Полигонда өйрәнүләр вакытында хәрбиләр «Әнкәмнең догалары» җырын башкара – видео
Җыелу пунктында өйрәнүләр вакытында хәрбиләрнең Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Әнкәмнең догалары» җырын башкарган видеосын Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәев социаль челтәрләргә урнаштырган.
Унлап хәрби кыр шартларында учак янында җылына, ә күңелләрен күмәк җыр белән юаталар.
«Елаттыгыз. Нинди милләт, кем булуыгыз мөһим түгел. Барыгыз да безнең өчен кадерле. Исән-сау гына әйләнеп кайтыгыз, балалар»;
«Исән-сау гына әйләнеп кайтыгыз гаиләләрегезгә! Без догада», – дип комментарийлар калдырганнар әлеге видео астында.