Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Поле чудес»тагы кебек...» – Уразова тамашачы биргән бүләкләрне күрсәткән

news_top_970_100
«Поле чудес»тагы кебек...» – Уразова тамашачы биргән бүләкләрне күрсәткән
Фото Гүзәл Уразованың шәхси аккаунтыннан

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов ерак шәһәрләрдән гастрольләрдән бик күп күчтәнәчләр белән кайтканнар. Тамашачыларның бүләкләрен бер өемгә тезеп куеп, аларны виртуаль дусларына да күрсәткәннәр.

«Монда нәрсә генә юк. Шаккатмалы! Рәхмәт яусын инде сезгә!

Чәйләр, конфетлар, варенье, бал, чәк-чәк, кедр шишкалары, йомшак уенчыклар, курчаклар, картиналар, сумка... Күрсәтеп, сөйләп бетерерлек түгел. Шулхәтле зурлаганнар безне. Монысы – 1993 елның ноябрендә чыккан мәктәп формасы! Күз алдыгызга китерәсезме! Бу бик сыйфатлы. Самир, кил әле, улым. Бу сиңа тучны 11нче класска кадәр җитәчәк», – дип сөйләгән Гүзәл, Илдар исә аңа кушылып, рәхмәтләр әйтә-әйтә, видеога төшергән.

«Бу – халыкның сезгә булган мәхәббәтен, хөрмәтен күрсәтә инде», «Яратам сезнең гаиләгезне», «Ничекләр тезеп бетердегез», «Инде «Поле чудес»тагы кебек музей ачып җибәрсәгез дә була», – дип язганнар видеоны караучы виртуаль дуслары.

Видео һәм фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100