Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минтимер Шәймиевнең «Казан утлары»на интервьюсы: «Безгә маяклар кирәк!»

Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән милләт, мәгариф һәм тел язмышы мәсьәләләрен үз эченә алган әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Минтимер Шәймиевнең «Казан утлары»на интервьюсы: «Безгә маяклар кирәк!»
"Казан утлары" журналы

«Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән әңгәмәсе.

Минтимер Шәрипович, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының сигезенче утырышында Сез РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында закон кабул итүгә бәйле тәфсилле чыгыш ясап, Россия Президентына шул уңайдан әзерләнгән мөрәҗәгатьтә туган телләрне саклау һәм мәгариф системасын үстерү мәсьәләсен чагылдырырга, ТР Дәүләт Советы каршында туган телне саклау буенча махсус комиссия булдырырга тәкъдим иттегез. Ана телебезнең, мәгарифебезнең бүгенге көндәге хәле һәм киләчәге — милли җанлы татарларыбызны, шул исәптән безнең «Казан утлары» журналының авторларын һәм укучыларын да борчыган төп мәсьәләләр. Сүзне шул чыгышка бәйләп башлыйк әле.

Без ике дистә елга якын Россия Конституциясе һәм Татарстан Конституциясе буенча төгәл эшләдек. Россия Федерациясе — күп милләтле, күп конфессияле ил. Төзәтмәләрне керткәндә һәм аларны хуплаганда, без әлеге үзенчәлекләрне истә тотарга тиешбез. Мин һәрвакыт әйтеп килдем, бу − дөньяда иң катлаулы федерация. Үзебезнең Татарстанны гына алыйк: бездә дә күпме милләт, төрле дин тотучылар яши, хәтта республикадагы районнар тормышы да шушы үзенчәлекләр сәбәпле, бер-берсеннән күпмедер дәрәҗәдә аерыла. Болар барысы да гасырлар дәвамында туган үзенчәлекләр. Алар — бик нечкә материя, ипләп эш итүне таләп итә. Дөньяның бер генә демократик илендә дә халык белән эш алып бару, үзгәрешләр кертү җиңел түгел. Тормыш туктамый икән, димәк, ниндидер каршылыклар, ниндидер хәрәкәт булган, бар һәм булачак. Әмма соңгы араларда илдә туган телләргә басым ясарга маташучы көчләр табыла, аларның үз туган телендә сөйләшүчеләрне ниндидер ысуллар белән ачыктан-ачык тезләндерергә тырышуы күңелне борчый. Моңа юл куярга ярамый. Туган тел — беренчел төшенчә. Мин һәрвакыт әйтә киләм: ул хакта сүз башлаганчы, үзегезнең ана телегездән мәхрүм калып карагыз. Ничек кабул итәрсез икән?

Икенчедән, илдәге милләтләрнең һәркайсының үз тарихы бар. Сүз дә юк, тарихта төрле чорлар булган. Шуңа да карамастан, беркемгә дә ирекле рәвештә аерым өстенлек бирелмәгән. Хокук − бер! Әлбәттә, аны тормышка ашыру, аның буенча яшәү җиңел түгеллеген күп халык үз җилкәсендә татый. Әмма бер хокукый илдә, бер Конституция буенча яшисең икән, барысын да исәпкә алырга кирәк. Ниндидер ят көчләрнең турыдан-туры басымына юл куярга ярамый. Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясавымның да хикмәте шунда. Каршылыклар туса да, бер-береңә ихтирамны югалтмыйча, үзара дошманлашмыйча, кешенең эчке дөньясына зыян китермичә, бер-береңә ярдәм итешеп яшәү кирәк. Гомер һәр кешегә бер генә бирелә һәм тормышта без барыбыз да тигез хокуклы! Шунлыктан, Конституциягә үзгәрешләр керткәндә, Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның һәм аларның телгә кагылышлы хокуклары ачыктан-ачык үтәлерлек итеп ныклап язылырга тиеш.

