Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан Президенты Дәүләт Думасына сайлаулар уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Татарстан, гадәттәгечә, Дәүләт Думасында зур вәкиллеккә ия, закон чыгару эшчәнлегендә, федераль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруда актив катнаша, диелә Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.

news_top_970_100
Татарстан Президенты Дәүләт Думасына сайлаулар уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Владимир Васильев

Татарстан Республикас Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар уңаеннан мөрәҗәгате.

Хөрмәтле ватандашлар!

Сайлау алды чоры тәмамлана. 

Якындагы өч көндә без Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячакбыз. Бу мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга илнең алдагы биш елга үсеш векторын билгеләячәк.

Татарстан, гадәттәгечә, Дәүләт Думасында зур вәкиллеккә ия, закон чыгару эшчәнлегендә, федераль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Бу безгә республика мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклау һәм кешеләр тормышын яхшырту мөмкинлеге бирә.

Бүген республикабыз — яшәү һәм эшләү өчен уңайлы, тотрыклы һәм икътисадый уңышлы төбәк. Милләтара һәм динара тынычлык һәм гражданлык татулыгы — безнең горурлыгыбыз. Иҗади хезмәт һәм традицияләргә тугрылык казанышларыбызның һәм киләчәккә ышанычыбызның нигезе булып тора. 

Күпләр Татарстан үсешенең югары дәрәҗәдә булуын, кешенең үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләрнең киңәюен билгеләп үтәләр, ләкин эшлисе эшләр байтак әле. 

Безгә сайлаучыларның бик күп тәкъдимнәре килде. Аларны хәл итү барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының аерым кайгырту предметы булачак.

Туган республикабызның чәчәк атуына һәм Ватаныбызны ныгытуга юнәлдерелгән үзгәрешләрне дәвам итү мөһим. Сезнең күбегез бу курсны, тавыш биреп, хуплар дип өметләнәм.

Кадерле дуслар!

Сезне актив тормыш позициягезне күрсәтергә — 17-19 сентябрьдә сайлау участокларына килергә һәм Татарстан үсешенә ярдәм итүче кандидатларны сайларга чакырам.

Сезгә саулык-сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100