Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Поликлиникалар, ишек алларын төзекләндерү, балалар бакчасында туклану бюджетка күпмегә төшкән?

Татарстан Республикасында сентябрь аенда 9,2 миллиард сумлык тендер игълан ителде. Беренчел бәяне киметү 249 миллион тәшкил итте.

news_top_970_100
Поликлиникалар, ишек алларын төзекләндерү, балалар бакчасында туклану бюджетка күпмегә төшкән?

Татарстанда иң кыйммәтле сатып алулар

5 урын. Рейтингның 5 урынында башта 76 миллонлык азык-төлеккә заказ биргән Түбән Каманың № 19 балалар бакчасы урнашкан иде. Ләкин тикшерү барышында бер генә – 967,6 меңлек килешү табылган. Бу хәлне ачыклау өчен без балалар бакчасына шалтыраттык, телефонны оешманың баш бухгалтеры алды. Топ-рейтингка керүнең сәбәбе – техник хата булган. Тендерны теркәгән вакытта заказ бирүче ялгышып шәһәрнең барлык балалар бакчаларын күрсәткән (алар барлыгы 200), әмма кире үзгәртергә компьютерның мөмкинлекләре рөхсәт итми.

«Без дөрес теркәмәдек һәм моны берничек тә төзәтә алмадык. Безгә бары тик үзебезнең бакчаны гына калдырырга кирәк иде, ләкин шушы барлык сумма сакланып калды. Без ноутбуклар белән йөрдек һәм безгә кире эшләделәр, төзәттеләр. Кайда кереп төзәтергә икәнлеген аңлаттылар», - дип сөйләде балалар бакчасының баш бухгалтеры.

Ул аңлатканча, балалар бакчасы Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты белән даими хезмәттәшлек итә. Әлеге килешү нигезендә департамент сентябрь һәм октябрь айларында балаларны азык-төлек белән тәэмин итеп торган.

Хатаны төзәткәч, әлеге урынны, аның законлы иясе – Балтач бистәсендә тренажер залы булган ябык түбәле басеейн төзү буенча 70,6 миллион сумлык килешү белән, Балтач районының башкарма комитеты алды. Төзелешне тормышка ашыручы компания - ООО «Казаньстройконсорциум». Сүз уңаеннан, алар шулай ук тагын берничә конкурсны оттылар, болар: Балтач урта мәктәбенә янкорма, Түбән Сасна авылындагы «Сабантуй» ял паркында автокинотеатр бинасы һәм Смәел авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзү. Төзелешләрнең гомуми суммасы – 22 миллион сумнан артык.

Балтач районы башкарма комитеты «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, бассейн төзелеше ахырына якынлаша, ел азагына аны кулланылышка тапшырырга планлаштыралар.

4 урын. Комлы Кәвәл авылында өр-яңа амбулатория барлыкка киләчәк. 110,8 миллионлык төзелеш белән ООО «СТРОИТЕЛЬ+» оешмасы шөгыльләнәчәк. Авыл хастаханәсен төзүгә һәм аны җиһазландыруга акчаны «Транснефть-Прикамье» компаниясе бүлеп биргән. Монда яңа медицина җиһазлары, мебель һәм башка монтаж тәлап итми торган җиһазлар урнаштырылачак.

Комлы Кәвәл авылы башлыгы Надежда Гыйләҗетдинова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, элек авыл кешеләре һәм башка торак пунктларда яшәүчеләр фельдшер-акушерлык пункталарына һәм Столбище амбулаториясенә мөрәҗәгать иткәннәр. Яңа амбулаториядә олы һәм кече яшьтәгеләргә хезмәт күрсәтеләчәк, ашыгыч ярдәм оештырылачак. Хастаханәдә 10 белгеч эшләячәк: акушер-гинеколог, невролог, отоларинголог, офтальмолог, 2 педиатр, хирург һәм стоматолог. Моннан тыш, амбулоториядә ашыгыч ярдәм биргадасы дежур торачак.

«Бина өч катлы, түшәмнәре биек, тәрәзәләр зур булганлыктан бүлмәләрдә якты булачак», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына объектның прорабы Николай Малышев.

