Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полиция хезмәткәре Арча районында балалар бакчасына кергән ят кешеләр турында сөйләгән

news_top_970_100
Полиция хезмәткәре Арча районында балалар бакчасына кергән ят кешеләр турында сөйләгән

Кичә кич, бүген көндез месенджерларда, Курса Почмак балалар бакчасына ниндидер чит кешеләр керергә тырышкан икән, дигән видео һәм аудиохәбәр таралды. Аларда балалар бакчасының кайсы районныкы булуы аңлашылмый.

«Хәерле көннәр, группа. Балаларыгызны караштыргалап йөрегез, бүген әнә Курса Почмак садигына һөҗүм булган. Ашханәләргә кереп җимергәннәр, ашауларын алып чыкканнар, ди. Сакчысын кыйнаганнар, ди. Бөтен җирдә көчәйтелгән (режим) бара, чамалагыз», – дигән кисәтү таралды.

Аның белән шушы видео да йөри:

Бу вакыйганың Арча районында булуы билгеле булды. Арча районының «Арск-информ» сайты хәбәрчесе Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айдар Баһавиевтан бу вакыйгага карата аңлатма алган.

«Дөрестән дә, бүген Казан шәһәреннән Яңа Чүрилегә зиратка кайтып килүче 5 яшь кеше (3 кыз һәм 2 егет) Курса Почмак балалар бакчасына туктап юл сораган. Чыгып барганда, берничә тартма яшелчәне үзләре белән алып китәргә теләгән. Моны күреп алган бакча хезмәткәрләре полициягә хәбәр иткән. Сигнал керүгә, мин үзем оператив группа белән, кичекмәстән, юлга кузгалдым. Без әлеге төркем утырган машинаны Яңа Чүриле тирәсендә куып җитеп туктаттык. Хәзерге вакытта алар барысы да район буенча эчке эшләр бүлегендә. Тикшерү бара», – дип аңлаткан полиция полковнигы Айдар Баһавиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100