«Дүртенче дулкын»: ковид мәхшәре Татарстанны ничек баса? | intertat.tatar

«Дүртенче дулкын»: ковид мәхшәре Татарстанны ничек баса?

Соңгы арада Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны рекорд куя. Даими рәвештә хастаханәләрнең тулы булуы, ковид белән авыручылар саны арту турында хәбәрләр килә. «Снег» басмасы коронавируска кагылышлы вазгыять турында актуаль мәгълүмат туплаган. Яңа дулкынның алдагыларыннан нигә «явызрак» булуын ачыкланды.

Россиядәге ситуация

Октябрьдә, пандемия башланганнан бирле, Россиядә ковидтан үлүчеләр саны рекордлы күрсәткечкә җитте. 3 октябрь якшәмбесендә тәүлек эчендә 890 үлем очрагы теркәлгән. 5 октябрьдә, бөтен ил буенча, 895 үлем. 8 октябрьдә тапшырылган соңгы мәгълүатлар буенча, Россиядә Covid-19 дан үлүчеләр саны - тәүлегенә 968!

Россиядә коронавирус йоктырган кешеләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк. Тәүлегенә 30 мең кеше зарарлану чигенә җитәргә мөмкинбез. Авырулар санының артуы 67 төбәктә күзәтелә.

Мондый вазгыятьтә хакимият янә чикләү чараларын катгыйландыра башлады. Мисал өчен, Мәскәү күп төбәкләрдә QR-кодлар кертергә тәкъдим итте, ә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова бөтен ил буенча массакүләм чараларны туктату турында белдерде. Башка карарлар турында әлегә берни дә ишетелми, әмма Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, «хәл үзгәрүчән», төрле хәл булырга мөмкин булуынкисәтте.

Татарстандагы хәл

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы чараларны үтәүне контрольдә тотырга кушты. Моннан тыш, ул, вакцинацияләү буенча эшне яхшыртырга кирәк, дип белдерде. Роспотребнадзорның республика идарәсе башлыгы Марина Патяшина, үз чиратында, ковидка каршы яңа чикләүләр булачагы турында хәбәр итте.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер төбәкләрдә (Воронеж, Оренбург, Свердловск өлкәләрендә, Башкортстан) мәктәпләр һәм югары уку йортлары инде дистанцион укуга күчте. Свердловск өлкәсендә һәм Башкортстан хакимияте халыкның аерым категорияләре өчен коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертү турында карар кабул итте.

Шул ук вакытта, Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан укучыларны дистанцион укытуга күчерергә җыенмый, дип белдерде. Республикада мәҗбүри вакцинация әлегә планлаштырылмый.

 QR-кодлар һәм башка төр чикләү чаралары Идел буе төбәкләрендә октябрь башында кертелде. Белгечләр республикада җитди куркыныч яный дип белдергән очракта, Татарстан да күршеләр үрнәгенә иярергә мөмкин.

Шул ук вакытта бәйсез демограф Алексей Ракша Татарстанны ковидның яңа дулкыннан зыян күргән төбәкләр исәбенә кертә: «Белгород, Воронеж, Иваново, Кострома, Липецк (бу Үзәк округ һәм Черноземье), алга таба Ульяновск, Саратов, Самара һәм Оренбург өлкәләре, Удмуртия, Татарстан, Мордовия, Башкортостан — иң зыян күрүчеләр. Күтәрелеш дәвам итә».

Яңа дулкын ни өчен «явызрак»?

Россиягә килеп кергән яңа ковид дулкыны, чыннан да, алдагыларыннан «явызрак» булып чыкты. Моның сәбәпләрен «Снег» басмасына биология фәннәре докторы, вирусолог Альберт Ризванов атады.

• Факторларның берсе-сезонлык: кешеләр җәйге яллардан чыкты, балалар мәктәпкә кайтты, димәк, инфекция таралу көчәйде.

• Икенче фактор — яңа дельт — штамм циркуляциясе, ул тизрәк йога һәм көчлерәк авыру (бигрәк тә яшьләрдә) китереп чыгара ала торган штамм.

• Өченче фактор — вакцинациянең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы. 

