Төркиянең Россиядәге илчесе: "Тугандаш Татарстан белән яхшы мөнәсәбәтләр Россия һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлекне үстерә"

Күптән түгел Казанга килеп киткән Хөсәен Дириоз әңгәмә Төркия һәм Россия арасындагы багланышлар хакында сөйләде, ике ил арасында мөнәсәбәтләр җайлауда "KazanSummit-2017" форумы, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ролен һәм әһәмиятен билгеләп үтте.

Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Хөсәен Дириоз күптән түгел Казанга сәфәр кылып, Төркия, Россия һәм Татарстанга кагылышлы актуаль вакыйгаларга багышланган интервью бирде.

- Сез ике яклы мөнәсәбәтләрнең бүгенге хәлен ничек бәялисез? Кризисны җиңә алдыкмы, ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү мөмкинлеге ничек табылды?

- Кыскача әйткәндә, әйе, без кризисны җиңдек. Моңа тәфсилләбрәк тукталсак, Россия белән Төркия – Кара диңгез бассейны территориясендәге ике зур, күрше ил. "Салкын сугыш" чорыннан соң Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрдә җанлылык сизелә башлады. Икътисади, сәяси, мәдәни элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән сәясәт нәтиҗәсендә бер-береңә ышаныч атмосферасы туды. Шул рәвешле, Евразия территориясендә тотрыклылыкны ныгыту юнәлешендә бергәләп хәрәкәт итү мөмкинлеге барлыкка килде. Икътисади мөнәсәбәтләр үсеш кичерде, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек үсү белән халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр, гуманитар элемтәләр дә ныгыды.

Нык үскән икътисади һәм гуманитар элемтәләр тора-бара башка өлкәләргә дә уңай йогынты ясый башлады. Ике якка да файдалы хезмәттәшлеккә нигезләнеп, бүген без әле күптән түгел генә илләребез арасындагы мөнәсәбәтләрдә килеп туган кытыршылыкларны этаплап юкка чыгара алабыз. Әлеге вәзгыятьтән чыгу һәм хезмәттәшлекне җанландыру өчен, узган елның августыннан Россия һәм Төркия лидерлары арасында сөйләшүләр һәм очрашулар үткәрелә башлады.

10 мартта югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек Советы кысаларында килешүгә кул куелды. Шулай ук күп кенә өстәмә килешүләр имзаланды. Алар арасында 2019 ел Россиядә – Төркия, ә Төркиядә Россия мәдәнияте елы дип игълан ителәчәге турындагы килешү дә бар.

Шулай ук якындагы чорга ике яклы икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү программасы кабул ителде. Хөкүмәтара комиссия советы һәм Эшлекле совет утырышлары үткәрелде. Уртак инвестиция фонды төзү турында карар кабул ителде. «Аккую» атом электр станциясе һәм «Төркия агымы» газүткәргече төзелешен дәвам итү хакындагы килешүгә ирешелде. Моңарчы берничә мәртәбә узган Төркия-Россия иҗтимагый форумының ролен көчәйтүгә юнәлдерелгән җитди адымнар ясалды. Форум ике ил халкы арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

3 майда Сочида, бераз соңрак Пекинда ике ил Президенты арасында очрашу булды. Сочида Россия ягы белдергәнчә, икътисадның кайбер тармакларында, шул исәптән авыл хуҗалыгында чикләүләрне бетерү буенча эш алып барылачак. Бу - Төркия компанияләренең кайбер өлкәләрдә төрек хезмәткәрләрен эшкә җәлеп итүдәге эшчәнлегенә дә кагыла.  

Без Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевны Истанбулда узачак Кара диңгез икътисади хезмәттәшлеге саммитында көтеп калабыз һәм диалогның дәвам итүенә өметләнәбез.

- Татарстан ике яклы элемтәләрне җайга салуда нинди роль уйный? Республикадагы төп проектлар рәтенә кайсыларын кертер идегез?

-  Россия-Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрдә Россия төбәкләре белән хезмәттәшлек зур роль уйный. Татарстан, әйдәп баручы республикаларның берсе буларак, әлеге процессларда беренче планга керә. Тугандаш Татарстан белән үзара мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә Россия белән хезмәттәшлекне үстерүгә сизелерлек өлеш кертә. Әлеге хезмәттәшлекнең нәтиҗәләрен күреп торасыз, алар хакында барыбыз да беләбез.