Һәр ел саен бездә халык саны үсә: туучылар арта һәм шәһәрдән авылга күченеп кайтучылар саны да үсә: монда һәрдаим яңа җир кишәрлекләре алына, төзөлешләр оештырыла. Шуңа да бу объектка ихтыяҗ искиткеч зур, - дип билгеләп үтте Надежда Гыйләҗетдинова.

3 урын. “Татарстан Республикасында инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергия саклау технологиясен үстерү идарәсе” АҖ республиканың торак пунктларында су белән тәэмин итү челтәрләренә капиталь төзекләндерү үткәрәчәк. Тендерга заказ бирүче ТР Газификация фонды, килешү суммасы – 154,9 миллион. Объектлар исемлегенә 28 челтәр кергән, 8,708 миллионлык - иң кыйммәтле төзекләндерү эшләре Чүпрәле һәм Азнакай районнарында башкарылачак. Барлык төзекләндерү эшләре ел ахырына төгәлләнер дип көтелә.

Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында - районны су белән тәэмин итү финанс чыгымнарын иң күп тәлап итә торган проектларның берсе һәм бу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла, дип билгеләп үтте.

"Бу бик зур проблема иде. Ул бар һәм әкренләп хәл ителә. 4 ел эчендә бездә 234 километр суүткәргечләр сузылды. Белүебезчә, су – һәрбер кеше организмында төп матдәләрнең берсе. Нинди су эчәбез, безнең сәламәтлек тә шундый булачак. Мин моны Президент ярдәме белән тормышка ашырыла торган иң җитди стратегик проектларның берсе дип саныйм», - дип сөйләде Шадриков.

2016 елда Татарстан Республикасының торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы кысаларында Газификация фонды “Татарстан Республикасында инженерлык челтәрләрен капиталь төзү һәм энергия саклау технологиясен үстерү идарәсе” белән һәм төзелеш оешмалары белән берлектә 245,1 км суүткәргечләрдә төзелеш эшләре башкарган һәм Татарстанның 45 районында 46 су башнялары куелган. 2011 елдан - әлеге программаның тормышка ашырылу вакытыннан алып, республиканың 550 торак пунктында 1836 км суүткәргеч челтәрләр салынган, 234 су башнялары куелган, 232 артезиан скважиналары борауланган.

2 урын. Казанның ишек алды территорияләрен, кварталлар эчендәге һәм бистә юлларын төзекләндерү белән ООО «СК«КАЗАНЬДОРСТРОЙ» шөгыльләнәчәк. Төзекләндерү эшләренә заказ бирүче оешма ГКУ «Главтатдортранс», килешү бәясе 248,8 миллион сумны тәшкил итә. Эшләр киләсе елның 25 июненә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Алдарак, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, бу елда Казанда 388 ишек алды территориясе һәм кварталлар эчендәге юллар төзекләндереләчәк, дип хәбәр иткән иде, быел шәһәрдә барлыгы 2,4 миллион кв. метр асфальт-бетон өслекләргә ремонт ясалган. Моннан тыш, февраль аенда, Татарстан Президенты кушуы буенча 2017 елда кварталлар эчендәге юлларны төзекләндерүгә республика Хөкүмәте 500 миллион сум акча бүлеп бирәчәге билгеле булды.

Гомумән алганда, 2011-2016 елларда Казанның 1445 ишек алдындагы асфальт-бетон өслекләр тиешле дәрәҗәгә китерелгән. Бу төзекләндерү тәлап итүче ишек алларының 48 процентын тәшкил итә.

1 урын. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына караучы ГУП РТ «Татлизинг» Казанның 26 хастаханәсен төзекләндерүгә килешү отты. Тендерның заказ бирүчесе - ГИСУ РТ, килешү суммасы – 556,5 миллион сум. Исемлектәге иң кыйммәтле объект - Мәүлетов урамындагы №18 Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе. Хастаханә ремонтының сметадагы бәясе 71 миилионн сумны тәшкил итә. Әлеге суммага төзелеш оешмасы бинаның алгы өлешен, түбә япмасын, болдырын, ишекләрне төзекләндерәчәк, ток челтәрләрен урнаштырачак һәм бинаны бизәү эшләре башкарылачак.