Махсус мөрәҗәгать кабул итү һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулы астында махсус комиссия төзү — зарури гамәлләр. Ниятебез — Россия Конституциясе гаранты В.В.Путинның бу ил буенча бик мөһим проблемага игътибарын җәлеп итеп, ныклы әзерлек белән туган телгә хокукыбызны чынбарлыкка ашыруга ныклап тотыну. Болар — берьяклы гына хәл итә торган мәсьәләләр түгел. Монда югары дәрәҗәдә килешү, аңлашу бик мөһим. Шуңа күрә дә ана телебезне камил белгән, әти-әнисе укытучы булган, бай хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсенә ия, республика һәм ил күләмендә исеме билгеле. Марат Әхмәтов — ТР Дәүләт Советы Рәисенең урынбасары җитәкчелегендәге комиссия шушы юнәлештә эзлекле, нәтиҗәле эш алып барыр дип ышанабыз.

 Шушы катлаулы шартларда «Яңарыш» Республика Фонды РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, күптелле белем бирү комплекслары булдыру проектын гамәлгә ашыра. Глобальләшү чорында, ана телебез җитди сынауларга дучар ителгән вакытта, әлеге проектны без татар телен, димәк, милләтебезне саклап калуда иң мөһим юнәлешләрнең берсе дип кабул итәбез.

Сүземне ерактан башлыйм әле. Беләсез инде: мин үзем — авыл егете. Безнең Калинин районы үзәгендә (1935-1959 елларда ТАССРдагы хакимият-территория берәмлеге — ред.) бер генә рус гаиләсе бар иде — Выборновлар, әтиләре банк идарәчесе. Алар рус телен онытканнар инде дип шаярталар иде. Без мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан кала бөтен фәннәрне татар телендә укыдык. Ә бүген?!. Безнең буын гомерендә никадәр үзгәрешләр булды!

Тел, милләт язмышын хәл итүгә аның барлык проблемаларын да тирәнтен аңлаган, үз йөрәге аша кичергән затларның катнашуы зарур дип саныйм. Мондый авыр заманны без бер уздык бит инде. Әйткәнемчә, чын татар мәктәбен тәмамлап, институтка имтихан бирергә килдек. Бу — 1954 ел иде. Барлык фәннәрдән дә имтиханны русча тапшырасы. Җәй буе аларны тәрҗемә итә-итә әзерләндек.

Дөресен әйткәндә, Казанда ул чакта татарча сөйләшү юк дәрәҗәсендә. Әмма егерме биш балл мөмкинлегеннән егерме өчне җыеп, укырга керә алдык, рус телен дә өйрәндек! Мактанып әйтү булмасын, бүген дә безнең ул чор балалары татар һәм рус грамматикасын яхшы белгәнгә күрә хатасыз язулары белән уңай яктан аерылып тора. Шунысы менә гомергә күңелдә калды: татар мәктәбен тәмамласак та, имтиханнар бары тик рус телендә барды. Конкурслар зур, абитуриентлар саны күп иде. Гадәттә, укытучылар вакытны кыскарту өчен абитуриентлардан: «Кайсыгыз әзерләнмичә бирә ала?» — дип сорый. Шундый бер имтихан истә калган. Аны университеттан килгән Шакиров фамилияле татар кешесе кабул итте. Без, авыл балалары, коридорда бергә җыйнаулашып торабыз, чеп-чи татар икәнебез күренеп тора. Шакиров безнең янга килде дә: «Кайсыгыз җавап бирергә әзер?» — диде. Минем белән тагын бер-ике егет кул күтәрде. Билет алдым да такта янына чыктым. Катлаулы тригонометрия тигезләмәсен төгәл чиштем, нәтиҗәсе дөрес чыкты, әмма чишү барышында, кызып китеп, бер җирдә алу тамгасын кушу тамгасына әйләндергәнмен. Шул сәбәпле мин, имтиханнарны «бишле»гә биреп килгән татар егете, татар милләтле укытучыдан «дүрт»ле алдым. Мин моны ни өчен сөйлим? Татар башын татар ашар, дияр өчен түгел, әлбәттә. Безнең халкыбыз үзенең ана телен кысрыклауга гаять сизгер. Үз милләттәшемнең имтиханда татар телендә аралашу мөмкинлеге булып та, аны файдаланмаганы бүген дә онытылмый. Үзең аша уздырмасаң, бу күренешләргә тулаем бәя бирә алмыйсың. Әйе, бер генә милләтнең дә туган телен кимсетү шартларына куярга ярамый. Туган тел — кешенең буыннан-буынга, ата-анадан күчеп килгән хокук чыганагы дип әйтер идем.

