Дамир Исхаков: «Башкортларның хәзерге кебек сәяси юлы аларның үзләренә отышлы түгел» | intertat.tatar

Дамир Исхаков: «Башкортларның хәзерге кебек сәяси юлы аларның үзләренә отышлы түгел»

Күренекле галим, тарихчы Дамир Исхаков белән сайлаулар, җанисәп һәм милли мәктәпләр турында сөйләштек.

«Жириновский йончыган, тиздән партиядән китәр»

Дамир абый, сез Россия Думасына сайлауда катнаштыгыз, «Россия азатлык һәм гаделлек партиясе”ндә идегез. Владимир Жириновский белән дебатларыгызны бөтен кеше исе китеп карады. Аның белән моңарчы таныш идегезме?

Жириновскийны сәясәтче буларак күптән беләм. Төркиядәге конференциядә очрашкан да булды, күрше өстәлләрдә утырып, бер-беребезне күргән идек. Болай якын аралашкан шәхес түгел. Әмма Жириновскийның эшчәнлегенә бәя биргәнем бар. Мәсәлән, ул: «Татарларны Монголиягә сөрергә кирәк» — дигән сүзләрен әйткәч, мин үз вакытында аңа «Звезда Поволжья» газетасында җавап биргән идем.

«Монголиягә җибәрү» дигән сүз татар дөньясында бераз тискәре төсмер алган. Бервакыт галим Әбрар Кәлимуллин да: «Менә, Дамир Исхаков татарларны Монголиягә җибәрергә уйлый икән», — дип язып чыкты. Мин Монголиягә хөкүмәт делегациясендә фәнни элемтәләр урнаштырырга барган идем. Анда татар-монгол дуслык җәмгыяте бар иде. Монголларның беренче космонавты — аның беренче рәисе иде. Алар безне җыеп сөйләшкәч, көлеп кенә: «Эшләрегез начар булса безгә килерсез, бездә җир күп, халык бик әз», — дип сөйләделәр. Мин шуны кайтып әйткәч, Әбрар Кәлимуллин шулай дип язып чыкты.

Ә Жириновский безгә заманында бик тискәре сүзләр әйтте, аңа шуның өчен җавап бирдек. «Татарларны Монголиягә җибәрергә кирәк, анда сифилис белән авыручылар арасында ятсыннар», — дигән сүзләр дә ычкындырды ул.

Нигә дебат вакытында нәкъ шушы сүзләрне исенә төшерергә булдыгыз?

Минем чыгыш кыска иде. Безнең партиягә өч минутлык ике чыгыш рөхсәт ителде. Партиябез лидеры Максим Шевченко миңа шундый киңәш бирде, икенче өлешен татарча сөйлә, диде. Мин яхшы моментны уйлап куйдым. Төрек теле белән атылып чыгып, Жириновский үзе дә «подставился» (Жириновский татарча чыгыш ясыйм дип, төрекчә сөйләгән иде — авт.). Бу очракта ике куянны берьюлы аттым дияргә мөмкин.

Бик уңышлы килеп чыкты ул сезнең. Жириновский нинди фикер калдырды?

Күренеп кара, кеше йончыган, арыган. 30 ел буе халыкны алдап йөреп кара! Ул бик авыр эш бит. Кешенең сәламәтлеге ничек кенә нык булса да, психикага бәрә торган әйбер. Ул сөйләгәннәренең 90 процентына үзе дә ышанмыйдыр дип уйлыйм. Әле сөйләгәннәре өчен җәмгыять, Аллаһы Тәгалә каршында җавап та бирәсе бар. Ул хәзер шуны да аңлый инде. Үзен егетләрчә тотарга тырышып караса да, күренеп тора — шәлперәйгән карт.

30 ел буе халыкны алдап йөреп кара! Ул бик авыр эш бит. Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы

Партия башлыгында озак торыр микән?

Мин аны сәяси партия башлыгыннан китәргә җыена дип уйлыйм, бәлки кушканнардыр. Тиздән, сайлаулардан соң булыр бу хәл.

«Мәгариф министры шулай хәл итте дип кенә утырмыйк»

Үзегез сәяси карьераны дәвам итәргә уйлыйсызмы?

