Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полиция киеме киеп, урамда кешеләрне кочаклап, кәефләрен күтәреп йөрүче штраф түләячәк

news_top_970_100
Полиция киеме киеп, урамда кешеләрне кочаклап, кәефләрен күтәреп йөрүче штраф түләячәк

Кемерово өлкәсендә бер ир-ат полиция формасы киеп, урамда очраган кешеләрне кочаклап, аларның кәефен күтәреп йөргән. Моның өчен аңа штраф салганнар.

Белово шәһәрендә 23 яшьлек егет урамдагы кешеләрнең кәефен күтәрергә, күңелендәге җылылыгы белән уртаклашырга була. Ул полиция формасын киеп урамга чыга һәм андагы кешеләргә матур сүзләр әйтә, узып баручыларны кочаклап, кәефләрен күтәрә. Әмма кайберәүләр мондый хокук саклау хезмәткәреннән хәтта куркып кала, чөнки бу өлкәдә эшләүчеләрдән мондый җылылык көтелмәгән була.

Тиздән нечкә күңелле бу кешене чын полиция хезмәткәрләре күреп ала. Ир-атны тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә алып китәләр, анда ул үкенүле видео яздыра. «Мин үкенәм һәм бүтән болай эшләргә җыенмыйм», – дияргә туры килә егеткә. Аңа «хулиганлык» һәм «полиция формасын законсыз кигәне өчен» – ике маддә буенча штраф салганнар. Ир-ат бу хәлнең үзе өчен сабак булуын әйткән. Ул бүтән беркемне дә кочакламаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100