Әлбәттә, һәр хөкүмәтнең, җәмгыятьнең үз таләпләре була. Замана үзгәрә, нинди тел булуына карамастан, барысына да куркыныч яный. Дәүләт теле булган рус телен, чит телләрне белгән балаларның күбрәк булуын телибез. Ләкин шундый ук хокукка ия милли-туган телләрне дә яратырга, яхшы белергә кирәк. Әйе, дөньяда глобальләшү процесслары тәэсирендә күп телләр югалып бара. Булганнарының да аралашу даирәсе, таралу чикләре кими. Мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО белән тыгыз элемтәдә эшлибез, шуңа күрә мин боларның асылын аңлап әйтәм. Шушы җиребездә гасырлар буе бергә яшәп, нинди генә каршылыкларга тарысак та, чәлпәрәмә килмичә, бүгенге көнгәчә килеп җиткәнбез икән, димәк, тарихка объектив карап, бер-береңә ихтирамны югалтмыйча яшәү — иң дөрес юл. Төрле милләттән булган ата-аналар арасында аңлашылмаучылыкларны тудыру нигә кирәк? Кабатлап әйтәм: беркемгә дә бу тормышта гомер ике бирелми. Шуны онытмыйк!

Тарихта милли өстенлек белән чиксез мавыккан халыкларның юкка чыгу үрнәкләре дә юк түгел… Бу хакта тирәнтен уйланулар тәҗрибә белән дә киләдер. Президент чакта көндәлек эшләр бихисап, тавык та чүпләп бетерә алмаслык. Хәзер исә минем шушы мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирергә мөмкинлегем, вакытым бар. Тел мәсьәләсе — катлаулы мәсьәлә, тигез җирдә абынасың, тиктомалдан проблема тудырасың килә икән — рәхим ит, адәм баласы өчен иң беренчел хокук булган телгә кагыл! Бездә проблемалар болай да күп: илне, фән-технология процессларын алга җибәрергә, җитештерүдә заманча алымнар куллануны җайга салырга кирәк. Һәр халыкның ана теле белән беррәттән башка телләрне дә хөрмәт итеп, аларны өйрәнүе — безне бизи торган булганлык сыйфаты.

Үзебезне һәм илебезне хөрмәт итәбез икән, без көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Безнең балаларыбыз да бүген берничә телгә омтыла. Күп телле белем бирү мәктәпләре барлыкка килү — шуның нәтиҗәсе ул. Безгә хәзер барыбызга да бергәләшеп, түземлек белән бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Ышанам: эшне ахырына кадәр җиткерәчәкбез! Язучыларга, галимнәргә, журналистларга да шушы юнәлештә зур җаваплылык йөкләнә. Гаиләләргә, ата-аналарга, балаларга тиешенчә аңлату таләп ителә. Хәзерге вакытта эш бармый дип әйтмим, ләкин безгә үз ниятебезне алга сөреп, үз максатыбызга тиешле дәрәҗәдә ирешергә кирәк. Хәзер безгә эшне максатчан дәвам итәргә, сынап карарга, юллар табарга, ялгышларны төзәтергә кирәк — башкача булмый. Мөмкинлек бар, уңганлык- булганлык безнең халыкның канында ул. Дөньядан артта калсак, үкенечле булачак. Киләчәк хакына килешү юллары табарга кирәк.

Бүгенге көндә әлеге проект буенча нинди эшләр алып барыла?