Татарстанда 10 төрек предприятиесе эшли, аларда иң алдынгы технологияләр кулланыла. Биредә сүз ике миллион доллардан артып киткән инвестицияләр хакында бара. Инвестицияләрнең җирле халыкны эш белән тәэмин итү, җирле һәм федераль бюджетка салымнар түләү җәһәтеннән дә әһәмияте зур. Шул рәвешле, Татарстан һәм Россия икътисадына да сизелерлек өлеш кертелә.

Татарстандагы төрек инвесторлары төркеме республикадагы чит ил инвесторлары арасында иң зурысы дип саныйм. Икътисад өлкәсендәге кайбер кытыршылыкларны юкка чыгару һәм кайбер чикләүләр алыну белән, инвестицияләр күләме артачак, чөнки бу өлкәдә потенциал шактый югары.

Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов әфәнде шәхсән үзе дә үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертә. Җитәкчеләребез дә республиканың уңышларын кызыксынып күзәтә. Кызыксыну дәрәҗәсенең югары булуы ике арадагы хезмәттәшлекнең киләчәгенә өмет белән карарга мөмкинлек бирә.

Мәгълүм булганча, соңгы 25 елда төрек инвесторлары Татарстанда да, Россиядә дә күп кенә проектларны гамәлгә ашырды. Әйтик, төрек төзүчеләре. Алар зур проектларны гамәлгә ашыра: Татарстанда нефть эшкәртү заводы, биш йолдызлы кунакханә сафка бастыра... "KazanSummit" нәтиҗәләре буенча да ниятләр турындагы беркетмәләр һәм инвестицияләргә юнәлдерелгән башка килешүләр имзаланыр дип уйлыйм.

Моннан тыш, Татарстан икътисади мөнәсәбәтләр күзлегеннән генә түгел, мәдәният, мәгариф, туризм өлкәсендәге элемтәләр җәһәтеннән дә Россия белән хезмәттәшлегебездә күпер ролен үти.

- Татарстан бизнесының Төркиядә нинди перспективалары бар?

- Без барлык чит ил инвесторларына да эшчәнлек алып бару өчен уңайлы шартлар тәкъдим итәбез. Әлеге мөмкинлектән күп кенә компанияләр файдалана. Бу тәкъдимнәр Татарстан компанияләренә дә кызыклы булачак.

Татарстанда нефь, нефть химиясе, машина төзелеше компанияләре эшли. Белүемчә, Россиянең иң эре компанияләре арасында Татарстанның да ике предприятиесе бар. Аларны дөньяның йөз компаниясе исемлегендә дә күрергә мөмкин.

Без Татарстандагы партнерларыбыз белән бу мәсьәләне әледән-әле күтәрәбез. Әлеге мәсьәлә узган елның декабрендә Төркия премьер-министрының Татарстанга визиты һәм Миңнеханов әфәнденең Төркиягә сәфәре вакытында да кузгатылды. Бу юнәлештә тиешле адымнар ясалыр дип уйлыйбыз.

- "KazanSummit-2017" кысаларында сез Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очраштыгыз. Әлеге очрашуларның нәтиҗәләре һәм Казанда алган хис-кичерешләрегез хакында сөйләсәгез иде.

- Аларда, нигездә, Татарстан һәм Төркия арасындагы хезмәттәшлеккә кагылышлы гомуми мәсьәләләр күтәрелде. Әлеге мөнәсәбәтләрнең роле һәм әһәмияте тагын бер мәртәбә ассызыкланды. Беренче чиратта, икътисади багланышларны үстерү мәсьәләләре кузгатылды, шуның белән бергә мәдәни, мәгариф һәм башка гуманитар элемтәләрнең әһәмиятенә дә басым ясалды. Сүз уңаеннан, Төркия компанияләренең "KazanSummit"та актив катнашуы Татарстанга карата кызыксынуның зур булуын күрсәтә. 

- Сирия кризисын хәл итү мәсьәләсендә бергәләп хәрәкәт итүне ничек бәялисез? Деэскалация зоналарын булдыруның нәтиҗәсе бармы? Төркия Сириянең гражданнар сугышыннан чыгу мөмкинлеген ничек күрә?

