Җырчы Полина Гагарина ире Дмитрий Исхаков белән аерылышкан. Бу турыда ул үзе беренче тапкыр әйткән. Моңа кадәр Исхакова Гагарина белән яшәмәвен сөйләсә дә, җырчы үзе әлегә кадәр дәшмәгән булган.
«СтарХит» хәбәр иткәнчә, Полина ире белән аерылышу өчен документлар әзерли. Гагарина ирен музыкаль компаниядәге вазифасыннан азат иткән.
Җырчы сүзләренчә, ул шәхси тормышы, акча, милек бүлү турында сөйләргә яратмый, никах килешүенә дә каршы. Ниндидер кәгазьләргә кул кую ир белән хатынны алдан ук аерылышуга әзерли, дип саный икән.
«Мин барысы да гаиләгә калырга тиеш дип саныйм. Бу — минем тылым», — ди Гагарина.
Гагарина белән Исхаков 2014 елда өйләнеште. Аларның Мия исемле кызлары бар.