Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полиглот урам җыештыручы Юрий татар телен татарлардан яхшырак белә — «Баулы-информ»

Юрий Савельевның әтисе дә әнисе дә удмуртлар. Берсе Урыстамак авылыннан булса, икенчесе Николашкинодан. Юрий кечкенә чакта гаилә Баулыда баракта тора. Менә шунда, татар балалары белән уйнап, татар теленә өйрәнә дә инде ул.

news_top_970_100
Полиглот урам җыештыручы Юрий татар телен татарлардан яхшырак белә — «Баулы-информ»
http://bavly-tat.ru/

Саф татарча итеп сөйләшеп торган шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасы эшчеләре яныннан узып барам. Ишетәм — таныш тавыш. Күптән түгел генә кар чыгару хакында видеоязма төшергәндә рус телендә интервью биргән Юрий Савельев шартлатып татарча сөйләшеп тора. Чынлап, шаккаттым. Ничек инде рус кешесе шулкадәр саф татарча сөйләшә ала, дип уйладым. Баксаң, Юрий абый рус түгел, удмурт милләтеннән булып чыкты, дип яза «Баулы-информ».

«Без өйдә үзебез удмуртча сөйләшә идек, хәзер дә шулай, — ди Юрий Савельев. — Ә татар теленә ничек өйрәнгәнемне сизми дә калдым. Шулай тиеш кебек булды ул. Мәктәптә укыганда да татар теленә тартылдым, өйрәнергә тырыштым».

Юрий абый сүзләренчә, ул урамда вата-җимерә русча сөйләшеп, аралашып йөргән кешеләрне аңламый.

«Рәхәтләнеп татарча сөйләшмичә соң, — ди ул. — Мин кибеткә керсәм дә татарча сөйләшәм. Сатучының йөзенә карап, татар икәнен белеп алам. Алар да бит татарча сөйләшсәң башка төрле карыйлар, елмаялар, тегесен-монысын тәкъдим итә башлыйлар. Мин әле үземне татар телен татарлардан да яхшырак беләм дип уйлыйм».

Юрий абыйның балалары татар телен белми булып чыкты, алар нишләптер өйрәнергә теләмәделәр, ди ул. Әтиләренең татар телен белүе балаларына мәктәптә укыган чакларында бик ярдәм иткән.

«Балаларга татар теленә үзем тәрҗемә итеп җибәрә идем, күп очракта дөрес була иде», — ди.

Ул гына да түгел, Юрий Савельев сүзләренчә, кечкенә чагыннан ул татар җырчылары пластинкаларын тыңлап үскән. Әле дә Габделфәт Сафин, Халидә Бигичева, Әлфия Афзалова, Илсөя Бәдретдиноваларны яратып тыңлый.

«Егермеләп татарча җыр яздырып алам да шуларны тыңлап йөрим», — ди ул.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасында 25 елдан артык хезмәт куйган, хәзер инде 60 яшьлек татар телле удмурт Юрий абыйны һәркем хөрмәт итә. Аңа «безнең начальник» дип кенә җибәрәләр.

Шунысын да әйтергә кирәк, Юрий абый чуаш телен дә су кебек эчә. Ә сез нинди телдә күбрәк уйланып йөрисез дигән сорауга, төрлечә була инде дип җавап кайтарды әңгәмәдәшем.

Менә шундый татар телен үз иткән удмурт яши Баулыда.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100