- Төркия Сириядәге бәхәсне сәяси юл белән хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар күрүен дәвам итә. Бу мәсьәләдә без Россия белән диалог алып барабыз. Шуның нәтиҗәсендә 2016 елның 30 декабрендә Сириядә атышларны туктату режимы игълан ителде. Әлеге режимны ныгыту һәм мәсьәләне хәл итү юлларын табу өчен быелның 3-4 май көннәрендә Астанада 4нче утырыш үткәрелде. Анда  деэскалация зоналарын булдыру турында меморандумга кул куелды. Россия, Төркия һәм Иран тарафыннан имзаланган  меморандум зур әһәмияткә ия. Өстәвенә, әлеге илләрнең һәркайсына зур җаваплылык йөкләнә.

- Ни өчен Төркия кайбер продуктларны пошлинасыз кертү режимын гамәлдән чыгарды? Ике ил Президенты очрашуыннан соң вәзгыять ни рәвешле хәл ителде? Мондый үзара чикләүләр кертүнең икътисади нәтиҗәсен ничек бәялисез? Киләчәктә аларны булдырмау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Россиягә яшелчә һәм җиләк-җимешләр кертүне чикләү мәсьәләсенә килгәндә, чикләүләрнең бер өлеше этаплап гамәлдән чыгарылды. 3 майда Сочида узган очрашуда башка чикләүләрне гамәлдән чыгару турында килешсәләр дә, әлеге мәсьәләне гамәли яктан хәл итү өчен конкрет адымнар ясалмаган әле.

Моңа да карамастан, Төркия россиялеләргә яки Россиядә җитештерелгән продукциягә каршы нинди дә булса чикләүләр кертмәде. Россиядән авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен сатып алучы төрек эшкуарлары әзер продуктны өченче илләргә, шул исәптән Россиягә дә сата. Алар, продукцияне Россиягә экспортлауда сакланган кайбер чикләүләрне исәпкә алып, моңарчы Россиядән кертелгән чималның кайбер төрләрен пошлинасыз сатып алуга карата таләпләр куюдан туктады.

Калган чикләүләргә килгәндә, түрәләр әлеге бәхәсне үзара хәл итә алсын өчен нибары берничә пункт калды. Тиздән бу өлкәдәге вәзгыять уңай якка үзгәрер дип өметләнәм. Чөнки без халыкара сәүдә өлкәсендә ниндидер чикләүләр кертү ягында түгел. Әлеге санкцияләр Төркиягә дә, Россиягә дә зыян гына китерә.

2008 елда ике ил арасында тышкы сәүдә әйләнеше 38 миллиард доллар тәшкил итсә, 2016 елда ул 17 миллиардка калды. Башта беренчел максат аны 100 миллиард долларга җиткерү иде. Соңгы чикләүләр гамәлдән чыгарылса, бу максат инде ирешеп булмаслык кебек тоелмаячак.

- «Төркия агымы» газүткәргечен төзү эшләре ничек бара? Проектны гамәлгә ашыруда нинди кыенлыклар күзәтелә?

- Газүткәргечнең беренче тармагы тоткарлыксыз гамәлгә ашырыла. Аның гомуми куәте 15,75 миллион кубометр тәшкил итәр дип көтелә. Әлеге линия билгеле бер күләмдә Көнбатыш газүткәргечен алыштыра алачак.

Ике ил Хөкүмәте арасында килешү имзаланды. «Төркия агымы» газүткәргече 2019 елда эшли башлар дип көтелә.

- «Аккую» атом электр станциясе төзелеше нинди этапта? Әлеге проектны гамәлгә ашыруны ничек бәялисез?

- Бу – Россия белән энергетика өлкәсендә үзара багланышларны үстерергә һәм аларны яңа дәрәҗәгә күтәрергә  мөмкинлек бирәчәк өлкәләрнең берсе. Әлеге станцияне инде 2023 елда ук файдалануга тапшыруны максат итеп куябыз. Ул Төркиядә беренче атом электр станциясе булачак. Хәзерге вакытта проект бернинди тоткарлыксыз гамәлгә ашырыла, кирәкле лицензияләр һәм документлар рәсмиләштерелә