“Татар телен һәм мәдәниятен саклап калырга кирәк”. Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан сораштыру
6 ноябрь Татарстанда Конституция кабул ителгән көн. Конституция - төп закон. Бүгенге шартларда аның әһәмияте нинди? Конституциядә иң мөһим маддә дип кайсын атар идегез? Әлеге уңайдан “Интертат” фән һәм җәмәгать эшлеклеләренең фикерләрен сорашты.

Бу тарихи вакыйга булды. 1990нчы елның 30нчы августында Татарстанның суверенлыгы хакында декларация кабул ителде. Шуннан соң 1992нче елның 21нче мартында Татарстанның статусы буенча халык референдумы узды. Референдумда “Татарстан Республикасының суверен икәнен таныйсызмы?” дигән сорау яңгырады. Шунда 61,4 процент халык “әйе” дип җавап бирде.
- Татарстанның зур бәйрәмен - Конституция көнен билгеләп үтәбез. Татарстанның үз Конституциясен кабул итүе тарихи һәм актуаль вакыйга булды. Шул рәвешле татар халкы үзенең бөеклеген танытты. Бу мөһим документ Татарстанның сәяси системаларын ныгытты һәм бүгенге көндә дә без аның нәтиҗәле эшләвен күрәбез. Ул бервакытта да үзенең мөһимлеген югалтмасын иде. Бу очракта Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында әйтергә кирәк. Конституция проекты аның җитәкчелегендәге махсус комиссия тарафыннан әзерләнде. Ул вакытта еш кына бәхәсләр дә туды, Конституциягә үзгәрешләр кертелүе дә билгеле. Тик Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында лаеклы, алдынгы урынны ала алды.

Бүгенге көндә Татарстан республикасы халыкара дәрәҗәдә элемтәләр урнаштыра, башка төбәкләр белән уңышлы гына хезмәттәшлек итә. Конституция татар халкының мәнфәгатьләрен яклауга, халыкның тормыш хәлен яхшыртуга юнәлтелгән. Һәркем уңай шартларда яши. Татарстан Республикасы Конституциясе безнең өчен тарих кына түгел, ул – якты киләчәк, – диде Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов.
- Татарстанның үз Конституциясен кабул итү тарихы бар, аның тәэсире әле дә яши. Ул вакытта республика сәясәте һәм мәдәниятенә нигез салынды. Вакыт узу белән документта бик күп әйбер үзгәртелде, ләкин тышкы эшләр сакланып калды. Россия күбрәк газ һәм нефть сата, без IT-технологияләр белән эш итәбез. Республика үсеше шуннан гыйбарәт.

Татарстан Конституциясенең беренче маддәсендә Татарстан Республикасы – Татарстан, Россия Конституцияләре, Шартнамәгә таянучы демократик хокукый дәүләт дип язылган. Бу маддә сакланып калды.
- Бүгенге шартларда Конституциянең әһәмияте зур. Татарстанның Россия Конституциясе нигезендә дәүләтчелек статусы бар. Без Коституциягә иң мөһим, югары документ буларак карарга тиеш, - диде Болгар Ислам академиясе һәм Россия Ислам институты ректоры, сәяси фәннәр докторы Рафик Мөхәммәтшин.

- Конституциябездә беренче төп маддә сакланып калды. 1992 елда кабул ителгән Конституция буенча татар теле - дәүләт теле. Иң беренче чиратта татарларның мәдәниятен һәм телен саклап калырга кирәк. Бу юнәлештә Мәскәү белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты, шуңа күрә Татарстан Консититуциясендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү маддәсен ныгыту мөһим, - диде ул.