Искәртеп үтик, узган айда республикада иң кыйммәтле сатып алу яр Чаллы шәһәрендәге хастаханәләрне төзекләндерү буенча килешү булды. Аны ООО «Евростиль» оешмасы отты. Төзелеш оешмасы 519,7 миллион сумга 8 олылыр хастаханәсен һәм 6 балалар хастаханәсен төзекләндерәчәк.

7,5 миллиард сумны тәшкил итүче, хастаханәләрне яңарту буенча ике еллык республика программасы бу ел башында тормышка ашырыла башлады. Быел 75 объектка, 43 оешмага капиталь төзекләндерү башкарылачак, 2018 елда – 122 объект, 73 хастаханәгә ремонт ясалачак. Хастаханәләргә теркәлгән кешеләрнең гомуми саны 3,2 миллион кешене тәшкил итә. Программага, тузу дәрәҗәсе 60% арткан оешмалар кергән.


Мәскәү өлкәсе өчен 1,7 мең автобус

Сентябрьдә иң күләмле федераль сатып алу килешүе – Мәскәү өлкәсе өчен 1 мең 758 пассажир автобусларына лизинг. 12,8 миллиардлык хезмәт күрсәтүне «Сбербанк Лизинг» тормышка ашырачак. Нәтиҗәдә, «Мострансавто» автопаркында 900 «ГАЗель NEXT» микроавтобусы, Scania шассилы, зур класслы «Вояж» автобусы, урта класстагы 243 «Вектор NEXT» һәм 75 тәбәнәк идәнле, зур класстагы ЛиАЗ-5292-60 шәһәр автобуслары барылкка киләчәк.

Регионның 22 муниципаль берәмлегендә 30 октябрь көнне, яңартылган «Мострансавто» автопаркының беренче 150 автобусы маршрутка чыкты.

«Беренче 150 автобусны, рейслар үтәлмәгән һәм пассажирлар агымы зур булган муниципалитетларга тапшырдык», - дип яза Мәскәү өлкәсенең транспорт һәм юл инфраструктурасы министры матбугат хезмәте, ведомствоның җитәкчесе Игорь Тресков сүзләренә сылтама белән.

Транспорт чаралары белән тәэмин итү киләсе елның март аенда төгәлләнәчәк.

«Самара-Арена»ны 916,6 миллион сумга яшелләндерәчәкләр

Самара өлкәсендә иң зур килешү «ВОЛГАТРАНССТРОЙ-9» акционерлык җәмгыятенә туры килгән. ПСО «Казань» компаниясе 916,6 миллион сумны «Самара-Арена» стадионы территориясен төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә тотачак. Төзелеш оешмасы җәяүләләр мәйданын, стадионга керү юлындагы кешеләр җыела торган урыннарны һәм объект янындагы юлны төзекләндерү эшләрен башкарачак. НИА «Самара» хәбәр иткәнчә, төзелеш эшләре декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.

Самара, Казан белән беррәттән ЧМ – 2018 оештыручы шәһәр булып тора. Мундиаль барышында «Самара - Арена» стадионы футбол беренчелеге буенча алты матч кабул итәчәк – группа этабындагы 4 матч, чирек финал һәм матчның сигездән бер өлеше.

Ульяновск бюджеттагы бурычларын «ямый»

Ульяновск өлкәсендә иң зур дәүләт заказларын башкаручы Сбербанк булды. Ул 189 милллионлык – өлкәнең Финанс министрлыгына, елына 9,46 процент белән алынган 500 миллион бурычын кайтару өчен килешү отты. Бурычның максаты – Ульяновск өлкәсенең дәүләт бурычларын түләү һәм өлкә бюджетының дефицитын финанслау.

Шулай ук Сбербанк, Ульяновск администрациясендә кредит линиясе ачу өчен тендер отты. Килешү бәясе – 77,1 миллион, 287,8 миллион сумлык кредит 3 елга, 9,84665 еллык процентлар белән бирелә. Бурыч алуның максаты шул ук – шәһәрнең элек алган бурычларын түләү. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100