Рамил Төхвәтуллин: «Бар да бар, тик… теләк юк»
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге хатын ул Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комитеты рәисе Марат Әхмәтовка юллаган.
Аны бу адымга нәрсә этәргән? Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасына ул менә ниләр сөйләде:
Миңа милләтебезне, телебезне саклап калу, яшь буынны милли гореф-гадәтләребез нигезендә тәрбияләүгә багышланган хатлар күп килә. Араларында бу юнәлештәге эшебезгә теләктәшлек белдереп язганнары да, таләп итеп, катгый рәвештә сораулар куйганнары да бар. Алар, халык ышаныч белдергән зат буларак, миңа юлланса да, сорауларның күбесе җирле дәрәҗәдә, шәһәр-район җитәкчеләре хәл итә торган мәсьәләләр. Шуңа күрә республика районнарында телебезгә кагылышлы мәсьәләләр буенча вазыйфаи затлар белән киңәшмәләр үткәрүен истә тотып, шәһәр-район, министрлыклар җитәкчеләренә фикеремне җиткерәсем килде.
Әлеге хатны, автор рөхсәте белән, без дә бастырабыз.
«Безнең күбебез — совет чорында туып-үскән, белем алган кешеләр. Туган телне яклый торган махсус хокукый актлар булмаган заманда да телебезнең, милләтебезнең киләчәктә бүгенгедәй проблемалары булыр дип күз алдына да китермәдек. Ә бүген?! Гамәлдәге законнар туган телне өйрәнүне тыймый, Фәннәр Академиясе, институтлар эшли, милли җанлы яшьләребез бихисап, милли матбугатыбыз, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, мессенджерларда үз телебездә аралашу мөмкинлеге бар! Тукаебыз әйтмешли, бар да бар, тик… теләк юк! Сүз халык теләге турында түгел, урыннардагы хакимият җитәкчеләре хакында. Сез теләгән, тырышкан очракта әлеге юнәлештәге шактый проблемаларны югалтуларсыз һәм беркемгә дә зыян китермичә хәл итәргә мөмкин.
Безнең халыкка тырышлык һәм приоритетларны дөрес билгеләү хас. Татар телен белмичә дә яшәргә була торган заманда телне өйрәнү берничек тә аның өчен приоритет була алмый. Икенче төрле әйткәндә, ихтыяҗ булса өйрәнә, юк икән, кирәкле башка телдә аралаша. Ихтыяҗ тудыру, иң беренче чиратта, сезгә бәйле. Казан шәһәреннән торып, сезнең төбәктә татар телен саклау өчен нишләргә кирәк дигән сорауга җавап биреп булмый. Бүген депутатларга татар авылындагы татар мәктәбендә сыйныф журналларын мәҗбүри урысча тутыртудан зарланып, татар гимназиясе янәшәсенә чиркәү салуга хәйран калып яисә авылының үткәнен тасвирлаган китабын пенсия акчасына нәшер итәргә мәҗбүр булудан аптырап язылган хатлар килә икән, бу бары тик урындагы җитәкче намусында! Сезгә тапшырылган вәкаләтләр халыкны матди бөтенлек белән тәэмин итүдән генә тормый. Халыкның социаль, матди бөтенлеген кайгырту, сүз дә юк, өстенлекле юнәлеш. Ләкин салган юллар мәңгелек түгел, ихтыяҗ булмаса, корылган биналар да туза, үзегезгә исән чакта ук һәйкәл куярлык изге гамәл — милләтеңне кайгырту һәм халыкны шуңа өндәү! Мөмкинлек юк дияргә ашыкмагыз. Мөмкинлекләр барлык өлкәләрдә дә бар, приоритетларны дөрес куя белергә генә кирәк!
Хөкүмәттә, министрлыкларда эшләүче җитәкчеләргә дә әйтер сүзем бар. Сез бу өлкәдә, иң беренче чиратта, үрнәк күрсәтергә, башкаларга өлге булырга тиеш! Үзегез җыелышларны 99 % урысча алып барганда, җирле хакимиятләрдән телне үстерү юнәлешендә эш таләп итү — мөмкин булмаган эш! Татар милләтеннән булган җитәкчеләр чыгышының кимендә яртысын үз телендә сөйләргә тиеш. Кешегә зур вазыйфа йөкләнгән икән, ул нинди милләттән булуына карамастан, җирле халык телен хөрмәт итсен һәм һичьюгы сәламләү, саубуллашу сүзләрен шул телдә әйтә белсен инде! Беренчедән, технологияләр алга киткән заманда башы бераз эшләгән кешегә тел өйрәнү кыенлыклар тудырмый, икенчедән, шул республикада туып-үскән затларның татар телендә минимумны белмәве, әлбәттә, гаҗәп хәл. Сезнең дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең кызыксынучан, белемгә омтылучан булуы мәҗбүри куелган таләп!
Министр әфәнделәргә һәм ханымнарга да аерым сүзем бар. Телгә караш кабул итү бүлмәләреннән башлана. Татарча эндәшкәнгә телефон аша урысча җавап биреп утыручы секретарьлар сезне дә, ике дәүләт теле булган республиканы да бизәми.
Мәрхүм Туфан аганың гыйбарә булып кереп калырлык сүзләре истә калган. «Телне саклау җәмгыятьнең әйдәп баручы кешеләреннән тора. Безнең моңа иң комачаулый торган кешеләр — чиновниклар. Чөнки чиновниклар белән каракларның милләте булмый», - дигән иде ул бер әңгәмә вакытында. Чарасызлыктан, көрәшеп тә, сезнең йөрәкккә барып җитә алмаудан әйтелгән сүзләр бу! Бу хакта уйланырга вакыт!»