Поезд астында калып һәлак булган сигез яшьлек кызны кайчан һәм кайда җирлиселәре билгеле булды
Казаннан Мәскәүгә хәрәкәт итүче поезд 25 яшьлек ир-атны һәм 8 яшьлек кыз баланы бәрдергән һәм алар шунда ук һәлак булганнар.
Поезд астында калып һәлак булган кызны якшәмбе көнне Казанда Арча зиратында җирлиләр, дип “Татар-информ” хәбәр итте.
Туганнары һәм якыннары, шулай ук кыз уйнаган волейбол командасы мәрхүм белән хушлашырга киләчәк.
Кичә кич Татарстанның Яшел Үзән районында фаҗига булуы турында хәбәр иткән идек.
Идел буе транспортта тикшерү комитетында Татарстанда тимер юлдагы фаҗига суицид түгел, дип белдерде.
“Суицид турындагы мәгълүмат дөрес түгел, берничек тә расланмаган, ул “кайнар репортаж” ясарга теләүчеләр уйдырмасы. Видеода берничә минут элек ир-ат белән кызның яхшы кәефтә булуы һәм дустанә аралашуы теркәлгән. Моннан тыш, тикшерүчеләр аларның кибеттән тимер юлга бару маршрутын секундлап өйрәнгәннәр һәм ул поезд астына эләгү вакыты белән туры килә”, - дип хәбәр иткән ”Татар-информ” агентлыгына Идел буе транспортта тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров.