Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полина Гагарина ире Дмитрий Исхаков белән мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык сөйләде

33 яшьлек җырчы гомерен ялгыз уздырырга җыенмавын әйтә.

news_top_970_100
Полина Гагарина ире Дмитрий Исхаков белән мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык сөйләде
Рамил Гали

Җырчы Полина Гагарина ире — фотограф Дмитрий Исхаков белән аерылышуы турында сөйләде. Алар былтырдан ук бергә яшәми. Ләкин җырчы аерылышуны рәсмиләштерер өчен документларны быел гына тапшырган. Бу турыда ул «Вечерний Ургант» тапшыруында әйтте.

«Әйе, без чыннан да аерылышабыз. Бу — факт», — ди ул.

Гагарина ире белән тыныч кына аерылышкан, алар балалар хакына дус булып кала.

«Барысы да тыныч, кешечә һәм зыялы узар дип бик өметләнәм. Чөнки безнең балалар — дөньяда иң яхшылары, аларны икебез дә яратабыз. Без хәзер аларны тәрбияләү турында уйлыйбыз», — ди җырчы.

33 яшьлек җырчы гомерен ялгыз уздырырга җыенмавын, ләкин яңа сөйгәнен эзләү катлаулы булуын да әйтә. Графигы бик тыгыз булганга, ир-атларга аның белән танышу авыр икән.

«Мине табып булмый бит, чыннан да. Мин я өйдә, я машинада, я мәйданда. Мин гомер буена үзем генә калмам бит инде. Бәлки бер ун елдан үз кешемне табармын», — ди ул.

Полина Гагаринаның беренче ире - актер Петр Кисловтан тапкан 13 яшьлек улы Андрей, Дмитрий Исхаков белән уртак кызы Мия бар. Фотограф Дмитрий Исхаков Полинаның олы улы белән бик тиз уртак тел тапкан, ул малайны үзенең улы дип исәпли. Аерылышканнан соң да балалар Дмитрий белән аралашып тора. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100