Полиция хезмәткәре гражданин белән телефон аша аны бүлекчәгә чакырырга кирәк булганда гына элемтәгә керә ала. Бу хакта үзенең Telegram-каналында Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк хәбәр итте, дип яза РИА «Новости».
«Полиция хезмәткәре бердәнбер очракта гына шалтыратырга мөмкин – бүлекчәгә чакырырга кирәк булганда», – диде ул.
Волк сүзләренчә, мошенниклар еш кына телефон аша төрле ведомство вәкилләре булып шалтырата. Әйтик, алар, Россия кешеләрен алдау өчен, хокук саклау органнары, Үзәк Банк, Социаль фонд, Федераль салым хезмәте һәм башка учреждениеләрнең исемнәрен файдалана.
Аның сүзләренчә, әгәр шалтыратучылар янау һәм куркыту алымнары кулланалар икән, бу – мошенниклыкның ачык билгесе. Волк бу очракта аралашуны туктатырга һәм трубканы куярга киңәш итә, диелә хәбәрдә.