«Хәзер нинди дә булса фаразлар бирү кыен, чөнки бу дулкынның дәвамлылыгы күп факторларга бәйле: яңа чикләүләр кертеләчәкме, вакцинация нинди тизлек белән узачак һәм башкалар. Тик коронавирусның безнең белән чынлыкта һәм озакка булуы — һичшиксез. Агымдагы вазгыятьтә иң мөһиме — актив вакцинация», — дип привика ясатырга чакыра эксперт.

Республикада коронавирус темасын, пандемия башланганнан бирле, актив рәвештә яктырткан Казан тележурналисты Михаил Любимов яңа дулкынга кагылышлы күзәтүләре белән уртаклашты.

«Мин белгән һәм кызганычка каршы беркайда да басылып чыкмый торган статистика бу елда гомуми үлем санының 2020 ел күрсәткечләреннән артып китүе турында сөйли. Шуңа күрә без хәзер вазгыятьнең бер ел элек булганга караганда начаррак булуы турында әйтә алабыз, — дип шәрехли әңгәмәдәшебез. — Минем хәтеремдә, беренче чиратта да, икенче дулкында да шул кадәр авырулар булмады. Хәзер 300ләп ятак булган 7нче Шәһәр хастаханәсендә пациентлар саны 500гә, РКХдә (анда нибары 250 койка) — 500гә, "инфекционка“ да-500гә якынлаша. Шул ук вакытта, минем исәпләвемчә, бер Казанда гынаярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны көненә 1000 кешегә кадәр җитәргә мөмкин».

«Безне үтерә алмагач, мутацияләнә һәм тагын үтеререргә маташа»

Михаил Любимов сүзләренә караганда, хәзер Казан госпитальләрендә «ачыктан-ачык мәхшәр». Медицина хезмәткәрләре соңгы дәрәҗәгә кадәр арган һәм алар алга таба ни буласын күз алдына да китерми. 

«Аларның күбесе инде прививкаланмаган авыруларга карый алмый: хәзер бу табибларның ачуын чыгара. Авыручыларның 95% ы вакциналанмаган. Медиклар ни өчен шулай булуын һәм кешеләр белән нәрсә булуын аңлый алмый. Моңа безнең дәүләтнең кабул иткән карарлары да йогынты ясамый. Шул ук вакытта дәүләт бик остабарысын да „келәм астында тутыра“. Ә моны һич тә эшләргә ярамый. Кешеләр шуны аңларга тиеш: без упкын кырыена барып җиттек. „Бүген вирус безне үтерә алмагач, мутацияләнә һәм безне кабат үтерергә маташа“», — дип кисәтә «Снег» әңгәмәдәше.

Чикләү чараларын катгыйландыруны шәрехләгәндә, Михаил Любимов белдергәнчә, хәлне бары тик дәүләт кешеләрнең күзенә туры карап, дөресне сөйләгәндә генә, бергә эшләгәндә генә бу вазгыятьне үзгәртергә мөмкин. Беренче чиратта, дәүләткә үз хаталарын танырга кирәк.

«Әлбәттә, без массакүләм чараларны туктатырга кирәк, әмма алар барысы да, кызганычка каршы, узды инде. Әлбәттә, без битлекләрне кулланырга тиеш, тик, кызганыч, халык моның ни өчен кирәклеген бөтенләй аңламый. Без барлык чаралар белән дә соңга калдык, — дип белдерә ул. — Кызганыч, безнең дәүләт киләч вакытта эшләгәнкебек эшли: «Без эшлиячәкбез, без кертәчәкбез», — ди. Инде эшләнгән һәм хәзерге вакыттагы гамәлләрне ишетмибез. Шуңа күрә халыкның да ышанычы юк. Хәзер кешеләр беркемгә дә, бернәрсәгә дә ышанмый. Нәрсәдер үзгәртү өчен соң инде, әмма әле кешеләргә мөрәҗәгать итә алабыз: «Әйдәгез, дөреслекне таныйк, хәзерге хәл коточкыч. Әйдәгез, бергәләп нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итик».

Sneg.tatar сайтыннан Алена Низамова тәрҗемәсе.