Ана капиталының артуы, Дәүләт Думасының көчәюе: Путин юлламасындагы төп фикерләр

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасын җиткерде.

Федераль Җыенга Юлламасын игълан иткәндә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илдәге хәлләргә бәя бирде, шулай ук эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен билгеләде.

Ана капиталы 616 мең сумга җитәчәк

Ана капиталы буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан яңа, өстәмә карарлар үз көченә керде. Инде беренче бала туганда ук, гаилә ана капиталын алу хокукына ия булачак. Гыйнвар аендагы индексациядән соң аның күләме - 466 617 сум тәшкил итә. Икенче һәм өченча бала туганда да шундый ук сумма бирелә иде.

Киләчәктә ана капиталын 150 мең сумга арттыру мөмкинлеге дә каралачак. Өстәмә акчаны гаилә икенче бала туганда алачак. Шулай итеп, ике балалы гаилә 616 617 сум алачак, бу сумма индексацияләнәчәк. Әгәр гаиләнең бер баласы бар икән, алар арттырылган сумманы алачак.

Өченче бала туганда дәүләт 450 сум ипотека бурычын түләячәк. Шулай итеп, өч балалы гаилә торак мәсьәләсен хәл итү өчен бер миллионнан артык сум акча алачак. Моннан тыш, программа 2026 елга кадәр озайтылачак.

Аз керемле гаиләләргә түләү арта

Балалары булган аз керемле гаиләләргә түләнә торган акча артачак һәм аны түләү тагын дүрт елга кадәр озайтылачак. Түләүләр бер кешенең кереме бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә биреләчәк. Беренче этапта түләүләр яшәү минимумының яртысын — 5,5 мең сумны тәшкил итәчәк. Әмма бу шуның белән генә чикләнмәячәк. Моның өчен системаның ничек эшләгәненә бәя биреләчәк һәм яшәү минимумына җитмәгән гаиләләр булса, киләсе елдан аларга тулы яшәү минимумы түләнәчәк. Бу 11 мең сумнан артыграк акча дигән сүз. Айлык түләүләрне 3-17 яшьлек балаларга кертү каралачак. Бу 2020 елның 1 гыйнварыннан ук гамәлгә керер дип көтелә.

Башлангыч сыйныфлар бушлай кайнар ризык ашаячак

2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны кайнар ризык белән бушлай тәэмин итәчәкләр. Бу беренче очракта мәктәпләре техник яктан әзер булган төбәкләрдә гамәлгә керәчәк. Россия Федерациясенең субъектларындагы калган мәктәпләрдә 2023 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча кече яшьтәге укучылар бушлай, сыйфатлы, кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш.

Төбәкләрнең бизнес өчен ташлама чыгымнары компенсацияләнәчәк

Төбәкләрнең кече бизнес өчен ташламаларга тотылучы кеременең өчтән ике өлеше ел саен федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк. Бүген Федерация субъектларының инвестицияләнгән салым чигерүе дип аталган, табыш өчен түләнелергә тиешле өч еллык салым ташламасын бирү хокукы бар, әмма алар бу мөмкинлектән сирәк файдаланалар. Кертеләчәк салым чигерүе федераль акчалар хисабына компенсацияләнәчәк. Чара региональ бюджетка йөкләнеш аркасында кече бизнеска ярдәм итү авыр булган төбәкләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Шулай ук 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы төгәлләнәчәк. Бу бизнес тормышын җиңеләйтүгә мөмкинлек бирәчәк.

Россиядәге интернет-ресурсларга керү бушлай булачак

Ил буенча Россиядәге ресурсларга керү өчен Интернет бушлай булачак. Моның өчен «Үтемле Интернет» проекты әзерләнер дип көтелә һәм ул әлеге проектны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Бу очракта Россиядә яшәүчеләргә элемтә хезмәте — интернет трафик өчен түлисе булмаячак. Интернетның югары дәрәҗәдә үтемле булуы, Россия һәм аның гражданнарының конкурентлы өстенлеге булачак, бу үз чиратында мәгариф һәм иҗат, аралашу, социаль мәдәни проектларны гамәлгә ашыру өчен зур киңлек булдырырга тиеш. Әлбәттә, бу кешеләрнең ил тормышында катнашуы өчен дә яңа мөмкинлекләр ача.

Чөнки бүгенге көндә Интернет, кешеләр өчен көндәлек мөһим әйбергә әверелде. Өстәвенә, Россия дөньяда үз социаль челтәрләре, мессенджерлары, почта һәм эзләү системалары, башка милли ресурслары булган аз санлы илләрнең берсе булып тора.

Төбәк вузларында бюджет урыннары саны артачак

Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары санын арттырачаклар. Бу якын елларда мәктәпне тәмамлаучылар саны арту белән бәйле. Шуны исәпкә алып, түләүсез югары белем алуның тигез, гадел мөмкинлеген саклап калу мөһим. Бу урыннар өстенлекле тәртиптә төбәк югары уку йортларына биреләчәк. Чөнки бүгенге көндә табиблар, педагоглар, инженерлар җитми торган территорияләр бар.

Югары уку йортларында кабул итү саннарын арттыру белән бергә, бизнес һәм эш бирүчеләр катнашында төбәкләрдә югары уку йортлары һәм университетларны үстерү эше дә алып барылачак.

Хезмәт базары гел үзгәреп тору һәм яңа һөнәрләр барлыкка килү сәбәпле, мәктәпләргә сизгер булырга һәм ихтияҗга җавап бирергә кирәк булачак. Студентларга икенче курстан соң, катнаш һөнәрләрне дә кертеп, яңа юнәлешләр яки укыту программалары сайлау мөмкинлеге биреләчәк.