Хәзерге вакытта өч объектта эш кайный. Башкаладагы беренче комплексны быел 1 сентябрьгә тапшырырга тиешбез. Мәгълүм булганча, беренче белем бирү комплексы өчен нигез итеп, Казандагы 165 нче мәктәпне сайладык. Ни өченме? Әлеге мәктәптә берничә милләт баласы укый. Үзара аралашканда, үзләре дә сизмичә, кайчак русча сөйләшәләр, кайчак — татарча, аннан инглизчәгә күчәләр. Барлык комплексларыбызны без «Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл» дип атадык. Бу гыйбарә очраклы гына сайланмады, ул белем аркылы тынычлыкка-татулыкка атлау дигәнне аңлата. Менә карагыз: без бу мәктәпләрдә һәр телгә тигез шартлар тудырабыз. Балалар кимендә өч телне — рус, татар, инглиз телләрен яхшылап өйрәнсен өчен барлык мөмкинлекләр дә булачак. Ата-аналарга балаларының кайсы телдә белем алуын сайлау хокукы бирелгән хәзерге шартларда моның әһәмияте гаять зур. Иманым камил: үз баласының киләчәген кайгыртып, аны көндәшлеккә сәләтле, белемле итеп үстерергә тырышкан ата-ана, үз баласының үсешен чикләп, телләрнең кайсысыннан булса да баш тартуга бармас, чөнки бу — замана таләбе. Менә инде бер ел мин үземне беренче сыйныфта укыган кебек хис итәм дисәм дә, ялгыш булмас. Кембридж системасын һәм дөньядагы башка тәҗрибәләрне өйрәнәбез һәм эзләнүләрне дәвам итәбез. Бүгенге көндә балалар бик үзенчәлекле, дөньякүләм мәгълүмат һәркемгә ачык, шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, балалар бакчасыннан ук аларны күп нәрсәгә өйрәтә алырбыз. Мин әлеге мәктәпләргә бик зур өметләр баглыйм. Сез алдарак искә алган утырышта да әйттем бит: әлеге мәктәпләр алга таба хәрәкәттә маяклар булачак. «Телеграмм баганасы — олы юлга маяк ул», дип җырлыйлар бит бездә. Менә бу мәктәпләр дә балаларыбыз өчен олы юлга, зур дөньяга маяк булсын иде. Безгә маяклар кирәк! Мин үзем буш сүзләр яратмыйм. Иң мөһиме — эшне башкарып чыгу. Башланган эш — беткән эш, ди безнең халык. Заман үзгәрә, буыннар яңара — без киләчәкне бүгеннән кайгыртырга тиешбез. Хәзерге көндә, беренче чиратта алты комплексны сафка бастыруны күз алдында тотабыз. Икесе — Казанда. Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Алабугада — берәр. Менә алар эшләп киткәч, алга таба бу хәрәкәт киң колачлы проектка әйләнәчәк. Бу система шәһәр читендә ел әйләнәсе эшли торган өстәмә белем бирү үзәкләрен дә үз эченә алачак.

Әлеге мәктәпләр, бәлки, якын киләчәктә үк Татарстандагы мәгариф системасының нигезен тәшкил итәрләр?

Хикмәт тә шунда. Шәһәрләрнең, районнарның генпланы һәрвакыт киләчәкне, тормыштагы үзгәрешләрне күздә тотып, алдан карала. Кайда күпме кеше яшәячәге, нинди объектлар төзеләчәге фаразлана, шул исәптән төзеләсе мәктәп урыннары да билгеләнелә. Менә шул генпланнарда каралган мәктәпләр — нәкъ менә күп телле белем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары була икән, икеләтә отабыз дигән сүз. Сәламәтлекне ныгыту, спорт һәм төрле иҗади-һөнәри түгәрәкләре булган, өйгә якын урнашкан белем-тәрбия бирү комплекслары әти-әниләрнең вакытын да янга калдырыр, балалар да санаулы минутларын бушка уздырмас иде. Укыту юнәлешендә каккан һәр казык эзлекле барырга тиеш. Хәрәкәттә — бәрәкәт, дип юкка гына әйтмибез бит.

Инде мәгариф системасына килсәк, ул безнең республикада, дөресен әйтергә кирәк, башка төбәкләр белән чагыштырганда, болай да начар түгел. Әйткәнемчә, балалар бакчалары, башлангыч һәм урта мәктәп, нигездә, бер комплекс тәшкил итәчәк. Күп телдә белем бирү комплексларының төп максаты — дөнья күләмендә көндәшлеккә сәләтле балалар әзерләү. Бу — оттырышсыз проект. Беренчедән, балаларыбыз укый торган мәктәпләрнең матди базасы яхшырачак. Икенчедән, белем алуда дөньяның иң яхшы тәҗрибәләре кулланылачак. Өченчедән, күп телләрне белгән балаларыбыз өчен мөмкинлекләр артачак. Безнең балалар кайда гына яшәсәләр дә — Татарстандамы, Россиянең башка төбәкләрендәме яки чит илләрдәме — алар көндәшлеккә сәләтле, кирәкле белгечләр сыйфатында эшләсен иде. Безнең милләтебез өчен иң әһәмиятлесе — туган телебезне өйрәтүдә нәтиҗәле ысуллар куллану. Без Татарстанда туган тел проблемаларына күз йома алмыйбыз һәм урынлы борчылабыз. 1954 елда Казанга институтка керергә килү — минем башкаланы беренче күрүем иде. Мине иң рәнҗеткәне — шәһәрдә үзара татарча сөйләшүнең ишетелмәве булды. Туган телдә сөйләшкән кешегә кырын караулар күзгә ташланды. 