Мин шушы партия эчендә милли мәгариф һәм федерализм өчен җавап бирергә тиеш булам. Беренче чиратта, милли мәгариф белән шөгыльләнермен дип торам. Бу өлкәдә бик четерекле мәсьәләләр бар.

Санап китегез әле шуларны.

Милли мәгарифне бетерү — ахмаклык һәм уйланылмаган нәрсә дип саныйм. Хәзер татар әдәбиятын 9 класска кадәр генә укыталар. Бу Мәгариф министрлыгының аерым боерыгы буенча гына эшләнә торган эш, закон нигезендә түгел, ФГОС шулай корылган. Ләкин үзең уйлап кара, татар әдәбиятын 9 класска кадәр генә укыйсың икән, 11дән соң укытучылыкка бу юнәлеш буенча китә алмыйсың дигән сүз. Чөнки бу фән буенча урта белемең юк. Моны кертүчеләр татар мәктәбе алга таба булмаячак, бетерергә кирәк дип уйлаган булганнар. Бу әйберне бетерергә кирәк.

Аннан, бердәм дәүләт имтиханын ни өчен рус телендә генә бирәбез? Әле татар мәктәпләре бар бит, алар рус мәктәпләре белән бер дәрәҗәдә конкуренциядә булырга тиеш. Үзем дә татар мәктәбен тәмамладым. Татар мәктәбен бетергән кеше русчаны ике ел эчендә тулысынча куып тота. БДИны милли телләрдә тапшырырга кирәк. Татарстанда БДИга гомумән каршы кешеләр күп. Мин бу имтиханны сакларга кирәк дим, әмма шундый үзгәрешләр кертеп. Моның өчен үзебезгә дә тырышырга кирәк, мәгариф министры шулай хәл итте дип кенә кул селтәп утырмаска.

Өченчесе — ни өчен мәктәпләрдә милли тарихны төшереп калдырдылар? Безнең һәр сыйныф өчен дәреслекләребез бар бит. Хәзер милли тарих юк дәрәҗәсендә, аны Россия тарихы кысаларында гына өйрәнергә тиеш булып чыгабыз. Әмма ул очракта Россия тарихы руслар тарихыннан — викинг, славяннардан башлана, аларның безгә күзе төшкәч кенә без килеп чыгабыз. Без аңарчы булмаганмыни? Нишләп без үз тарихыбызны шулай өйрәнергә тиеш? Безнең бабалар алардан күпкә иртәрәк оешкан, дәүләтләр тоткан булган. Мәктәпләрдә милли тарих булырга тиеш, аның санын килештерергә мөмкин дип уйлыйм.

Казанны алу, Куликово бәрелеше буенча бәхәсләр чыкты. Татарның бу тарихка үз карашы булырга мөмкин, ике якныкын да күрсәтергә кирәк. Мин 1993 елда Американың Мэдисон шәһәрендә булганда шундый хәл күрдем. Ак тәнлеләр Колумбның Американы ачуын бәйрәм итәләр иде. Ә индеецлар моны фаҗигаләре башланган көн дип саныйлар, шушы митингта аларга каршы чыгыш ясадылар. Америка — демократик җәмгыять булгач, анда ике караш та ярый. Без дә балаларга бу шулай булган дип аңлатырга тиеш. Өстән төшергән әйбергә генә күнекмәсеннәр, үзләре уйларга өйрәнсеннәр.

Монда укытучыларның да гаебе бармы?

Укытучыларның гаебе юк. Безнең тарих дәүләт тарафыннан алып барган сәясәт нигезендә төшеп калды. Кайбер нәрсәләрне төбәкне өйрәнү дәресе буларак та укытырга мөмкин. Үзем университетны тәмамлагач, өч ел мәктәптә эшләдем. Анда без краеведение буенча укый идек, хәзер аның дәреслекләре дә юк.

Хәзер мәктәпкә балаларны да дөрес алмыйлар бит. Яшәү урыны буенча кабул иткәнгә, төрле милләтләрнең эләгү хокукы бар. Шуңа күрә чиста татар мәктәпләре ясап бетереп булмый. Мәсәлән, 15нче татар гимназиясе күз алдымда әкренләп күп милләтле мәктәпкә әйләнде. Закон нигезендә син барысын да кабул итәргә тиеш, берни эшләп булмый.

Полилингваль «Адымнар» мәктәбен дә татар балаларын тәрбияләр дип өмет иткән идек. Нәтиҗәдә, ул да гламур әниләр мәктәбенә әйләнеп бара…

«Адымнар» дигән проект башлангач та, пессимистик карашымны белдердем. Аның шулай булачагы билгеле иде. Закон нигезендә, ул мәктәпкә якын яшәүчеләрнең барысының да балаларын бирергә хаклары бар. Берничек тә татар укучыларын гына аерып җыя алмыйсың. Аның эчендә бөтенесе дә тигез дәрәҗәдә барсын өчен ничек телләрне көйләргә? Бу бик зур проблема. Ул фәнни яктан да бик эшләнгән дип әйтә алмыйм. Балаларга өч телне ныклап өйрәнү авыр. Минем улым татар-төрек лицеенда укыды, татар, төрек, инглиз телен шулай бертигез өйрәнделәр. Андый вакытта түзәсең инде, балаларның башы яшьтән үк сыйдыра. Ләкин тел өйрәтү балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш, мәктәпкә баланы әзерлекле итеп җибәрергә кирәк.

«Сан ягыннан күбрәк булсак, күпне таләп итә алачакбыз»

Октябрьдә халык санын алачаклар. Сезнеңчә, җанисәпкә әзерлек Татарстанда ни дәрәҗәдә алып барыла?

Минем «дус» Валерий Тишков: «Җанисәп — ул дәүләт өчен», — ди. Без җанисәпкә үз мәнфәгатьләребезне салабыз, шуны аңларга кирәк. Безнең сан нинди булуга карап, безгә тиеш булган әйберләрне бүлеп бирәчәкләр. Дәреслекләр чыгару, мәктәпләр төзү, театрлар һәм башкалар. Әгәр саныбыз әзрәк икән, сумма азрак килеп чыга. Россия күләмендәге бюджет чиксез түгел. Татарның сан ягыннан күп булуы безгә файдалы, без күбрәк таләп итә алачакбыз. Әлегә без Россиядә сан ягыннан икенче урында булып торабыз. «Без монда күп һәм көчле, чөнки биредә элек-электән руслар белән мөнәсәбәттә булганбыз, үзебезнең тарихы урыныбыз бар», — дип тә әйтә алабыз. Ул безнең статусны күтәрә торган әйбер. Шуңа күрә җанисәп вакытында һәр кеше нык итеп уйларга тиеш. Минемчә, катнаш никахта булган кешеләр дә татар булып язылырга, шул якка каерырга тиеш.

Аннан, җанисәптә туган тел турында да сорау бар. Кеше русча гына сөйләшсәм, туган телем — рус теле дип уйлый. Русча сөйләшә торган бер миллион татар бар. Ләкин туган тел — ул синең телең генә түгел, ул милләтеңнең теле! Ул — әллә ничә йөз ел дәвамында формалашкан милли тел. Әгәр син аны бүген яхшы белмисең икән, алга таба өйрәнергә була. Яһүдләр үз телләрен онытып бетергәннәр иде, кире өйрәнделәр бит. Ивритны торгыздылар да өйрәнделәр. Бүген белмәсәң, иртәгә белерсең. Без дә шуларны уйлап, туган телем — татар теле дип яздырырга тиеш. Шуның белән милләт теленә терәк күрсәтәсең.

Җанисәп нәтиҗәсе нинди булыр, фаразларыгыз бармы?

Татарлар саны бик артмас, бәлки бераз кимер. Алдагы җанисәптә саныбыз 5,3 миллион иде. Хәзер читтән миграция юк диярлек, туучылар аз, коронавирус аркасында үлемнәр күбәйде. 2005 ел белән чагыштырганда, 2010да 200 меңгә кимедек, ул Башкортстан эчендә калган татарлар иде. Аларның максаты — бу юлы тагын шул хәлләрне кабатлау.

«Башкортларның саннары мактанырлык түгел»

Башкорт сәясәтчеләре җанисәп вакытында ни өчен шулкадәр агрессив икән?