Сыйныф җитәкчеләренә ай саен биш мең сум акча биреләчәк

Россия мәктәпләрендәге сыйныф җитәкчеләре 2020 елның 1 сентябреннән федераль бюджеттан ай саен биш мең сумнан да ким булмаган өстәмә акча ала башлаячак.

Шулай ук укытучыларның хезмәт хакы хезмәт кодексына кертелә торган төзәтмәләр нәтиҗәсендә федераль дәрәҗәдә гарантияләнәчәк. Төзәтмәләрдән соң, укытучыларның хезмәт хакының 70 проценты бер ставкадагы оклад өчен һәм 30 проценты гына төрле өстәмәләргә бүленергә тиеш.

Бизнес өчен Җинаять кодексына төзәтмәләр кертеләчәк

Хокук саклау органнары алга таба оешманың алдан ниятләп законсыз максатлар өчен төзелүен исбатларга тиеш булачак. Моңа кадәр эшмәкәрләр берничә тапкыр Җинаять кодексының 210нчы маддәсенә игътибар иткән иде. Аның буенча җитәкчеләр законны бозган теләсә кайсы компания оешкан җинаятьчел бергәлек буларак квалификацияләнә ала, димәк, барлык хезмәткәрләр дә диярлек маддә буенча җавап бирә иде. Инде хокук саклау органнары алга таба оешма, компания алдан ук законсыз максатлар белән төзелгән булуын исбатларга тиеш булачак. Бу чара шулай ук инвестицияләр үсешен стимуллаштыруга һәм халыкның керем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.

Минималь хезмәт хакы Конституциядә билгеләнәчәк

Конституциядә Россиядә хезмәткә яраклы халыкның минималь хезмәт хакы күләме яшәү минимумы күләменнән түбән була алмавы турындагы норманы турыдан-туры беркетергә кирәк дип саныйм. Безнең законда бу бар, моны Конституциядә беркетергә кирәк, - диде дәүләт башлыгы.

2020 елдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 850 сумга — аена 12 мең 130 сумга кадәр артты. "2020 елдан башлап инвестицияләрнең еллык үсеше биш проценттан да ким булмаска тиеш. 2024 елга ил икътисадында аларның күләме 21 проценттан 25 процентка артырга тиеш", - дип искәртте президент.

Чүпне киметүдә товар җитештерүчеләр дә катнашырга тиеш

Без һава сыйфатына мониторинг ясый торган система эшләргә һәм аны кулланылышка кертергә тиеш. Киләчәктә мондый контрольне бөтен илгә таратырга кирәк. Һаваны гына түгел, ә су һәм туфракны контрольдә тота торган булырга тиеш. Ягъни экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк, — диде Россия Президенты.

Ул чүплекләргә ташлана торган калдыкларның күләмен киметергә, шулай ук чүп-чарны аралап җыюны булдырырга кирәк диде.

Тулаем алганда йомык боҗра циклындагы икътисадка күчү һәм инде 2021 елдан ук җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы дигән механизмны куллана башларга кирәк. Ягъни, товар һәм төргәк җитештерүчеләр һәм импортерлар аларны утилизацияләү өчен чыгымнар тотарга тиеш, гади генә әйткәндә — пычратучы түли, — диде Владимир Путин.

Дәүләт Думасы Хөкүмәт башлыгын раслаячак

Конституциянең 111 һәм 112 маддәләре нигезендә Президент Дәүләт Думасының Россия Хөкүмәте Рәисен билгеләүгә ризалыгын гына ала. Ә соңыннан үзе кабинет башлыгын, аның урынбасарларын һәм барлык министрларны билгели. Бу тәртипне үзгәртергә һәм Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе кандидатурасын килештерүне генә түгел, ә аны раслауны тапшырырга тәкъдим итәм. Ә соңыннан Хөкүмәт Рәисе тәкъдиме буенча, барлык вице-премьерлар һәм федераль министрларны билгеләүне тәкъдим итәм, - дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

Шул ук вакытта Президент аларны вазифага билгеләргә тиеш булачак. Ягъни, президентның парламент тарафыннан расланган кандидатураларны кире кагарга хокуклы булмаячак.

Прокурорлар, көч ведомстволары җитәкчеләре Федерация Советы белән консультациядән соң билгеләнәчәк

Барлык көч ведомстволары җитәкчеләрен билгеләү Федерация Советы белән консультация нәтиҗәләре буенча үткәрелергә мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм. Мондый алым хокук саклау органнары эшен үтә күренмәле һәм күпчелек дәрәҗәдә җәмгыятькә хисап тота торган итеп эшләячәк, дип саныйм. Федерация Советы белән консультацияләр нәтиҗәләре буенча билгеләү принцибы төбәкләр прокурорларына карата да кулланылырга мөмкин, — диде Владимир Путин.

Бүген төбәк прокурорлары төбәк закон чыгару Җыены белән килештереп билгеләнә. «Практикада бу билгеле бер, шул исәптән җирле хакимият алдындагы рәсми булмаган йөкләмәләргә китерергә мөмкин», — дип аңлатты Путин.

Президент Федерация Советы белән консультацияләр нәтиҗәләре буенча барлык көч ведомстволары җитәкчеләрен билгеләргә мөмкин. Мондый алым көч, хокук саклау органнары эшен үтә күренмәле һәм күпчелек дәрәҗәдә җәмгыятькә хисап тота алырлык итеп ясый дип саныйм. Федерация советы белән консультацияләр нәтиҗәләре буенча билгеләү принцибы төбәк прокурорларына карата да кулланылырга мөмкин, — диде дәүләт башлыгы.