Бүген, шөкер, урамнарда күп кенә яшьләребез, кем әйтмешли, авыз тутырып татарча сөйләшеп йөри. Алга таба да шулай дәвам итүен телибез икән, әлеге проблема белән тирән һәм җитди шөгыльләнү — барыбызның да уртак бурычыбыз, хәтта сәясәтебез дияр идем. Ата-аналардан башлап, балалар, яшьләр, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт җитәкчеләре һ.б. — һәркем үз урынында татарча мөмкин кадәр күбрәк сөйләшә, аралаша башласа, бу бик яхшы, үрнәк күренеш булыр иде.

Әлеге комплексларда укучылар киләчәктә татарның милли интеллигенциясенең дә нигезен тәшкил итәрләр дигән өмет бар. Аларны шушы юнәлештә үстерү өчен алга таба күп телдә белем бирә торган һөнәри, югары уку йортлары белән дә бәйләнеш булырга тиештер?

Әлбәттә, бу мәктәпләрне тәмамлаучылар киләчәктә югары белемле кешеләр, белгечләр булачак. Бүгенге көндә кадрлар мәсьәләсе көн тәртибендә тора. Бездә татар теле укытучыларына да, инглиз теле мөгаллимнәренә дә кытлык сизелә хәзер. Киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да шушы күп телдә белем бирү мәктәпләреннән чыгар дип ышанабыз. Гомумән алганда, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, педагогия көллиятләре, институтлар да шушы бәйләнешләрне кору хакында уйлана. Өйрәнүләр, киңәшүләр дәвам итә. Кайдадыр ялгышлыклар китәргә дә мөмкин, әмма эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Эшләмәгән кешенең генә сораулары тумый. Ник тудың бу дөньяга, диләрме әле андыйларга? Монысы — безнең юл түгел. Без һәммәсен дә төптән уйлап, эзлеклелек булдырырга тиешбез. Хәзер моның белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты ныклап шөгыльләнә.

Әлегә мине иң сөендергәне — беренче комплекста укырга теләүчеләрнең бик күп булуы. Инглиз теленнән кала кытай телен өйрәнергә омтылучы балалар шактый.

Тел Кытайга илтер, диләрме әле? Моңа сөенергә кирәк. Татар халкы гомер-гомергә укымышлы булган. Урта Азия илләренә барсаң, һәркайсы татар мөгаллимнәрен, мәгърифәтчеләрен җылы итеп искә ала. Татар телен белү — төрки дөнья белән багланышлар өлкәсендә эшләү мөмкинлекләре ача. Мөселман дөньясында да, төрки халыклар арасында да гыйлемлегебез белән, шөкер, дан тотабыз. Безнең киләчәк буын татар егет-кызлары да шушы традицияне, милләтебезне зурлый торган белемлелекне, зыялылыкны саклар, алга таба да үстерер дип өметләнәбез.

Минтимер Шәрипович, күп телдә белем бирү комплексларының халкыбыз өметен акларына ышаныч туды. Инде тәмамланган һәм республикабызга, бездә яшәүче халыкларга, бигрәк тә милләтебез үсешенә уңай тәэсире, рухи һәм матди файдасы әйтеп бетергесез зур булган проектны да телгә алып үтәсе килә. Быел Сезнең эшчәнлеккә бәйле юбилей — февраль аенда «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» оешмасының Попечительләр Советы Рәисе вазифасын башкаруыгызга 10 ел тулды. Бу фонд ярдәмендә 2010-2019 елларда ил һәм республика күләмендә әһәмияткә ия тарихи ядкарьләрне: борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрен торгызу буенча киң колачлы проект гамәлгә ашырылды. Болгар ислам академиясе төзелде. Халкыбызда мондый матур әйтем бар: «Ашаган белми, тураган белә», — диләр…