Аларда демографик яктан тискәре тенденция бара, хәлләре безгә караганда начаррак. Башкортстан эчендәге саннары мактанырлык түгел. Башкорт телле башкортлар 15 проценттан артмыйдыр. Алар язганча 24 процент исә татар телле башкортларны кушсаң гына килеп чыга. Бу әйбер аларны борчый, саннары кечкенә бит. «Бу чыннан да башкорт халкы республикасымы соң?» — дигән сорау туа. Анда чынлыкта татарларның саны күбрәк.

Моннан тыш, чын башкортлар яши торган көнчыгыш районнарыннан зур миграция бара. Анда эшсезлек көчле һәм шуңа күрә чит төбәкләргә — Чиләбегә, Магнитогорскига эшкә китәләр, күченәләр. Безнең якларга да укырга күп килә башладылар. Алар укыган, яшәгән җирләрендә дә язылырга мөмкиннәр. Шуңа күрә Башкортстанның сәясәт белгечләре көнбатыштагы татар телле төркемнәрне башкорт итеп теркәргә булдылар һәм бик каты сугыш ачтылар.

Алар сезне бик каты яратмыйлар, имеш…

Без тарихчы Илнар Гарифуллин белән аларның койрыкларын кисә бардык, андый вакытта яратмыйлар инде. Фәнни яктан үз сүзебезне расладык, аларның фәнни позициясен җимердек. Хәзер аларның пропагандалау ысулы гына калды. Төрле пропаганда юллары белән башкортлар санын күбәйтергә тырышалар.

Башкортстанны кабиләләргә бүлеп чыктылар, болай эшләү дөресме?

Алар әйткән 40ка якын кабиләнең 80 проценты — татар кабиләсе. Алар Алтын Урда чорында да булганнар, казахларда да, нугайларда да бар. Шуңа күрә башкортларныкы дип кенә әйтеп булмый. Без дәүләт тоткан алдынгырак халык булгач, кабиләләр юкка чыкканнар. Башкортлар шушы юл белән Башкортстанда яшәгән бөтен халыкны берләштерергә уйлыйлар. Башкортстанның көнбатышында элек-электән күп катнаш никахлар булган, хәзер дә 40 проценттан ким түгел. Шуңа күрә анда кемнең кем икәнен белә алмыйсың. Берүк гаиләдә берсе татар, берсе башкорт… Кайберсе вузга керү җайлырак булыр дип, башкорт дип язылып куйган.

Аларда болай да руслашу тизрәк барган кебек. Ни өчен шулай икән?

Бар андый күренеш. Аларның саннары әзрәк, беренчедән. Моннан тыш, башкортлар нәтиҗәле мәктәп системасы булдыра алмадылар. Безнең мәктәп системасы нәтиҗәлерәк иде. Башкортлар күпләп шәһәрләргә күчә башлагач, руслашу процессы көчәйде. Алар күпчелек авылда яшиләр иде, соңгы 30 елда гына ныклап шәһәргә күчәргә тотындылар.

Акыллы башкортлар бар, Башкортстан ИЯЛИенда урынбасар булып эшләүче Тимур Мохтаров: «Татар белән сугышып ятсак, үзебезнең мәгариф системасын төзи алмыйбыз, артта калабыз, бетүгә юнәләбез», — дип язып чыкты. Шуңа күрә безнең ике арадагы сугышта академик галимнәр бик катнашмады. Бер төркем сәясәт белгечләре генә катнашты, аларның бөтенесен дә беләбез. Аларның идеологиясе — башкортлаштыру. Республика Башлыклары да шундый юнәлештә тора дип уйлыйм, бөтенесе бергә хәрәкәт итәләр.

Әмма мондый юлдан бару башкортлар өчен отышлы түгел. Шушы ситуациядә әз генә нәрсәдер оталар. Уйлап кара, демократия булса, нормаль сайлаулар үтсә, кем үтеп керә аннан парламентка? Татарлар 30 проценттан да ким түгел. Руслар, татарлар кушылса, башкортлар әз генә калып, властьны бөтенләй югалтырга мөмкиннәр бит. Алар киләчәк турында уйламыйлар, дөнья гел бүгенге кебек булыр дип саныйлар. Дөнья гел бүгенге кебек булмаячак. Россиягә демократия иртәме-соңмы киләчәк. Шул вакытта үзебезнең мәнфәгатьне өскә күтәртү турында хәзердән үк уйларга кирәк.