеге бирде.
Кызганыч, инфраструктураларның барысы да бизнес өчен нәтиҗәле эшләми. Районнарда сәнәгать паркларындагы кайбер урыннар бөтенләй файдаланылмый, кайберләрендә анык идарә структурасы юк, резидентлар җәлеп итү буенча системалы эш алып барылмый, алар тиешле инфраструктура белән тәэмин ителмәгән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына, район башлыклары белән берлектә, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләүне һәм аларны тормышка ашыруны йөклим.
Безнең төп бурычыбыз – эшкуарлар өчен, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру.
Күпләр моны әлегә кадәр тулысынча аңлап бетерми.
Үз эшеңне башлап җибәрү, яңа производстволар ачу, эш урыннары булдыру – чын мәгънәсендә, олы хөрмәткә һәм дәүләт ярдәменә лаеклы зур хезмәт.
Әлеге максатларда республикада финанслар белән тәэмин итү, белем бирү, милек мәсьәләләренә кагылышлы, шулай ук базарларга юл ачу кебек ярдәм чараларының тулы бер комплексы гамәлгә ашырыла.
Аерым алганда, Татарстанда Россиянең иң зур компанияләре –«Вайлдберриз» һәм «Озон»ның яңа мәйданчыкларында республиканың ике меңнән артык товар сатучысы эшли.
Бездә шулай ук үзебезнең «Казан экспресс» дигән интернет-мәйданчыгыбыз уңышлы гына эшләп килә, бу елның ахырына ул 70 кә якын товар бирү пункты ачуны планлаштыра.
Республика маркетинг үзәге югары нәтиҗәләргә иреште. Аның мәйданчыгында 3 меңнән артык товар сатучы оешма 30 млрд сумнан артык керем алуга иреште.
Эшкуарларга маркетплейс инфраструктурасы мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга кирәк.
Икътисадның динамикалы үсеше күп очракта продукция җитештерүнең барлык циклларына бәйле процессларның цифрлы нигезгә корылу дәрәҗәсенә бәйле.
Сәнәгатьтә ясалма интеллект нигезендә цифрлы технологияләрне кулланышка кертү тиз арада иң уңышлы бизнес-карарлар кабул итәргә, җитештерү чыгымнарын киметергә, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм компаниянең базарда конкурентлыкка сәләтен арттырырга мөмкинлек бирә.
Шушы максатларда без ИТ-парк базасында Цифрлаштыру мөмкинлекләре үзәге, ягъни «киләчәк фабрикасы» төзергә планлаштырабыз. Әлеге үзәктә гамәли тәҗрибә алу республика компанияләренә 4.0 Индустриясе мөмкинлекләрен эзлекле һәм максатчан рәвештә үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Хөкүмәткә, тулаем алганда, цифрлы нигезгә күчүне тәэмин итү өчен төп тармакларны цифрлаштыруны иң югары дәрәҗәсенә җиткерү буенча карарлар эшләргә, бу тармакның һәрберсен цифрлаштыруның торышына, кадрларның әзерлегенә бәя бирергә кирәк.
Нәкъ менә әлеге мәсьәләләр эре һәм кече бизнес җитәкчеләренең аерым игътибар үзәгендә булырга тиешлеген кабат билгеләп үтәм.
Тагын шуңа да басым ясап әйтәсем килә, предприятиенең киләчәген кайгыртучы зирәк җитәкче, иң беренче чиратта, үзенең коллективы турында уйларга тиеш. Бу – кадрларның даими рәвештә яңа технологияләрне, дөнья күләмендә иң яхшы тәҗрибәләрне үзләштерүенә һәм, һичшиксез, аларның лаеклы хезмәт хакы алуына да кагыла.
Хөрмәтле депутатлар!
Экология мәсьәләләренә, аерым алганда, елга, күлләребезнең һәм сусаклагычларыбызның торышына кагылышлы мәсьәләгә аерым тукталып үтәсем килә.
Татарстан территориясенең 7 процентын сулыклар тәшкил итә. Шунысы куанычлы, республикада алардагы биологик төрлелекне саклау белән шөгыльләнүче компанияләр эшли башлады.
Иделдәге чөгә балыгы популяциясен торгызу буенча «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды.
