news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Полицейскийлар бер ирне үлемнән коткарырга килгән, тик аны үзләре үк атып үтергәннәр

news_top

Санкт-Петербургта полиция хезмәткәрләре бер ирне суицидтан коткарырга килгәч, аны атып үтергәннәр. Бу хакта «База» Телеграм-каналына сылтама белән «Московский комсомолец» сайты яза.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, Англия проспектында бер йорттагы фатирда ир-атның үзен-үзе агуларга тырышуы турында хәбәр итәләр.

«Ашыгыч ярдәм» һәм полиция хезмәткәрләре килә. Әмма полицейскийлар фатирга кергәндә, ир-ат мендәр астыннан пистолет алып, бер полицейскийга ата һәм аның җилкәсен яралый.

Икенче полицейский, җавап итеп, иргә ата һәм аны үтерә. Яраланган полиция хезмәткәрен хастаханәгә алып киткәннәр. Аның хәле авыр дип бәяләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар