Илнур Миргалиев: «XXI гасырда татар авылларына кабилә тагу акылга сыймый» | intertat.tatar

Илнур Миргалиев: «XXI гасырда татар авылларына кабилә тагу акылга сыймый»

Башкортстандагы татар районнарында яңа стелалар урнаштырыла башлаган. Анда бу районнарда нинди башкорт кабиләләре яшәгәнлеге языла. Тарихчы Илнур Миргалиев моны халыкның хокукларын бозу һәм милли үзаңны бетерү дип атады.

Татарлар яшәгән районнардагы стелаларны алыштыруны элеккеләренең искерүе белән аңлаталар. Имеш, бөтен стелалар да кинәт тузып киткән, шуңа күрә «кабиләле»ләрен куярга кирәк икән… Һәм билгеле инде, бу «халык соравы буенча» эшләнә, имеш.

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев әйтүенчә, бу мәсьәләне ике арада ачыктан-ачык тикшерергә кирәк.

Якташлардан фотолар килә башлады, — дип сөйләде Илнур Миргалиев. — Татар районнарында кабиләләр исемнәре язылган стелалар куелган. Башта көлештек — нинди кабилә инде?

Мин башка районнар буенча да әйтә алам, аларда да шундый ук вәзгыять. Әмма мин туып үскән Кушнаренко районы — чын татар районы. Анда бер удмурт, берничә старовер урыс авылы бар. Калганнары барысы да татар авыллары. Бер-ике типтәр татары авылы, калганнары мишәр татарлары.

Шәҗәрәне дә беләм, тарихны да беләм. Ничек анда килеп утырганыбызны да беләбез. Безгә кадәр башкорт кабиләләре яшәгәне турында ишеткән дә, белгән дә юк. Тарихчы буларак та белмим аларны. Элекке волость исемнәреннән кабилә исемнәре уйлап чыгарып, аны безгә тагарга тырышу бу инде 21 гасырга да, хокукый кануннарга да сыймый. Бу хакта ачыктан-ачык сөйләшергә, бу оятсызлыкны туктатырга кирәк.

Әйдәгез, Кушнарен районында кабилә бар дигән кешеләрне Кушнаренкога алып килеп үзем йөртәм. Бөтен татар авылларына кереп чыгабыз. Без шундый кабиләдән дигән кешеләрне күрсәтсеннәр әле. Ниндидер сатып алынган завклуб, колхоз председательләре түгел, халыкка керәбез, берәрсе үзенең берәр кабиләдән икәнен әйтер микән?

Бу инде чыгырдан чыкканлык. Башта безне башкорт дип яздырды Шакиров, ул мәктәпләргә тимәде. Аннары Рәхимов мәктәпләрне бетерде. Хәзер үзаңга тотындылар, кабиләләр уйлап чыгаралар. Моннан соң тагын нәрсә булыр икән?

Без бит Россиядә яшибез. Хокук дигэн төшенчә дә бар бит әле. Әллә кануннар безнең илдә эшләми башладымы?

Ике тугандаш халыкның арасын бозучы көчләр бик актив эшли, социаль челтәрләрдә татарга пычрак атулар, яла ягулар тулган , Википедияләрдә әллә никадәр кеше татар авылларын башкорт авыллары дип язып ята. Хәзер менә кабиләләр уйлап табыла. Тагын ниләр эшләргә телисез? Кая кадәрле бармакчы буласыз? Шаккаткыч хәл.

Моны җаваплы кешеләр эшли икән, димәк бу хокукый яссылыкта сөйләшенергә тиеш. Татарстан да бу сорауны куярга тиеш. Әйдәгез, ике комиссия төзелсен. Ничек безгә кабилә тагыла ала? Мин әле Казанда яшәп тә ачуым килә, ә анда яшәгән кешеләрне нинди хәлдә тотасыз? Аларны Башкортстанда яшәүче гражданнар итеп кабул итәсезме сез? Аларның милләтенә тияргә ни хакыгыз бар? Ни өчен татарга башка үзаң тагу сәясәте бара?

Моны берничә кеше уйлап чыгарган әйбер дип уйлаудан туктарга кирәк. Димәк, бу мәсьәләне ике арада ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк. Мәктәпләр ябылуы, үзаңны бетерү, мишәр, типтәр, керәшен оешмалары төзү эшчәнлеге барганы турында югары дәрәҗәдә сүз алып барырга кирәк.

Безнең якташлар күп итеп фотолар җибәрә, ачуланалар, сөйлиләр.

Билгеле, Башкортстандагы татарлар да моны күтәреп сөйләргә тиеш. Аларга да актив булырга кирәк. Салым түлиләр, шунда яшиләр, тулысынча хокуклары бар. Башкортстан да, Татарстан да, иҗтимагый оешмалар да  сорау бирергә тиеш.