Хөкүмәтебезгә, бу компания белән берлектә, федераль үзәк белән илебезнең барлык су объектларында әлеге проект мөмкинлекләрен файдалану мәсьәләсен карап тикшерү зарур.
Моннан тыш, предприятиеләр экологик иминлекне тәэмин итүне җитди контрольдә тотарга тиеш.
Бүгенге көндә республика предприятиеләрендә чистарту корылмаларының 80 процентка якыны норматив таләпләренә җавап бирми.
Хуҗалык субъектларының һәм тиешле хакимият органнарының әлеге мәсьәләне хәл итүдә катгый чаралар күрүен сорыйм.
Хөрмәтле депутатлар!
Республикада миллионга якын кеше авыл җирендә яши. Без авылларда тормышны яхшырту буенча, шул исәптән республика программалары кысаларында, зур эш алып барабыз.
Авыл – ул тормыш рәвеше, үзенчәлекле дөнья һәм көнкүреш. Биредә халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары һәм туган телебез кадерләп саклана.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгының икътисад өчен әһәмияте гаять зур.
2020 ел, тулаем алганда, тармак өчен бәрәкәтле булды. Республикада соңгы 12 ел белән чагыштырганда рекордлы уңыш – 5,4 млн тонна бөртекле ашлык җыеп алынды. Муниципаль берәмлекләр арасында Әтнә районы урып-җыюны беренчеләрдән булып тәмамлады.
Актаныш районыннан «Нур Баян исемендәге» предприятие, Азнакайның «Азнакай» һәм Буа районының «Авангард» компанияләре республикада иң яхшы хуҗалыклар дип танылды. Шулай ук Зәй районыннан иң яхшы комбайнчы Илдус Фәтхуллинны һәм Әлки районының «Хузангай» компаниясеннән иң яхшы механизатор Илгиз Гыйниятовны аерып атыйсым килә.
Бу хуҗалыклар җитәкчеләре һәм кыр батырлары бүген әлеге залда утыра. Кадерле дуслар! Сезгә һәм барлык авыл хезмәтчәннәренә катлаулы һәм игелекле эшегез өчен олы ихтирамымны белдерәм. Бик зур рәхмәт! Сезгә күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим.
Агросәнәгать комплексы өлкәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам иттерергә кирәк.
Бу эштә уңай мисаллар да бар. Булачак уңышны формалаштыру процессына идарә итүне цифрлы нигезгә кору Минзәлә районының «Калморза» компаниясенә 3 ел эчендә 1 гектардан алынган акчалата керемне 3,5 тапкырга арттыру мөмкинлеге бирде. Техниканы яңарту нәтиҗәсендә бүгенге көндә «Агросила» һәм «Август» хуҗалыкларын электр энергиясе белән тәэмин итү дәрәҗәсе Европа авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән тигезләште. Кукмара районының «Монокорм» кооперативында яхшы сыйфатлы, баланслы терлек азыгын куллану шәхси хуҗалыкларда һәр сыердан тәүлеклек сөт саву күләмен 10 литрга арттыру мөмкинлеге бирде. Шулай итеп, сөт җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеге 1,5 тапкырга артты һәм авыл хезмәтчәннәренең терлек азыгы әзерләү эше җиңеләйде.
Һичшиксез, яңартып кору, яңа технологияләрне кулланышка кертү, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү процессларына идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру хезмәт җитештерүчәнлеге үсүгә китерә, шулай ук хезмәт шартларын яхшыртуга, эш хакын арттыруга һәм, иң мөһиме, әлеге тармакка яшьләрнең килүенә этәргеч бирә.
Әйтик, Әтнә районының «Тукай» хуҗалыгының югары технологияле комплексында хезмәткәрләрнең 70% ы – лаеклы хезмәт хакы алып эшләүче яшьләр.
Мондый мисаллар безнең мөмкинлекләребез зур булуын раслый. Һәм безгә алардан файдаланырга кирәк.
Соңгы елларда республикада крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм шәхси хуҗалыкларга булышлык күрсәтүнең тулы бер системасы эшләнде.
Без авылларда үз көчләре белән эш башлап җибәргән фермерларыбыз белән горурланабыз. Минзәлә районыннан Нәсим Дәүләтов, Кукмарадан Лена Галиева, Түбән Кама районыннан Артем Морозов, Әлмәттән Светлана Заикина һәм Биектау районыннан Минсинә Латыйпованы аерып билгеләп үтәсем килә.
