Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнге клубта танышырга теләмәгән өчен, полициядә эшләүче кызны үтереп ташлаганнар

news_top_970_100

Самарада балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор булып эшләүче Ирина Я.ны үтергәннәр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәрхүмә Иринага 30 яшь була. Ирина полициядә эшләве белән горурлана, төрле бәйгеләрдә катнаша. Ул ике тапкыр «Мисс Самара полициясе» бәйгесендә катнаша. 2018 елда «Мисс Елмаю» номинациясендә җиңә. Иринаның 10 яшьлек кызы ятим калган.

Иринаны 2 ноябрьдә иртәнге якта кафе янында үтерәләр. Низаг төнге клубта башланган, дип фаразлана. Ирина ял вакытында дус кызы белән бирегә килә. Роман К. да биредә дусты белән була. Роман дусты белән Ирина һәм аның иптәш кызы янына танышырга килә. Кызлар баш тарта. Аннары клубтан чыгып китәләр. Ләкин Роман алар артыннан чыга. Бәйләнүен дәвам итә. Ирина аның яңагына суга, аннары егет салкын корал чыгара. Тикшерү версиясе буенча, Роман Иринага берничә тапкыр пычак кадый.

Аннары Роман качып китә. Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы полковник Павел Жилюнов Романны үзе тоткарлый. Ул бирегә оперативниклар белән бергә килгән була.

33 яшьлек Роман К. Иринага һөҗүм итүенең сәбәбен анык кына әйтеп бирә алмый. Ул судта мескен булып күренергә маташа.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, Роман сорау алганда үз версиясен сөйли. Имеш, кыз аны үзе котырткан, үзен бик иркен тоткан. Тикшерү эксперименты вакытында ул Иринаны ничек үтерүен күрсәтә. Ул алдагы ике айда СИЗОда булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100