Проект катлаулы булуга карамастан, эшләр чагыштырмача җиңел барды, дияр идем. Чөнки халкыбыз бу эшләрдә ярдәм итте, аңлап, күреп, тиешенчә бәһаләп торды. Кол Шәриф мәчетен төзегәндә дә шулай булган иде. Бу ике борынгы шәһәр дөньякүләм дәрәҗәдә күренекле универсаль хәзинә буларак танылды һәм халкыбызның зур байлыгына әверелде. Уртак эшебез нәтиҗәсе — 2014 елда — Болгар тарих-археология комплексы, 2017 елда Зөя утрау-шәһәренең Успение соборы һәм монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. 2000 елда бу исемлеккә Казан Кремле кергән иде. Шушы тугыз елда тарихи ядкарьләрне, архитектура ансамбльләрен торгызу белән бергә, яңа мөһим биналар да төзелде, заманча инфраструктура булдырылды, җирлекләрнең биләмәләре төзекләндерелде һәм иң мөһиме: рухи образлар − ата-бабаларыбызның дине, традицияләре һәм мәдәнияте тергезелде. Бу гаҗәп үзенчәлекле эшләргә тотынып, аларны башкарып чыгуда илебез Президенты Владимир Путинга, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, күпсанлы эшмәкәрләребезгә, халкыбызга без чиксез рәхмәтле. Бүгенге көндә уникаль мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру өлкәләрендә ныклы нигез булдырылды. Болгар шәһәре, Болгар ислам академиясе — татар халкын, мөселман кардәшләребезне үзенә җыя торган үзәккә әверелде… Инде туристларны җәлеп итү эшендә дә сизелерлек уңай эшләр алып барыла. Бөтендөнья мирасы объектлары буларак, Болгар комплексы һәм Зөя утрау-шәһәре белән идарә итү планнары эшләнгән, ЮНЕСКО тарафыннан расланган. Казан Кремле буенча эш бара. Без әлеге мәдәни объектларны лаеклы саклый алуыбыз белән аерылып торырга тиеш.

Мәгълүм булганча, моннан 10 ел элек, төгәлрәк әйткәндә, 2010 елның 21 апрелендә ТР Дәүләт Советы Сезне Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләде. Әдәбият сөючеләр, журналыбызның авторлары һәм укучылары исеменнән Сезне әлеге үзенчәлекле юбилеегыз белән тәбриклибез! 20 елга якын Президент булу дәверендә, Сез Татарстанны Россия күләмендә тормышның һәр өлкәсендә дә әйдәп бара торган, чит илләр белән тыгыз хезмәттәшлек иткән алдынгы республикага әверелдердегез. Дөнья һәм шулай ук Россия төбәкләре тәҗрибәсе күрсәткәнчә, гадәттә, ил җитәкчеләре вазифаларыннан киткәч, йә исемнәре бик тиз онытыла, яки халык карашы тискәре якка үзгәрә, яисә җитәкче үзе үк ил, республика эшләренә битарафлык күрсәтә. Ә Сезнең очракта, шөкер, киресенчә, кешеләрнең ихтирамы артканнан–арта бара, татар халкы гына түгел, Россиядә яшәүче милләтләр, төрки һәм мөселман дәүләтләре Сезне үз аксакалы итеп таный. Мөгаен, дөнья күләмендә үрнәк итеп алырдай шушы эзлекле күчешнең серен Сез үзегез генә аңлата аласыздыр. Әлеге вазифаны 10 ел элек ничек күз алдына китерә идегез һәм бүген нинди фикердә?

 Бик катлаулы сорау бирдең син. Аңа җиңел генә җавап биреп карыйм әле. Мин бик яшьли җитәкче вазифаларда эшли башладым. Җаваплы эшкә иртә тотынуымның сәбәбен яшьтән үк фәнни, әдәби китаплар укырга яратуымнан, белемгә омтылудан күрәм. Гомер буе шулай кайнап яшәп, күп вакытымны эштә уздырганлыктан, өйдә утыруны күзалдыма да китерә алмадым. Алдарак без сөйләшкән проектлар исә күп еллар хыялымда йөрткән зур эшләр иде. Өстәвенә, тупланган тәҗрибәне дә кулланасы, шушы зур эшләргә юнәлтәсе килде. Ул тәҗрибәм өчен мин гомер юлымда очраган, бергә эшләргә насыйп булган бик күп булдыклы, затлы шәхесләргә рәхмәтле. Ә инде бүгенге көндә миңа күпмедер дәрәҗәдә игътибар-ихтирам бар икән, аңа ирешүнең юлы бер генә: кешеләрне яратырга кирәк! Кешеләрне яратып, кешечә мөгамәләдә булып эшләсәң генә, бу тормышта эзең кала. Бу һәммәбезгә дә кагыла!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100