Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путинның туры элемтәсе: хезмәт хакы һәм пенсия арта, балаларга 5 мең сум бирәләр

Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән традицион зур матбугат конференциясе уздырды. «Интертат» туры элемтә вакытында яңгыраган төп темаларны барлады.

news_top_970_100
Путинның туры элемтәсе: хезмәт хакы һәм пенсия арта, балаларга 5 мең сум бирәләр
kremlin.ru

Россия Президенты катнашындагы үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясенә илнең барлык төбәкләреннән йөзләгән мең сорау килгән. Владимир Путин чара башланыр алдыннан шулай дип белдерде. Моннан алдагы елларда шундый күренеш күзәтелгән: хакимият вәкилләре, хәтта эфирда укырга өлгермәсәләр дә, Президентка юлланган хатларда күтәрелгән темаларга тиешле реакция белдергән.

Хезмәт хакы 1,5 процентка арта

«Россиялеләрнең хезмәт хакы ел ахырына кадәр 1,5 процентка артачак. Шунысы кызганыч, халыкның реаль керемнәре кимүгә таба бара», — дип белдерде Владимир Путин.

Президент сүзләренчә, реаль керемнәрнең кимүе 3 процентка якын тәшкил итәчәк. Бу шәхси эшкуарларның керемнәре азаю, пандемиянең тискәре нәтиҗәләре һәм башка сәбәпләр белән бәйле.

Россиядә киләсе елда пенсияләрне 6,3 процентка индексацияләргә планлаштыралар, бу илдәге инфляциядән якынча ике процент пунктына югарырак булачак.

«Киләсе елга инфляциядән югарырак индексация каралган. Инфляция 4 процент тирәсе булыр дип көтелә, бәлки 4,1 процент булыр. Пенсияләрне индексацияләү 6,3 процентка каралган. Без моны булдыру өчен барысын да эшләячәкбез», — диде Путин.

Президент эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турында да уйларга вәгъдә бирде.

«Бүгенге шартларда, бигрәк тә коронавирус белән бәйле вазгыять, керемнәр кимү турында сүз барганда, индексация бик мөһим. Биредә пенсионерлар өчен ахыргы нәтиҗәне билгеләгәндә пенсия белән тәэмин итүнең кайбер компонентларын исәпкә алып бетермәүнең билгеле бер нечкә элементлары бар — менә шуны төгәл ачыкларга кирәк», — дип искәртте ил Президенты.

Президент эшләүче пенсионерларга пенсияне индексацияләү өчен илнең бюджет тәэмин ителешен төп шарт дип саный.

Ярлылар арта

2020 елда хәерчелек чигендә яшәүче россиялеләрнең саны 13,5 процентка җиткән, хөкүмәт ун елда бу күрсәткечне яртылаш киметергә тели.

«План түбәндәгедән гыйбарәт: 2030 елга керемнәре яшәү минимумыннан да кимрәк булган гражданнарны 6,5 процентка кадәр киметү. Бүгенге көндә ул 13,5 процент тәшкил итә», — дип белдерде Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу рекордлы күрсәткеч түгел. 2000 елда Россия гражданнарының 29 проценты фәкыйрьлек чигендә көн иткән. 2017 елга әлеге күрсәткечне 12,3 процентка кадәр киметүгә ирешкәннәр. Пандемия чорында ул янә 13,5 процентка җиткән.

Балаларга Яңа ел бүләге — бишәр мең сум

Россиядә җиде яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә бишәр мең сум акча түләячәкләр.

«Без балаларыбызга зур булмаган, тыйнак кына бүләк ясарбыз дип килештек. Җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бишәр мең сум түлибез. Җиде яшькә кадәрге баласы булган гаиләдә һәр балага», — диде Путин.

«Бәйрәм [Яңа ел] гадәти түгел, киләчәккә өметләр белән бәйле, шул ук вакытта бүгенге кыенлыклар белән дә», — дип искәртте Президент.

Россия коронавируска каршы нәтиҗәле көрәшә

«Мондый масштабларга дөньяда бер генә сәламәтлек саклау системасы да әзер түгел иде. Әмма безнең илдә эшнең ничек оештырылу мисаллары бар. Дөньяда барган вазгыять белән чагыштырганда, әлбәттә, безнең система нәтиҗәлерәк булды», — диде Путин.

Дарулар җитешмәү һәм башка проблемалар булуга карамастан, Россия медицина тармагы вакытында мобилизацияләнә алды.

«Пандемия башланганда кытай дусларыбыздан анда шундый ук проблема барлыгы турында беренче сигналлар килгәч, без чикләргә игътибарны юнәлттек һәм актив әзерлекне башлау өчен вакыт оттык», — диде дәүләт башлыгы.

