Полина Гагарина Кытайдагы конкурста беренче урын яулаган
Россия эстрадасы йолдызы Полина Гагарина Кытайда үткән "Singer" (Җырчы) конкурсында беренче урын яулаган. Бу хакта ул үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.
"Бу конкурс минем өчен артист буларак кына түгел, ә, бәлки, кеше буларак та җитди тикшерү һәм сынаудыр (һәр атна саен 9 сәгать очам, аннары Чаншига кадәр поездда 2,5 сәгать барам). Минем төп көндәшем - мин үзем, дулкынлануларым, арыганлыгым, шикләнүләрем."Singer" - дөньяда аналоглары булмаган уникаль шоу (аңлавымча). Аны күп кенә илләрдә беләләр һәм карыйлар, шуңа күрә аның дәрәҗәсе бик югары. Шоуда тәҗрибәсе, аудиториясе һәм популярлыгы булган профессиональ артистлар гына катнаша. Аларның һәрберсе инде барысын да исбатлаган, һәм һәркем беренче урынга лаек. Алар, чыннан да, югары класслы профессионаллар. Алар белән бер сәхнәдә эшләү минем өчен зур дәрәҗә һәм ләззәтлек. Ә конкурс тамашачыларга да, катнашучыларга да иркенәергә ирек бирми", - дип язган җырчы.
"Singer" проектын Кореяда уйлап тапканнар. Ул Кытайда 2013 елдан бирле чыга һәм Hunan TV каналында трансляцияләнә (канал Кытайда икенче урында тора, аудиториясе - бер миллиард кешедән артык). Шоу сигез этап: квалификация, нокаутлар, ярымфиналлар, финал һәм гала-концерт бар, һәм һәр чыгарылыш ике сәгатькә якын дәвам итә. Сүз уңаеннан, шоуның бер этабында Полина Гагарина "Катюша" җырын кытай телендә башкарган.