Кадерле фермерлар! Хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт. Исәнлек-саулык һәм зур уңышлар телим!
Тулаем алганда, бүген без фермерлык хәрәкәтенә нигез салу этабын уздык дип әйтергә мөмкин. Аны киләчәктә тагын да үстерү – киләсе унъеллыкка бурычыбыз булып тора. Һәрбер фермерлык хуҗалыгы авылның һәм кешеләрнең ышанычлы таянычы булырга тиеш.
Үз чиратында, хакимият органнары фермерларның барлык башлангычларына һәръяклап булышлык күрсәтергә тиеш. Әлеге юнәлештә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин һәм Марат Готыф улы Әхмәтов җитәкчелегендә алып барылган эш иң күркәм мисал булып тора. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әлеге уртак эше дәвамлы булыр, дип ышанам. Рәхмәт сезгә!
Безнең товар җитештерүчеләргә сәүдә челтәрләре белән эшләүне активлаштырырга кирәк. Бу уңайдан, «Азбука сыра» компаниясен аерым билгеләп үтәм, аның товарларының 80% федераль сәүдә челтәрләренә чыгарыла. Шуның нәтиҗәсендә бу компаниянең продукциясе бөтен Россия күләмендә сатыла.
Хәзерге вакытта дөньяда хәләл продукция куллану үсә бара. Бу юнәлештә эшләү экспорт күләмен арттыру мөмкинлеге бирә.
Мәсәлән, «Агросила» холдингы соңгы 15 елда әлеге өлкәдә актив эшли һәм алдынгы позицияләрне били. Шул юнәлешне үстерү нәтиҗәсендә компания быел хәләл продукция экспортын икеләтә арттырды. Башка компанияләргә дә бу эшкә кушылырга кирәк.
Тулаем алганда, агросәнәгать комплексында югарыда санап кителгән резервлар белән беррәттән, авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә чыгаруны ике тапкыр арттырырга, терлекчелек һәм үсемлекчелектә селекция эшен яхшыртырга һәм ветеринария иминлеген тәэмин итү буенча барлык чараларны күрергә кирәк.
Агросәнәгать комплексын тагын да нәтиҗәлерәк эшләүче һәм конкурентлыкка сәләтле тармак буларак үстерү – безнең уртак бурычыбыз.
Хөрмәтле депутатлар!
Икътисадтагы уңышлар транспорт инфраструктурасының үсеше белән тыгыз бәйләнгән.
М-7 автомобиль юлының Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап, Кама күпере аша уза торган участогын, шулай ук Казан шәһәренең көньягыннан Идел күпере аша салыначак югары тизлектәге М-12 трассасын, «Шәле-Баулы» автомобиль магистрален, Зур Казан боҗрасының икенче чиратын һәм метрополитенның икенче линиясен төзү эшен тәмамлау әлеге юнәлештә башкарылачак стратегик проектлар булып тора.
Болар белән беррәттән транспорт инфраструктурасы объектларын төзекләндерү, торак пунктларыбызны асфальт юлларга тоташтыру, фермерлык хуҗалыкларына керү юллары салу эшен дәвам иттерәчәкбез.
Әлеге барлык проектлар, иң беренче чиратта, гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сүземне тәмамлап, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар шагыйре Нәби Дәүлинең шигыреннән бер өзек укып китәсем килә.
Беркөн барсам — тагын яңа шәһәр,
Тагын барсам — яңа бистәләр.
Мин ышанам хәзер: «Кояшны да
Җир астыннан таптык!» — дисәләр.
Сугыштан соңгы елларда ук язылган булуына да карамастан, әлеге сүзләр бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмый.
Безнең республикабыз елдан-ел үсештә, ул үзгәрә, матурлана һәм без максатларыбызны кыю төстә гамәлгә ашыра киләбез. Киләчәктә безне тагын да зуррак проектлар һәм ачышлар көтә дип ышанам. Чөнки Татарстан – мөмкинлекләр республикасы, биредә һәркем үзенең уй-ниятләрен тормышка ашыра ала.
Иң мөһиме, без бергә! Димәк, без барысын да булдырабыз!
Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!