Президент волонтерлар һәм медицина хезмәткәрләре эшен бәяләде һәм аларга тагын бер кат рәхмәт белдерде.

Путин прививка ясатачак

Владимир Путин коронавирустан илебездә җитештерелгән препарат белән прививка ясатырга вәгъдә бирде. Бу хәл табиблардан тиешле рөхсәт алынганнан соң булачак.

«Минем кебекләргә вакциналар килеп җитмәде әле. Әлегә мин бу вакцинаны үземә ясатмадым. Әмма мин моны, һичшиксез, эшләячәкмен», — дип искәртте дәүләт башлыгы.

«Пандемияне җиңү юлларының берсе — бу массакүләм вакцинация. Нәкъ менә ул илкүләм иммунитет булдырырга тиеш», — дип йомгаклады Путин. 

Онлайн белемнең плюслары һәм минуслары

«Әлбәттә, онлайн-формат студент, укучылар һәм укытучы арасында турыдан-туры элемтәне беркайчан да алыштыра алмый. Шуңа да карамастан, мәктәптә дә, югары мәктәптә дә онлайн белем бирү системасы кулланылачак, үсәчәк» — дип искәртте Путин.

Президент онлайн белем бирү өстенлеге итеп, укучыларга дөньякүләм фән эшлеклеләре һәм югары класслы белгечләрдән белем алу мөмкинлеге булуын әйтте. Әмма иң яхшы нәтиҗәне дистанцион белем бирү белән класста укытуны бергә оештыру тәэмин итә.

«Һәрвакытта да югары класслы белгеч күп урыннарда, уку йортларында яки, гомумән, беркайда да катнаша алмый, ул үзенең тикшеренү эше белән мәшгуль. Ә онлайн системада бу мөмкин. Һәм моны кулланырга кирәк», — дип өстәде Президент.

Россия Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга тели

«Гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләр тулаем Россия өчен дә традициягә әверелгән. Безнең алар белән гасырлар буена дәвам итә торган тотрыклы, күптәнге элемтәләребез бар. Бүген аларны киңәйтү тенденциясе бара. Хәзер хезмәттәшлекнең күләме һәм географиясе киңәйде. Без киләчәктә дә бу мөнәсәбәтләрне үстерәчәкбез», — диде Путин.

Чикләр кайчан ачылачак?

Коронавирус пандемиясе белән бәйле вазгыять җайлануга ук, Россия чикләре ачылачак.

«Табиблар рөхсәт бирүгә, чикләр ачылачак. Гомумән алганда, Россия гражданнары дәүләт ярдәмен алып, эчке туризм мөмкинлекләреннән файдалансын иде», - диде Путин.

Бүген илдә авиация белән кеше ташу иң зур зыян күргән тармакларның берсе булып тора.

«Бу җәһәттән безнең илгә килергә һәм компанияләргә чит илгә очарга мөмкинлек бирү мөһим. Мөмкинлек булу белән үк без моны эшләрбез», - диде дәүләт башлыгы.

Гаилә бәхете

Гаилә бәхетенең төп сере — мәхәббәт.

«Гаилә бәхетенең сере — мәхәббәт, бу турыда бөтен кеше белә. Ул гаилә мөнәсәбәтләрендә дә, халыклар арасында мөнәсәбәтләрдә дә нигез булырга тиеш», — диде Владимир Путин.


Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат конференциясе быел 4 сәгать 35 минут дәвам итте. Чагыштыру өчен: журналистлар белән узган елгы очрашу 4 сәгать 19 минут барган иде.

2004 елдан башлап дәүләт башлыгының массакүләм матбугат вәкилләре белән аралашуы ел саен өч сәгатьтән артык дәвам итте.

2008 елдагы матбугат конференциясе дәвамлылыгы буенча рекордлы булды, ул 4 сәгать 40 минут барды. Барысы арасында иң кыскасы 2001 елда булды. Журналистлар белән мондый форматтагы беренче очрашу сәгать ярымга якын дәвам иткән иде.

Катнашкан журналистлар саны буенча узган елгы матбугат конференциясе рекордлы булды: анда массакүләм мәгълүмат чараларыннан 1895 вәкил аккредитация узды.

2020 елда пандемия шартларында 774 журналист аккредитация алган, бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга кимрәк. Катлаулы санэпидемиология вазгыяте аркасында, катнашучыларны аерып урнаштырдылар: чит ил һәм Россия федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, гадәттәгечә, Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә, ә төбәк хәбәрчеләре — федераль округлардагы мәйданчыкларда эшләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100